Фермерчылык — гаилә бизнесы

ГилязевАлтын көз. Кыр эшләре тәмамланып килә, кайбер урыннарда гына җыеп алынмаган көнбагыш кырлары үз сәгате җиткәнне көтеп яталар. Димәк, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә дә иркенрәк сулыш алырга вакыт бар.

Авыл хуҗалыгы хезмәт­кәр­ләре көне  алдыннан Камышлы районы Дәүләткол авылына сугылырга булдык. Бу авылда күптәннән “Гыйлаҗев Ф.Ф.” фермер-крестьян хуҗалыгы эш­ләп килә. Быелгы кызу җәй­не ничек кичерделәр икән?  Фермер — иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе бит ул.

Әлбәттә, һәркем дә фермер була алмый. Моның өчен җирдә эшли белү, җаваплы һәм тырыш кеше булу сыйфатлары гына аз, туган ягыңны ярату, җиреңне, табигатьне саклап эш итә белү, әйләнә-тирәңне агуламыйча, зыян китермичә эшләү таләп ителә. Шунысы игътибарга лаек: Камышлы якларында хез­мәт куючы фермерларның күпчелеге гаилә бизнесы алып бара һәм алга таба да дәвам итәргә, җирне, корылмаларны, малларны балаларына, онык­ларына тапшырып калдырырга исәпли. Димәк, аларга җир — уңдырышлы, ә табигатьнең сәламәт булуы мөһим. Фәрит Гыйлаҗевның гаилә бизнесы моның ачык үрнәге.

Фермер белән сөйләшеп утыруы да күңелле. Ул үзенең маллары, чәчкән кырлары турында шундый мавыктыргыч итеп сөйли ки, хәтта шул кырларны йөреп чыккан кебек буласың. Шунысы да игътибарга лаек: ул бервакытта да авыл хуҗалыгының бер төре белән генә шөгыльләнми, елдан-ел чәчүлекләрен төрләндереп, яңа мөмкинлекләр эзләп таба. Кичен гаиләсе белән чәй табыны янына утыргач та, яңалыкка атлау юлларын бергәләп эзлиләр икән. Аның мөгезле эре терлек, са­рык асраганы, төрле кош-корт, хәтта куяннар тоткан чаклары да хәтеремдә. Такта яру пилорамасы да эшләп торды, кырларында әллә ни­чә төр бөртекле культуралар гөр­ләп үсте. Аның уңышка ире­шү серләре, үз юлы бар. Халык аңардан сөт, катык, эремчек, каймак, тавык йомыркасы, көнбагыш мае, ит сатып алып кинәнде. Ә берничә ел элек Гыйлаҗевлар май чыгару белән ныгытып шөгыльләнә башлаганнар икән.

Соңгы 12 елда крестьян-фермер хуҗалыгы белән Фәрит әфән­денең олы улы Фирдәүс идарә итә. Шулай да, төп дил­бегә олы Гыйлаҗевның кулын­да. Ул бит инде шактый зур тәҗрибә туп­лаган фермер, аның крестьян-фермер ху­җалыгы 1997 елда ук оешкан иде. Башта ул Яңа Ярмәк авылы кырла­рында эшли башлый, ә 2007 ел­да Дәүләткол авылына күчә, зур гына йорт салып, мал утарла­ры торгызып, терлекчелек бе­лән шөгыльләнә, мал азыгы, бөртекле культуралар чәчә баш­лый. Печәнне дә үзләре әзер­ләп, эскертләргә өеп куялар.

Менә инде Дәүләтколга кү­чүләренә дә 14 ел чама­сы вакыт үткән. Уллары Фир­дәүс, Флюр, Филат үсеп җиткәннәр, әтиләренә булышалар.

Хәзерге вакытта Гыйла­җевлар хуҗалыгы 320 гектар җирне эшкәртә. Моның өчен нинди техника кирәк – барысы да бар: комбайннар, тракторлар, чәчү агрегатлары, һәркайсысы үз чиратында кулланыла. Соңгы ике елда Гыйлаҗевлар элита һәм супер­элита культураларын чәчеп, орлык алырга, аны сатып, акча эшләргә җыеналар. Кытай борчагы, ясмык, тары, җитен, карабодай, арпа, бодай быел мул уңыш биргән һәм орлык­лары складларга салынган. Төрле майлы культуралардан май да чыгаралар икән. Көнбагыш, җитен, кытай борчагы, ясмык, расторопша, горчица, кориандр майларын халык бик теләп сатып ала, чөнки күбесен дәвалану өчен кулланалар.

Югарыда әйткәнемчә, Гый­лаҗевлар гел яңалыкка омтылалар. Мәсәлән, былтыр җи­меш бакчасы утыртканнар. Җәй буе тамчылап су сибү ысулын кулланганлыктан, барлыгы 250 төп алмагач, чия, слива, груша һәм тагын әллә нинди җимеш агачлары матур гына үсеп киткәннәр. Икенче җәйгә кайберләре җимешләрен дә күрсәтерләр әле.

Хуҗалыкның өлкән хуҗа­би­кәсе Фәридә ханым, безнең якларда нинди яшелчәләр үсә, барысын да чәчеп, җәй буе тәрбияли.

- Аның уңышы зур гаиләгә кыш буе ашарга җитә. Бик күп кайнатмалар, салатлар ясыйм, тозлыйм, мариновать итәм. Балалар да, үзебез дә бик яратып ашыйбыз, - ди Фәридә Фәссах кызы.

Гыйлаҗевлар үзләре өчен генә атлар, куяннар, кош-корт та асрыйлар.

- Балалар, оныклар күп бит, барысына да җитә, - ди Фәрит әфәнде.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, Гыйлаҗевлар үз балалары бе­лән беррәттән ятим ике кызны — Ксюша белән Ленаны да гаиләгә алып үстергәннәр. Хә­зер инде икесенең дә үз гаи­ләләре бар, балалары үсеп килә. Бөтен балалар, оныклар җыелышып кайтканда, әби белән бабайга бигрәк тә күңелле.

- Авыр эштән соң оныклар арасында ял итү бигрәк тә рәхәт, — диләр алар.

 Гыйлаҗевлар кебек авылга, җиргә береккән кешеләр хә­зерге вакытта сирәк күренеш һәм уңай үрнәк.  Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту — авыр, тынгысыз һәм кайвакытта чыгымлы да хезмәт. Тырышып, күптөрле авырлыкларны җиңә-җиңә эшләүчеләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җи­теш­терелгән сыйфатлы продукцияне барыбыз да яратып сатып алабыз, тәмләп ашыйбыз. Табыннарыбыз муллыгында фермерларның фида­карь хезмәте ятуын онытмасак иде.

Авыл хуҗалыгы хезмәт­кәр­ләре көне уңаеннан һәр игенчегә һәм терлекчегә көр күңел, сәламәтлек, гаилә бә­хе­те, эшләрендә уңышлар те­ләп, рәхмәт сүзләребезне җиткерик.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1099

Один комментарий

  1. Молодцы! БОЛЬШИХ УСПЕХОВ