“Рубежное” зиратында шимбә өмәсе

IMG-20211002-WA0007Үткән шимбәдә региональ Диния нәзарәте һәм “Яктылык” татар мәктәбе инициативасы буенча Самараның “Рубежное” зиратында шимбә өмәсе уздырылды. Өмәгә балта-пычкылар белән коралланган 150ләп кеше килгән иде. Зират куаклардан, артык зур булып үскән агач ботакларыннан һәм чуп-чардан арындырылды.

“Яктылык” татар мәктәбенең Ата-аналар советы әгъзасы Марат Куряев сүзләренә кара­ганда, “Яктылык” мәктәбе бала­ларының ата-аналары һәм Диния нәзарәтенең уртак шимбә өмәләре еш уздырылып тора.

- Елына ике мәртәбә — язын һәм көзен без җәмәгать өмә­ләренә чыгабыз. Балалар бе­лән бергә мәктәп һәм якындагы балалар бакчасы йортын, мәктәп янындагы территорияне куаклардан арындырабыз, агачлар утыртабыз, зиратларны тәртипкә китерәбез. Безнең белән бергә мәктәп укучылары гына түгел, сту­дентларның да катнашуы тәр­бия чарасы булып тора, эшебезнең дәвамлы булуына өмет тудыра. Без аларны үзләре өчен генә яшәмәскә, тирә-ягыңдагы кешеләр, ту­ганнарың, гаилә әгъ­залары өчен дә файдалы булырга өй­рәтәбез. Тормыш ул бумеранг кебек, ни чәчсәң – шуны урасың. Яшьләр мондый чараларда катнашкан саен яхшы якка үзгәрә баралар, әдәпле, тәрбияле, олыларга карата хөрмәтле булып үсәләр, — ди Марат Куряев.

Мин үзем дә, таҗик кешесе буларак, шимбә өмәсендә Самарада яшәүче иллеләп таҗик ир-егетләре катнашуын күреп сө­ендем. Самараның 3 санлы яшелчә базасында эшләүче оеш­ма җитәкчесе Бахриддин Ход­жаев сүзләренчә, төрле мил­ләт кешеләре катнашында уздырыла торган өмәләр зур әһә­мияткә ия.

- Әлеге кебек хәйрия акциясе ислам динебез тирәсендә берләшү өчен бик яхшы сәбәп.  Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, ниндидер вак эшләргә карата үз фикеребез булса да, безне бер нәрсә берләштерә: ях­шы эшләр белән без илебезне, гомумән, дөньябызны бизибез, ярдәмләшеп яшибез, шуның белән уртак илебез — Россияне ныгытабыз. 

Милләттәшләребезнең берәрсе үлеп китсә, шик тә юк, без аны туган илебезгә кайтарып күмәчәкбез. Әгәр инде язмаган булса, шушы мөселман зиратына алып киләчәкбез. Шуңа күрә дә мөселман зи­ра­тының чиста-пөхтә булуын теләп, киләчәктә дә өмә­ләрдә катнашырга ниятлибез, — ди Бахриддин Ходжаев.

Әлеге шимбә өмәсендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Өмәгә нәтиҗә ясап, диндәшләребезне яхшы эшләр эшләргә чакырып, ул бер гыйбрәтле хикәя дә сөйләп алды.

- Бер авылда бик зур балта остасы яшәгән, ди. Ул авылдашларына һәм тирә-якта яшәүчеләргә өйләр салып биргән, кыйшайганнарын төзәткән. Бөтен кешеләр дә аның зур һәм төзек үз өе булуда шикләнмәгәннәр. Ә ул тыйнак кына, башкаларныкыннан бернәрсәсе дә аерылып тормаган өйдә көн күрә икән. Гаҗәпләнүчеләргә ул болай җавап биргән: “Иртәгә килегез, мин үземнең чын өемне күрсәтермен”, — дигән.

Икенче көнне балта остасы җыелган халыкны зиратка алып килгән. «Мин дин кардәшләремә ярдәм иткәндә Аллаһының рәхмәтенә өмет итәм. Яхшы эшләрем өчен ул минем мәңгелек йортымны якты һәм уңайлы итәр, дип ышанам», — дип, балтасын алган да зиратны чүп-чардан арындырырга керешкән. Аңа башкалар да ияргән, ди.

IMG-20211002-WA0007IMG-20211002-WA0018

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 425

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>