Үрнәк булырлык яшьләр үсә

pG14qDCXlI0112012 елның 17 маенда Россия рәсми рәвештә «Яшь про­фессионаллар» (WorldSkills International) халыкара хәрә­кә­тенә кушылды. Быел, 25 — 29 августта, Уфада әлеге IX Милли чемпионатның финалы узды. Анда медальләр саны буенча Татарстан Республикасы командасы — беренче,  Башкортостан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары икенче урынны бүлеште, Мәскәү өлкәсе өченче урынга чыкты. Ә Самара өлкәсе иң көчле командалар унлыгына керде.

Ярышлар 105 һөнәри компетенция буенча 7 блокка бүленгән иде. Финалда катнашучылар үз проектларын төзелеш, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика өлкәләрендә тәкъдим иттеләр. Чемпионатта быел шулай ук Азия — Тын океан илләреннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән килгән конкурсантлар һәм экспертлар да катнашты.

Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән, Та­тарстанның Лениногорск нефть техникумының 4 курсында укучы якташыбыз Айрат Гайфул­лин, менә шундый абруйлы чемпионатта катнашып, «Гео­киң­лек технологияләре» ком­пе­тен­ция­сендә бронза призеры булды.

Айрат нефтьчеләр гаи­лә­сендә туган. Ул Алия һәм Илдус Гайфуллиннарның бердәнбер уллары. 2018 елда, туган авылында тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Айрат әти-әнисе һөнәрен дәвам итәргә карар кыла һәм Татарстанның Лениногорск нефть техникумына укырга керә.

- Мәктәптә укыганда география фә­нен аеруча ярата идем. Бәлки шуңадыр да булачак һөнәрем итеп геодезист белгечлеген сайладым, - ди егет. - «Яшь профессионаллар» бәйгесендә катнашырга безгә беренче курста ук тәкъдим иткән иделәр. Ләкин ул елны мин сайлап алу турын уза алмадым. Әлбәттә, бераз борчылдым, ләкин күңел төшенкелегенә бирелмәдем. Киләсе елда тагын катнашырга булдым. «Геокиңлек технологияләре» компетенциясе нәкъ минем булачак һө­нәремә кагыла. Бераз уйлашканнан соң, курсташым, Лениногорск егете Дамир Абайдуллин белән команда бу­ла­рак катнашырга карар кылдык һәм җиң сызганып эшкә кереш­тек. Бәйгегә безне остазыбыз Марат Мисгат улы Фәсхет­динов әзерләде. Ул Ленино­горск НГДУсында геодезист булып эшли һәм безнең техни­кумда укыта да.

Әлеге бәйге өч этапта уза. Беренче этап — регионнарда үткән сайлап алу туры. Ул 2020 елның ноябрендә Лениногорскида узды. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре командалары катнашты. Ә инде 2021 елның апрелендә Кемеровода узган икенче этапта бөтен Россиядән 38 команда көч сынашты, — дип аңлата әңгәмәдәшем. Иң көчле 10 команда исемлегенә Айрат Гайфуллин һәм Дамир Абайдуллин командасы да эләгә һәм алар Уфада «Яшь профессионаллар-2021» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалында «Гео­киңлек технологияләре» ком­петенциясендә бронза ме­даленә лаек булалар.

«Сезгә бу җиңү авыр бирелдеме? Әзерләнү өчен күпме вакыт кирәк булды? Нинди биремнәр үтәргә туры килде? Җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә иде?» — дигән сорауларга Айрат: «Һәр этапта яңа бирем үтәргә кирәк иде. 2020 елның сентябреннән башлап, без көн саен әзерләндек. Биремнәрнең бер өлешен кырда үтәргә кирәк иде. Чөнки практик бирем геодезия приборларыннан куллана белү осталыгын күрсәтүне таләп итә. Ә теоретик өлеше геодезия өчен махсус язылган компьютер программаларын белү дәрәҗәсен тикшерә. Шулай итеп, без бу җиңүне яулау өчен бер ел тырышып эшләдек дисәк, дөрес булыр. Бөтен җиңүчеләргә дә истәлекле бү­ләкләр һәм акчалата призлар бирделәр, — дип җавап бирде.

- Булачак профессиягезгә бик җитди карыйсыз икән, го­мумән, буш вакытыгыз ка­ламы?

- Соңгы бер ел дәвамында буш вакыт булмады диярлек. Шулай да, бераз вакытым булганда, рәсем ясарга яратам. Быел да ял турында онытып торырга туры килер, мөгаен. Чөнки диплом язасы бар, соңгы курс бит, - дип елмая егет.

- Техникумны тәмамлагач уни­верситетка керәсезме?

- Юк, элек армиядә хезмәт итеп кайтасы бар әле. Ә аннан соң инде эшкә урнашып, читтән торып югары белем алырга исәплим, — ди Айрат.

Мондый тырыш, үзаңлы яшьләребезгә карап соклан­мый­ча буламы соң? 15 яшендә ата-ана канаты астыннан чы­гып китеп, чит шәһәрдә мөстә­кыйль тормыш башлаган бала килә­чәктә дә тормыш авырлыкларына бирешмәс, Аллаһы теләсә. Айрат кебек максатчан, тәвәккәл егетләр һәм кызлар башкаларга үрнәк булсыннар иде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 780

Комментирование запрещено