Хәйдәр Гыйльфанов: Свердловскида татар телен белмәгәненә үкенүче кешеләр күп

FCF96FEA-168A-4B05-846F-00EDB9F55693«Татар телен белгән кеше „тырмалап-сукалап“ булса да төрки халыкларны аңлый», — диде Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле. 

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов бу өлкәдә 40-50 яшьтән узган татар кешеләре арасында туган телен белмәгәненә үкенүчеләр күп булуын әйтте.

«Свердловскида 40-50 яшьтән узган татар кешеләрен очратканым бар, алар татарлыкларын сагына башлый. Татар булып тугансың икән, син бервакытта да рус та, яһүд тә була алмыйсың. Бер тел белгән кеше — бер кеше, ике тел белгән кеше — ике кеше, дигән әйтем бар. Тел белү — байлык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәйдәр Гыйльфанов 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Свердловск өлкәсендә 143 мең татар яшәгәнен әйтте. «Аллаһка шөкер, татар яшьләре бар. Ике татар оешмасы эшли. Татар телен саклау турында „ал да гөл“ дип әйтмәс идем. Телне ипилек-тозлык белсәләр дә, һәрвакыт „без — татар“ дип торалар. Татар җыеннарында катнашалар. Өмет бар дип ышанам», — ди ул.

«Бүгенге көндә татар булу — эксклюзив әйбер. Татар телен белгән кеше „тырмалап-сукалап“ булса да төрки халыкларны аңлый. Төркиягә яки Урта Азиягә бардыңмы, синең нигезең бар. Син — дипломат, Татарстанның Президенты була аласың. Мөмкинлекләр күп. Шуңа күрә татар булырга һәм татар телен белергә кирәк», — дип әйтте Хәйдәр Гыйльфанов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 761

Комментирование запрещено