«Исәпкә бар, санга юк»: татар мәктәбе саналган мәктәпләрнең ничәсе татарча укыта?

1Шәһәребездәге татар мәктәпләрен барладык һәм чын татар мәктәбе нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап табарга тырыштык. 

Җөмһүриятебездә икетеллелек булса да, тормышыбызда рус теленең өстенлек итүе берәүгә дә сер түгел. Әйе, русча укыйбыз, эшлибез — русча яшибез. Югыйсә, шәһәрдә яшәүчеләрнең сайлау мөмкинлеге дә бар кебек: телисең икән рус телле мәктәпкә дә, татар мәктәбенә дә бара аласың.

Рәсми мәгълүматлардан чыгып караганда, шәһәрдә татар мәктәпләре җитәрлек кебек, һәрхәлдә, һәр районда берничә татар мәктәбе санала. Казанда татар телендә урта белем бирүче 38 мәктәп бар. Әмма алар ни дәрәҗәдә татар мәктәбе соң? Җәмәгатьчелек күптән инде татар мәктәбе статусы бары тик сүздә генә, чынлыкта бу мәктәпләрнең күпчелегендә татар теле «коридорда гына», дип әйтә. Ягъни, дәрестән тыш чаралар татар телендә уза, ә укыту чынлыкта рус телендә бара. Мондый проблема бар икәнен күптән түгел бер чыгышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та таныды, татар мәктәпләре эчтәлекләре белән дә татарныкы булсын иде дигән теләген җиткерде.

«Уку йорты өчен татар мәктәбе исемен йөртү аеруча җаваплы»

Чын татар мәктәпләре турында милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова белән сөйләштек.

Татарстанда барлыгы 629 татар телендә белем һәм тәрбия бирүче уку йорты эшли, шуларның 511е — юридик зат, калганнары филиаллар.

Канун буенча уку йортлары төрләргә бүленми. Милли мәктәп, этномәдәни мәктәп дигән төшенчә, гомумән, закон тарафыннан каралмаган. Әмма республикада туган татар телендә белем һәм тәрбия бирүче уку йортлары челтәре саклана һәм без аларны татар мәктәбе дип атап йөртәбез.

Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә белем алу һәм РФ республикаларының дәүләт телләрен, РФ халыкларының туган телләрен өйрәнү балигъ булмаган укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) гаризалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Белем бирү теле һәм өйрәнү мөмкинлеге бирелә торган телләр — уку йортының локаль норматив актлары белән билгеләнә.

«Әгәр фәннәр рус телендә укытыла икән, ник аларны милли мәктәпләр исемлегеннән алмыйсыз», — дип безгә мөрәҗәгатьләр килә. Алуы җиңел, булдыруы кыен.

Уку йорты өчен татар мәктәбе исемен йөртү аеруча җаваплы. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә. Әти-әниләр белән һәрдаим бу өлкәдә эшчәнлек алып бару сорала, әйткәнемчә, бүген белем алу телен әти-әни билгели. Әлеге уку йортларында фәннәрне мөмкин кадәр туган телдә алып бару, барлык укучылар тарафыннан «туган тел һәм әдәбият» кысаларында татар телен һәм әдәбиятын уку, телне тирәнтен өйрәнү һәм дәресләрнең күләмен саклау сорала. Күбесендә дәресләр саны да үзгәрешсез калды. Мәктәптә үткәрелә торган чаралар да татар телендә алып барыла.

Әлеге уку йортларының эшчәнлеге һәрдаим күзәтү астында, бар яклап игътибар үзәгендә. Мәктәп директорының да хәлен аңларга кирәк. Ул канун буенча башка милләттән булган баланы мәктәпкә алмыйча кала алмый. Кызганычка каршы, мәктәпләрнең уставларында да белем бирү теле күрсәтелми. Мәктәп директорлары, укытучылар коллективлары үзләренең җаваплылыклары һәм тырышлыклары белән, телебезне, мәдәниятебезне саклау, яшьләребезнең күңеленә үз милләтенең тарихы, халкының гореф-гадәтләре белән горурлану хисләрен салып, чын татар егетләре һәм кызлары тәрбияләү өстендә хезмәт куялар.

Уку-укыту процессы 100%ка татар телендә генә башкарылган мәктәпләребез дә саклана. Актаныш, Арча, Биектау, Әтнә, Азнакай, Балтач районнарында тулы канлы татар мәктәпләре эшли.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә канун буенча сез татар мәктәбе, монда татарча гына укытыгыз, дип әйтә алмыйбыз.

Кызганыч, бүген канун буенча сез татар мәктәбе, монда татарча гына укытыгыз, дип әйтә алмыйбыз.
Казанда да милли мохитны саклаучы уку йортлары эшләп килә. Иң тырышлардан 2 нче, 1 нче, 27 нче, 20 нче, 18 нче гимназияләрне, 149 нчы лицейны атар идем. Тулысынча татарча укытуга күчәргә дә мөмкинлекләре бар, бары тик әти-әниләрнең теләк белдерүе кирәк. Әти-әни исә күп санлы сәбәпләр табып русча укытуны сорый, әмма бик теләп баласын татар мәктәбенә алып килә, чөнки бу уку йортларыннан тикшерү органнарының төрле исемлекләрендә торучы бер генә бала да юк. Шәһәр җирлегендәге күпчелек мәктәпләрдә укыту башлангыч сыйныфларда татар телендә алып барыла. Кайдадыр 7 нче, 9 нчы сыйныфка кадәр саклана. Физкультура, хезмәт һәм җыр дәресләре дә татарча, ни дисәк тә, алар тел мохитен саклый. Ә менә 10-11 сыйныфта фәннәр, канун буенча, рус телендә укытыла.

Билгеле, борчылырга урын җитәрлек: татар мәктәбендә рус телендә белем бирү дөресме, чишелеш юллары һ.б. Шулай да, без бүгенге көндә бөтен мөмкинлекләрдән чыгып телебезне, милләтебезне, татар мохитен сакларга тиешбез һәм бик тә әти-әниләрнең милли үзаңы уянуга мохтаҗбыз, — ди белгеч.

 «Мәктәптә татар теленә өстенлек бирелүен алдан әйтеп куябыз»

Авиатөзелеш районындагы 10нчы гимназия татар мәктәбе булып санала. Мәктәптә дәресләрнең нинди телдә укытылуын белү өчен директор Фаяз Гыйзәтуллинга шалтыраттык.

Безнең мәктәптә 10-11 нче сыйныфларда русча укытыла, башлангыч сыйныфларда — тирә-юнь, рәсем, җыр, хезмәт дәресләре ике телдә алып барыла. Менә быел гына кергән яңалык: кайбер классларда бу дәресләр өч телдә — рус, татар, инглиз телләрендә укытыла башлады. Сыйныфтан тыш чаралар, төрле түгәрәкләр — барысы да татар телендә үткәрелә. Быел безнең ике укытучы полилингвальлеккә укып кайтты. Аларның хәзер 3 телдә дә укытырга мөмкинлекләре бар. Алдагы көннәрдә тагын берничә укытучыны укытырга исәп бар.

Укучылар елдан-ел арта. Татар телен яхшы белсеннәр иде, дип татар һәм рус гаиләләре дә балаларын безгә укырга бирәләр. Безгә укырга килгәндә бала татар телен белеп керсә, әлбәттә, аның үзенә җиңелрәк булачак. Ата-аналар укыйбыз, дип килсәләр, без аларны кире бормыйбыз. Укыганда, әлбәттә, кыенлыклар да туа. Ата-ана, бала теләге булганда мондый кыенлыкларны гына җиңеп чыгып була.

Иң беренче чиратта татар мохите тудырырга кирәк. 50 проценттан артык бала татарча белсә, үзара аралашканда татар телен өйрәнү бара. Класста бер генә булса да баланың рус телле булуы гына татар телен өйрәнүгә проблема тудырмый. Барысы да теләктән тора.

Татар балаларын гына аерым класска җыю өчен законны карарга тиешбез. Микрорайоннан килгән ата-аналарны сез монда укый алмыйсыз, дип кире борып җибәрә алмыйбыз. Сыйныфлардагы барлык тәрбия эшләре дә татар телендә алып барыла. Мәктәптә сыйныфларны ук бүлә башласак, татар телен укыту тагын да кискенләшергә, кыенлашырга мөмкин. Без барысын да бер шарт белән алабыз: өстенлек татар теленә бирелә, башлангыч сыйныфларда атнага бишәр сәгать татар теле укытыла, зурракларда атнасына 3 тапкыр. Татар театрларына, музейларга йөрибез. Сөйләм телен күбрәк куллану өчен җирлек булдырырга тырышабыз. Без татар теленә нәфрәт тудырмыйча, теләк тудырырга омтылабыз, — дип директор мәктәп хәлләрен аңлатты.

«Статусыбызны сакларга тырышабыз»

Бу мәктәп турында еш кына яхшы татар мәктәбе дигән мактау сүзләрен ишетергә туры килә. Ул — Мәскәү районындагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе. Татар мәктәбе статусын саклауның кыен яклары турында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина белән сөйләштек.

Безнең мәктәп чын татар мәктәбе төшенчәсенә туры килә дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә татар гимназиясе булу җиңел түгел. Хәзер бит ата-аналар «заказчиклар», ә без аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүчеләр. Мәктәп — ул әти-әниләрнең таләпләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган оешмага әйләнеп бара. Беркайчан да, бернинди матбугат чарасында да мәктәпне, укытучыны яклап язган бернинди язма да, норматив документлар да күрә алмаячаксыз сез.

Югары сыйныфларда татар телендә укытырга ярамый бит. Бездә ата-аналар җыелышы да, чаралар да — барысы да татар телендә. Балалар үзара ике телдә дә аралашалар. Бездә рус төркемнәре юк, «родной русский» укытылмый, саф татар мәктәпләренә тиешле булганча, татарча укытабыз. Статусыбызны сакларга тырышабыз. Ата-аналарга да балаларын безнең мәктәпкә биргәндә үк, татар гимназиясе булуыбызны һәм бездә татарча белү кирәклеген искәртеп куябыз. Аңа карап кына балалар саны кимеми, киресенчә, балалар саны арта гына. Дөрес, «Салават күпере»ндә яңа мәктәп ачылгач, анда китүчеләр булды. Хәйран гына көчле балаларыбызны «Адымнар»га бирергә туры килде. Аларның өстенлекләре бар — анда шартлар күбрәк. Киләсе уку елына беренче сыйныфка бик күп бала керергә җыена. Безең мәктәп кечкенә, тәртип тә көчле, шуңа да балаларны безгә теләп бирәләр. Салмачы, Питрәчтән кадәр килеп укучыларыбыз да бар.

Безнең балалар күп, ә кабинетлар аз. Безгә бина, өстәмә корылма кирәк. Шартларыбыз булса, бөтенләй икенче төрле булыр иде. Күп әти-әниләрне башта уңайлы шартлар кызыксындыра шул.

Сыйныфларда башка милләт вәкилләре дә бар. Төрки халыкларга татарча аңлавы җиңелрәк. «Әкрен генә сөйләсәгез, без аңлыйбыз», — диләр рус телле балалар да. Мәктәпкә укырга кереп, ел ярымнан соң аңлый башлыйлар инде. Укытучыларның хәзер балалар белән индивидуаль маршрут буенча эшләү мөмкинлекләре бар. Рус балаларына индивидуаль якын килеп эшлибез: җиңелрәк биремнәр бирәбез. Гадәттә, бу балаларның гаиләләрендә бер татар кешесе була. Балаларга дәрестә материалны ике телдә дә аңлатырга тырышабыз. Укытучыларыбыз да ике телне дә камил белүчеләр, — диде Рамилә Абдуллина.

«Татар мәктәбе дигән исем безгә авырлык тудырмый»

Яңа Савин районының 71нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Рамилә Кашапова:

Татар мәктәбе дигәнгә туры киләбез без. Безнең бөтен тәрбия эше, сыйныфтан тыш чаралар татар телендә алып барыла. Бөтен сыйныфларда да татарча укытабыз дип әйтмим мин. Без бит татар-рус мәктәбе.

Без татар мәктәбе дигән статусыбызны ничә еллар буена исбатлап киләбез. Төрле шәһәр конкурсларында катнашабыз, безнең укучыларыбыз «Татар егете», «Татар кызы» конкурсларында җиңүчеләр, призерларыбыз бар. 2017 елда телне сайлаганда 700дән артык укучының йөздән артыгы гына рус телен сайлады. Шуны да истә тотарга кирәк, безнең мәктәптә татарлар гына укымый, төрле милләт вәкилләре бар. Мәктәптә «русский родной»га караганда күбрәк татар теле укытыла. Татар мәктәбе дигән исем безгә авырлык тудырмый. Үзебезнең мәктәп кысаларында ел саен «Татар җыры» конкурсы үткәрәбез, телебезне ничек тә сакларга тырышабыз.

«Авыл балаларына да русча аңлатырга кирәк»

Республикабызның бер районының гади авыл мәктәбе укытучысы белән дә сөйләштем. Герой үзенең торган урынын да, исемен дә атаудан баш тартты. Аңлашыла да, берәүгә дә артык проблемалар кирәк түгел, үзе эшләгән мәктәпкә дә тап төшерәсе килми.

Мин укыта торган һәм балаларым укый торган мәктәптә дә башка җирдән күчеп кайткан рус телле балалар бар. Гадәттә, алар татарча аңламый. Алар гына да түгел, сыйныфтагы башка укучылар — татар балалары да кайбер сүзләрне, терминнарны татарча аңлап бетерә алмый икән. Моны безгә балаларымның сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында әйтте. Шуңа күрә укытучы бу очракта дәрес темасын кабат русча да аңлатырга тиеш була. Аннары ата-аналар үзләре дә кайбер фән дәреслекләрен рус телендәгесен дә алырга тырыша, чөнки балалары аңламый. Мин үзем чит телләр укытучысы буларак, дәресемне рус телендә үткәрәм. Мәктәп администрациясе моны балаларга төп дәүләт һәм БДИ кебек имтиханнар биргәндә аңлаешлырак булсын өчен кирәк дип аңлатты, — диде бер авыл укытучысы.

 «БДИ татар телендә укуга ихтяҗны бетерде»

Айсылу Лерон, 3 бала әнисе, радио тапшырулар алып баручысы: 

Чын татар мәктәбе дигән проблема бар инде ул бездә. Чыннан да бу сүзтезмәгә туры килә торган уку йортлары бармы икән дип тә уйлый башлыйсың. Татар телендә белем бирергә теләүче әти-әниләр бар, без дә алар арасында. Алар байтак. Туган телдә белем бирә торган уку йортын, үзебезчә аның нинди булырга тиешлеген дә күз алдына китерәбез. Билгеле, анда татар мохите булырга тиеш. Барлык фәннәр дә туган телебездә укытылырга тиеш дип саныйм мин. Кызыклы чаралар, төрле бәйгеләрнең дә татарча узуы мөһим. Әти-әниләр белән бергә, гомумән, гаиләләр белән дә эшләү кирәк.

Татар мәктәпләрен чыннан да милләтебезнең дәвамчыларын тәрбияли торган мәктәп итеп күзаллыйм мин. Андый мәктәпләр, кызганыч бүген инде бармак белән санарлык. Хәтта ул да дөреслеккә туры килми торгандыр инде хәзер.

Без укыган чакта хәлләр әле яхшырак иде. Хәзер инде авылларга да күбрәк рус мохите кереп урнашты. Әти-әниләр дә бик курка. Бу яктан бердәм дәүләт имтиханы да үз эшен эшләде. Аны татар телендә бирү мөмкинлеге юк. Шул имтиханнан курку татар телендә укуга ихтыяҗны бетерде. Күбрәк русча яхшы белсен, укысын дип, татар теленә каршы булмаганнар да рус телендәге укытуны сайларга мәҗбүр булды.

Мәгълүматны үз туган телеңдә кабул итү файдалы инде. Берсендә бәхәскә дә керергә туры килде. Химия, биологияне татарча укыдык дигәннән соң, бер кеше аны ничек инде татарча укып булсын дип, шаккаткан иде. «Безнең дә туган телебездә терминнарыбыз бар, казаклар, үзбәкләр укыган кебек, татарлар да үз туган телләрендә укый алалар, аның бернәрсәсе дә юк», — дидем. Алар өчен, мәсәлән, биологияне татарча уку — башларына да сыймый хәтта, — ди Айсылу.

«Исәпкә бар, санга юк»

Айсылу Галиева, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире: 

Чын татар мәктәбе дигән төшенчәгә 2 нче гимназия, күпмедер дәрәҗәдә 18 нче һәм Совет районындагы 20 нче гимназия генә туры килә. Калганнарында инде укыту татарча түгел. 18 нче һәм 20 нче гимназияләрдә дә аерым фәннәр рус телендә укытыла. Укыту тулаем татар телендә алып барылмый. 2 нче гимназиядә электән килгән гадәт буенча фәннәр татарча укытыла, дип беләм.

Татар мәктәпләре бар барын, тик алар татарча укытмыйлар. Аларны исәпкә бар, санга юк, сез барыбер татар мәктәбе түгел дип, татар мәктәпләре сафларыннан алып та атып булыр иде. Татар мәктәбе дигән исем булгач, әзме-күпме класстан тыш чаралар татарча үткәрелә, шулай ук татар теленең дәресләр санын да татар мәктәпләренә хас булганча саклап торырга мәҗбүрләр. Без аларны шул татар мәктәбе дигән исемлектән алып атабыз икән, алар барысы да сыпырылып юкка чыгачак та, гап-гади рус мәктәбенә әйләнә дә куячак. Тел тагын да ныграк кысылачак.

Нәрсә эшләп була соң? Чын татар мәктәпләре Казан буенча менә шул өчәү, миңа калса. Башкасы татар мәктәбе түгел инде аның, фәкать күбесе үзләрен татар мәктәбе дисәләр дә, — диде Айсылу.

«Биологияне татарча белүдән ни файда?»

Асиянең (үзенең исемен үзгәртүне сорады) балалары шәһәребезнең татар мәктәбе исемлегендә йөргән мәктәпләрнең берсендә белем ала. «Мин үзем авыл баласы. Шәһәргә укыра килгәч тә, сөйләшүе бик авыр булды башта. Читенсенә идем, оялдым. Сөйләшәсе, рус телендә чыгышлар ясыйсы килә иде, тик тел мөмкинлекләрем булмады. Балаларымны бу хәлләрдән ничектер яклыйсы килде минем.

Балаларым татар телен аңлый икән, миңа шул җиткән. Ике балам да татар мәктәбендә укыйлар. Дөрес, укырга биргәнче мәктәп турында белештем. Анда укыту рус телендә, татар теленә аерым игътибар бирәләр, аны яхшылап өйрәнәләр, дип аңлаттылар. Мин балаларымны татарча белмәсен димим, белсен, сөйләшсен, аралашсын. Әйтик аңа татар теленең грамматикасы, кушма җөмләләре турындагы белемнең балама кирәге чыкмаячак бит, биологияне татарча белүдән аңа ни файда? Хәзер татар белән татар очрашкан җирдә дә русча сөйләшәләр күбрәк.

Мине гаепләүчеләр дә, аңламаучылар да күп булыр, әмма балаларымның да минем юлны кабатлауларын теләмим», — дип аңлатты ул үз позициясен.

Әйтүе рәхәт булмаса да, бу — күпчелек ата-аналарның фикере белән тәңгәл килә. Кызганыч ки, татар мәктәпләре исемлегендә йөргән күпчелек белем бирү учрежденияеләренең татар мәктәбе икәнен белмибез дә. Татар мәктәбе исеменә чынлап торып лаек булган мәктәпне табарга тырыштык. Иң еш телгә алынганнары — 2 нче һәм 18 нче гимназия булды. Дөрес, мәктәпләрнең берсе дә үзен татар мәктәбе исеменә туры килмәве белән килешмәде. Бу өлкәдә ничек итеп тырышып хезмәт куюын сөйләде.

«Сез бит татарча укытмыйсыз», — дип мәктәпләргә генә бәйләнү дә дөрес булмас иде. Татарча укырга теләүчеләр калмагач, нишләсен инде алар. Мәктәп кенә үзе берни дә хәл итми шул. Җәмгыять, бүгенге замана реалияләре куйган кануннар һәм баласының уңышлы итеп БДИны тапшыруын теләгән ата-аналарның роле дә зур.

Иң шатландырганы — мәктәпләр өчен «татар» сүзе өстәмә йөкләнеш булып ятса да, бүген әле моннан зарланучы булмады.

Казанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр.

Вахитов районы:

Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия
80нче татар-рус мәктәбе
1нче татар гимназиясе

Мәскәү районы:

2 нче лицей — интернат
Татар телендә белем бирүче 12нче гимназия
34 нче рус-татар мәктәбе
65 нче татар-рус мәктәбе
17 нче татар гимназиясе
2 нче татар гимназиясе

Авиатөзелеш районы:

10нчы гимназия
14нче гимназия
 5нче гимназия
Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей

Киров районы:

4нче гимназия-интернат
Татар телендә белем бирүче 3 нче гимназия
Татар телендә белем бирүче 4 нче гимназия
15 нче татар гимназиясе

Яңа Савин районы:

7 нче лицей-интернат
Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия
Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия
113 нче татар-рус мәктәбе
«Адымнар»
23 нче лицей
71 нче татар-рус мәктәбе
85 нче мәктәп

Идел буе районы:

Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия
48 нче татар-рус мәктәбе
68 нче татар-рус мәктәбе
10 нчы татар-рус мәктәбе
16 нчы татар-инглиз гимназиясе

Совет районы:

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия
90 нчы гимназия
Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей
167 нче мәктәп
171 нче мәктәп
175 нче мәктәп
11 нче татар гимназиясе
180 нче күппрофильле полилингваль гимназия. 

intertat.tatar

Просмотров: 449

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>