Авыл күрке — яшь гаиләдә

TEQwyhrcfuoГаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьлектә яралган сөю хисләрен гомер буе саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатларыңны сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне, туган илен сөйгән ул һәм кызлар тәрбияләү. Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.

Похвистнево районы, Гали авылында шушы кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алып, матур гомер кичерүче Равил Рөстәм улы һәм Лилия Наил кызы КӘЛИМУЛЛИННАРның тормыш корып яши башлауларына 12 ел була.

Бу яшь гаилә әгъзалары барысы да яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә тырышалар. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен нык­лы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Бу Равил белән Лилиянең икесенә дә хас сыйфатлар. Алар бер-берсен туганнан бирле беләләр. Бер авылда туып, Бабкай чишмәсе суын эчеп үскәннәр алар. Шуңа күрә тормышка карашлары да бер төрле. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш иткән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Равил, Лилияне ярәштереп, дөбердәтеп туй ясап, үз йортына килен булып төшерә.

Бүген Кәлимуллиннар яшә­гән йорт әллә каян күзгә бәре­леп торган күркәм бина. Кир­печ­тән бизәкләп төзелгән өй урамга бер төрле ямь биреп тора, бире­дә уңган-булган тырыш хуҗа­лар яшәгәне күренеп тора.

Мин килгәндә Лилиянең кае­нанасы — төп йортның әнкәсе Зәйтүнә ханым да, берсеннән-берсе чибәр биш кызы да өйдә иде. Хатын-кызлар күп булган җирдә чисталык, пөхтәлек һәм зәвык белән әзерләнгән чәй өстәле һәрвакыт әзер була. Барыбыз да өстәл тирәли җыелышып сөйләшә торгач, ис­тә­лекләргә дә бирелеп киттек.

- Мин алты балалы гаиләдә туып-үстем, — дип сөйли Зәй­түнә Лотфулла кызы. — Әтиебез колхозның төзү бригадасында, фермада эшләде. Дин буенча бик укымышлы кеше иде, олыгайгач, мәчеттә мулла вазыйфаларын да башкарды. Мәрьям исемле әниебез дә абыстай булып йөрде. Вафат булган авылдашларыбызны юып, кәфенләп бакыйлыкка озата иде. Шуңа да карамас­тан, башка балаларына да, миңа да укырга мөмкинлек тудырдылар…

Зәйтүнә, медицина училищесын тәмамлагач, фельд­шер сыйфатында туган якларына кайта. Авыл егете Рөстәм Шәфигулла улы белән гаилә корып, авылда кала. Өч уллары Ринат, Расих, Равилне үстерәләр. Зәйтүнә ханым 40 елдан артык җирле ФАПта фельдшер булып эшли. Көн юк, төн юк, дигәндәй, яңгырда да, буранда да авырып киткән авылдашларына ярдәмгә ашыга.

Кызганычка, кеше тормышы гел матур, гел шома бармый. Аяз көнне яшен суккандай, 24 яшьлек уллары Ринат фаҗигале төстә вафат була. Балаңны югалту кайгысы йөрәктә гомер буе басылмый ул. Гаилә башлыгы Рөстәм абый да хатынын иртәрәк калдыра, 66 яшендә бакыйлыкка күчә. Бу югалту-хәсрәтләрне җиңәргә Зәйтүнә ханыма дин ярдәм итә, һәр намаздан соң газизләре рухына Коръән сүрәләре укыса, күңеле бераз тынычланып калгандай була.

Зәйтүнә апаның тормыш йомгагын сүтеп утырганда, сүзгә улы Равил дә килеп кушылды. Аңа йорт эшләре ошый икән. Кулы бар нәрсәгә дә килә — агач эшен дә белә, кирәк булса, тимерне дә эретеп ябыштыра ала. Лилия белән икәүләп 4 теплицада помидор, кыяр, болгар борычы үстерәләр. Аларны сатарга да юлы табыла. Өстәвенә, үзләренә нинди яшелчә кирәк, шулар барысы да ындырда үсеп утыра. Мал-туары, тавык-чебеше дигәндәй — бар да бар. Уйлап карасаң, авыл җирендә эшнең чиге юк инде аның. Кул кушырып утыруны белмиләр бу гаиләдә. Барысы да эшчән, уңган, тиктормас. Тәртип ярата  торган хуҗа кулы бөтен җирдә сизелеп-күренеп тора.

Ә иң куанычлысы — өйдә балалар тавышы тынмау. Бу йортның иң матур бизәкләре, иң гүзәл чәчәкләре, Равил белән Лилиянең мәхәббәт җимешләре булган биш кызлары — Исламия, Айзилә, Әминә, игезәкләр Самина һәм Самира. Балаларны тәрбияле, укымышлы, әхлаклы, әдәпле һәм динле итеп тәрбия­ләү — һәр ата-ананың изге бурычы. Ә нәзә­катьле кыз ба­ланы тәр­бия­ләү тагын да неч­кә­рәк эш. Әл­бәттә, Кәлимуллиннар­ның аерым тәрбия ысулы юк. Алар кыз­лар­ны үз үрнәкләрендә тәр­биялиләр.

- Бары тик кешечә яшәргә генә кирәк, — диләр алар. — Балалар кечкенәдән әнисенең, әбисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзә­түен, бергәләп кич утыруларын, бер-берсенә карата җылы карашта булуын күреп үсәргә тиешләр. Йорт эшләрендә булышып, әбисенең намаз укуын күреп үскән бала гамьсез һәм ваемсыз була алмый.

Гаилә — кечкенә генә дәүләт ул. Әгәр дә гаилә әгъзалары шул дәүләтләрендә тәртипле, юл куючан һәм сабыр булсалар, җәмгыятебез дә яхшы якка үзгәрер иде. Кәлимуллиннар кебек уңган-булган һәм ярдәмчел гаиләләрдән үрнәк алып яшик.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1284

Комментирование запрещено