Алтын көз — туйлар вакыты

DSC0035911Ел саен сентябрь аенда Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе «Милли туйлар фестивале» дип аталган мәдәни чара оештыра. 150дән артык милләт вәкилен берләштергән Самара өлкәсе өчен бу бик мөһим проект. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу фестивальнең төп максаты булып тора. Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә  заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә.

Бүгенге көн туйларында әби-бабайлардан күчкән кайбер йо­лалар сакланса да, алар­ның кү­бесе нык үзгәргән яисә бөтенләй онытылып беткән. «Милли туйлар фестивале»ндә катнашучы парлар чын милли туйга гына хас булган кием-салым киеп, бизәнү әйберләрен тагып, борынгы йолалар буенча, үз милләтенең туй җырларын һәм биюләрен торгызырга булышалар.

- «Милли туйлар фес­тивале» безнең өлкәдә ун ел элек уздырыла башлаган иде.  Бүгенге көндә дә ул күркәмлеген җуймый. Бу көн­нәрдә генә түгел, гомумән бөтен туйлар да милли элементлар белән үткәрелә баш­лавына сөенәбез. Никахларын һәм туйларын милли стильдә теркәргә теләгән парлар безгә күп мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, без аларга бик теләп ярдәм итәбез, — дип сөйли Самара шәһәре ЗАГС бүлеге җитәкчесе Юлия Бурова.

- Никахны милли гореф-га­дәтләр буенча теркәү тантанасын оештыру күп вакыт һәм көч таләп итә. Әзерлек барышында без булачак кияү-кәләш, аларның ата-аналары белән киңәшеп, милли туйны бөтен шартына җиткереп уздырырга тырышабыз. Ми­немчә, никахка керү кеше хәтерендә озак еллар сакланган вакыйгаларның берсе ул. Шуңа да, әлеге истәлекле көн бер гаилә булып яшәргә карар кылган парлар өчен дә, тантанага җыелган кунаклар өчен дә якты һәм матур вакыйга булып калсын өчен, ЗАГС хезмәткәрләре бик күп көч куялар.

Форсаттан файдаланып, безгә ярдәмгә килгән милли җыр һәм бию ансамбльләренә зур рәхмәтләремне җит­керәсем килә. Татар парлары булганда без милли туйга танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамблен чакырабыз. Энергиясе ташып торган Альбина Мәхмүтова җи­тәк­челегендәге коллектив быел Гөлсинә һәм Ринат Иб­раевларның (рәсемдә)никахында чыгыш ясады. Кунакларның сөенечле йөзләре һәм шатлыктан шытып чыккан күз яшьләре әлеге фестивальнең кирәклеген һәм мөһимлеген раслыйдыр, дип уйлыйм, — дип елмая әңгәмәдәшем Юлия.

Быелгы фестиваль, коронавирус пандемиясенә бәйле барлык чикләүләрне истә тотып, ачык һавада узды. Чарага җыелган кунаклар өчен шулай ук милли туй костюмнары күргәзмәсе оештырылган иде.

Гаилә тормышын милли туйдан башлаган парлар, хал­кыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, борынгы йолаларын һәм туган телебезне сак­лап, киләчәк буыннарга да җит­керерләр, дип ышанасы килә.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 514

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>