Бәхет аңа елмаеп карый

4fb2f3fc-c41a-4c85-bdac-582ea498a3b0Сентябрь ахырында Мәс­кәүдә каратэ киокусинкай бу­енча шәһәр ачык чем­пио­наты узды. Якташыбыз, кио­кусинкай буенча спорт мастеры Илдар Тәлгать улы САФИН әлеге ярышларда көмеш медальгә лаек булды.

Спорт яратучыларга, мө­га­ен, бу фамилия яхшы та­ныштыр. Чөнки өлкәнең мас­са­күләм мәгълүмат чарала­ры бу яшь һәм талантлы спорт­чының, төрле ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаулары турында еш язалар.

Кем соң ул Илдар Сафин, кайда туган, ничек яши? Газе­та укучыларыбызны кара­тист якташыбыз белән якын­нан­рак таныштырырга булдык.

Илдар 1986 елның янва­ренда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. Әтисе Тәлгать Әсхәт улы һәм әнисе Рәмзия Мөхтәбәр кызы — икесе дә укытучылар. Ил­дар­га бер яшь тулгач, алар Рус Байтуганы авылына кү­че­нә­ләр. Мәкаләбезнең ге­рое урта мәктәпне шунда тә­мам­лый.

- Мин дә, сеңелем Алия һәм энем Илнар да, әти-әниебезнең эшен дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладык. Безгә лаеклы тәрбия биргән, хезмәтне һәм спортны сөяргә өйрәткәннәре өчен әти-әние­безгә чиксез рәхмәтлемен. Алар нык булырга, авыр­лыклардан курыкмаска, тор­мыш сынаулары алдында сыгылмаска өйрәтеп үстер­деләр. Шуңа күрәдер дә мин, бер дә икеләнмичә, профессио­наль спорт белән шөгыльлә­нергә карар кылдым.

Ни өчен каратэ ди­сез­ме? Чөнки каратэ ул ис­кит­кеч матур һәм бик тә мавыктыргыч аерым бер куль­тура, аның турында сәгать­ләр буе сөйләргә мөмкин. Ба­ла­чагымнан әтиемнең әле­ге спорт төре белән шө­гыльләнүен күреп үстем. Мәк­тәптә укыганда акрынлап кио­кусинкай юнәлешенең үзен­чә­лекләрен өйрәнә башла­дым. Ә 16 яшем тулгач, ал­да­гы тор­мышымның каратэ бе­лән бәйле булачагында ши­гем юк иде инде.

Урта мәктәпне тәмам­лагач, мин Самара дәүләт педагогия университетының физкультура бүлегенә укырга кердем һәм шул ук көзне кара­тэ мәктәбенә йөри башла­дым. Бик таләпчән, үз эшенең чын остасы булган халыкара классындагы спорт мастеры, кара билбауның бишенче дан иясе Тимофей Николаевич Цы­гановка эләктем. Моның өчен мин язмышыма бик рәх­мәт­лемен. Аның кебек тре­нер бе­лән шөгыльләнү – зур бә­хет.

Һәр эшнең үз кагыйдәләре, үз нечкәлекләре бар. Кеше нинди генә һөнәр иясе бул­масын, уңышка бары тик тырышлык, хезмәткә би­рел­гәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала.

2006 елда беренче тапкыр җитди бәйгедә – Тамбов шәһәрендә узган Россия чем­пионатында катнаштым, лә­кин икенче раундта ук җи­ңелдем. Беренче бик үк уңыш­лы булмаган ярышлардан соң мин тагын да тырышыб­рак шөгыльләнергә кирәклеген, бу эштә иң оста мастерлар­ның берсе булырга теләвемне аңладым. Шулай итеп, тагын берничә ел ару-талуны бел­мичә әзерләнгәннән соң гына уңай нәтиҗәләр күренә баш­лады. 2009 елда Мәскәүдә узган ярышларда мин Үзәк федераль округы чемпионы титулына ирештем, 2010 елда – Урал округы, 2012 елда – Идел буе округы чемпионы исемен яуладым. Титул, медаль саннарын инде күптән санамыйм. Һәрбер ярыш истә кала, хатирәләр дәфтәрен­дә үз урынын ала бара.

Шулай да, җиңүләрем арасында минем өчен кыйм­мәтлесе бар — 2017 елда Япониядә узган чемпионатта алган медаль. Ул ярыш бик кырыс булды. Җирле спортчы үз иле намусын бик шәп яклады һәм искиткеч көчле көндәш иде. Ләкин ниндидер мизгелдә бәхет минем ягыма борылып карады, һәм мин дә каушап калмадым, көндәшем­не нокаутка җибәрдем, — дип канәгать елмая егет.

2007 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Илдар Сафин Самараның “Кайман” спорт үзәгендә каратэ киокусинкай буенча тренер булып эшли, ярышларда катнашуын һәм осталыгын үстерүен дәвам итә. Икенче дан кара билбау иясе, спорт мастеры Илдар Сафин Самара өлкәсен танытачак лаеклы спортчылар үстерәчәгенә ышанам.

4fb2f3fc-c41a-4c85-bdac-582ea498a3b0c4dd88ebbc738e1d0b72f6a10e8f289-1 e807557a6b46cc380300cbf90fa7e83511

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 729

Комментирование запрещено