Авыр хезмәтнең мул нәтиҗәләре

мурхабиновРоссия нефть чыгару күләме буенча лидерлар өчлегенә керсә дә, кара алтын запаслары буенча — беренче унлыкта гына. Ил икътисадының шактый өлеше нәкъ менә шушы табигый байлык экспорты хисабына яши. Бу өлкәдә эшләүче бөтен кешеләрне дә кыска гына нефтьче сүзе белән атыйлар, әмма бу сүз үз эченә никадәр авыр хезмәт, тырышлык, җаваплылык сыйдырганны күпләребез күз алдына да китерә алмый, минемчә.

Нефтьче — Россия өчен бик үзенчәлекле һөнәр. Сәнә­гатьнең нефтьчелек тармагында йөзләгән мең кеше эшли. Алар скважиналар тирәсендә эшләүче инженерлар һәм җи­һазларны көйләүчеләр ге­нә түгел. Күпчелек персонал нефтьне ташу һәм сату, эш­кәртү белән шөгыльләнә. Нефтьче — геолог та, борау­лаучы да, монтажлаучы да, торба үткәрүче дә ул. Беришләре җир катламнарын өйрәнеп, тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр, тапкач, скважиналар бораулыйлар, суыртылган нефтьне кудыралар. Икенчеләре, эш урынында бәла-каза, аварияләр килеп чыкмасын өчен, нефтьчеләр­нең куркынычсызлык техникасын үтәп эшләве өчен җавап бирәләр. Безнең бүгенге герое­быз  Рәшит Заһидулла улы  МӨРХӘБИНОВ та нефть чыгару тармагының нәкъ шушы юнәлешендә хезмәт куя.

- Яңа хезмәткәрне эшкә алганда иң беренче чиратта хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрәбез, эш дәверендә дә даими рә­вештә хезмәткәрләрнең кур­кынычсызлык техникасын үтә­­вен контрольдә тота­быз. Нефтьче, авария килеп чыккан очракта, тиз арада дөрес карар кабул итә бе­лергә тиеш. Хезмәт куркыныч­сыз­лыгы таләпләрен бозган өчен дә ул үзе җавап бирә. Димәк, бу хезмәткәр игътибарлы, тәртипле, җаваплы, оештыру сәләтенә ия була белмәгән, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. 

- Белгәнемчә, Сез авыл ху­җалыгы институтын тәмам­лагансыз?

- Әйе, мин очраклы рә­вештә нефть сәнәгатенә килеп эләк­тем, дияргә була, — дип дә­вам итә Рәшит Заһи­дулла улы Мөрхәбинов. — Иске Мә­чә­ләй авылы мәктәбен тәмам­лаган­нан соң, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Югары белем алгач, шәһәр комсомол комитеты сәркәтибе, аннары партия ко­­митеты сәркәтибе вазыйфаларын үтәдем. Бераздан миңа Гали авылында колхоз рәисе булырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, 1997 елга кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә эшләдем. Хәзер дә шунда яшим. Үзгәртеп кору чоры башлангач, гөрләп эшләп торган колхоз-совхозлар таралып, авыл халкы эшсез калды. Фермерлык хуҗалыклары турында ул вакытта без әле ишетеп кенә белә идек. Менә шул авыр, аңлаешсыз чорда мин нефть чыгару эше белән таныштым да инде.

- Рәшит Заһидуллович, Сезгә яңа һөнәр нечкәлекләрен үзләштерергә туры килгән бит инде. Авыр булдымы?

- Мине, тәҗрибәле җитәкче буларак, «Кинельторгнефть» оешмасына чакырдылар. Анда бераз эшләгәннән соң, аттес­тация үтү һәм нефтьчеләргә өстәмә белем бирү комбинатын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. 2004 елда уку үзәген Отрадныйга күчерделәр, ә мине «Нефть һәм газ чыгару цехлары идарәсе»нең Пох­вистнево районы бүлегенә хезмәт иминлеген саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча әйдәп баручы инженер итеп билгеләделәр. Кешеләр белән эшләү, уртак тел таба белү минем өчен проблема тудырмады. Ә менә профессиональ белем базасын тулыландыру өчен, читтән торып, Самара дәүләт техник университетында укырга туры килде, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

- Нефть чыгару тармагы белән сез инде чирек гасыр буе таныш. Шушы дәвердә ниндидер яңарышлар, үзгә­решләр булдымы?

- Элек, билгеле инде, кул эше күбрәк иде. Хәзер кирәкле җайланмалар да тудырылган, эшне җиңеләйтүче аппаратлар да бар. Шуңа да карамас­тан, минемчә, нефтьче эше авыр һәм куркыныч булып кала, – ди Рәшит абый. — Шәхсән үз эшем турында шуны әйтә алам, хезмәтем  бушка үтмәде. Аллага шөкер, мин эшләгән дәвердә 180 кешедән торган хезмәт коллективында бәла-каза, имгәнү һәм үлем очраклары булмады. Һәм мин, берникадәр горурлык белән, монда минем дә казанышым бар, дип әйтә алам. Уздырылган профилактик эшләрем, әңгәмәләр нәтиҗәле булуын күрсәтә. Хезмәткәрләремнең сәламәтлеген һәм гомерен сак­лау — минем эшем һәм төп бурычым. Хәзерге вакытта инде лаеклы ялда булсам да, тагын бераз эшләргә исәп бар әле, — дип елмая ул.

Рәшит Мөрхәбиновны җитәк­челәре дә, хезмәттәшләре дә бик тә ихтирам итә. Ул берничә ел рәттән «Һөнәренең остасы» конкурсында катнашып, беренче урын яулап килгән. 2007 елда «Роснефть» һәм Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

- Илебез һәм дөнья икъ­тисады өчен иң мөһим тар­макларның берсендә озак ел­лар буе эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә дәүләт ничек тә булса ярдәм итәме?

- Пенсиягә чыккач та, «Роснефть» үзенең пенсионерла­рын онытмый, өстәмә акча түләп тора. Ул дәүләт пенсиясеннән шактый аерыла, әлбәттә. Шулай ук, ике елга бер тапкыр шифаханәләрдә бушлай дәвалану мөмкинлеге бар.

- Рәшит абый, эштән тыш нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Мин бит авыл хуҗалыгына гашыйк кеше. Тормыш ип­тә­шем Фәридә белән үзе­безнең теплицаларда 1600 төп помидор һәм кыяр үстерәбез, кош-корт асрыйбыз. Авыр булса да, күңел бу эштән ләззәт ала.

- Сезгә хуҗалык эшләрендә балаларыгыз, оныкларыгыз да булашадыр әле?

- Улыбыз Радик та, кызыбыз Эльвира да Самарада яшиләр һәм нефть сәнәгатендә эш­лиләр. Шуңа күрә авылга бәйрәм һәм ял көннәрендә генә кайталар. Бәләкәй оныгыбыз киләсе елга беренче сыйныфка барырга җыена. Киләчәктә ул да нефтьче булыр, дип хыялланабыз.

Сентябрьнең беренче ял көнендә без профессиональ бәйрәмебезне – Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәбез. Форсаттан файдаланып, колле­галарымны бәйрәм белән кот­лыйм, нык сәламәтлек, гаи­ләләренә иминлек телим, тормышлары мул һәм бәрәкәтле булсын, — дип хушлашты Рәшит Заһидулла улы.

Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено