Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

080220[1]Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Дәүләт хезмәтләре порталын файдаланган. 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) файдаланган.

Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 676

Комментирование запрещено