Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

IMG_5195 (1)1 – 7 ноябрьдә самаралылар “Халыклар күп – ил бер генә” девизы астында узучы Халык­ара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмур­тия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде.

Быел да Самараның Халык­лар дуслыгы йортында узган этнографик диктантта төрле милләт вәкилләре катнашты. Дөрес, коронавирус сәбәпле, узган еллардагыча күп кеше җыярга рөхсәт юк иде. Диктант язучылар саны бары тик егермеләп кенә кеше булса да, барысының да диярлек  киемнәрендә милли төсмерләр чагылыш тапкан: кемдер яулык бәйләп, кемдер калфак киеп, үзенең милләттен белгертергә тырышкан.

Диктант алдыннан олы яшь­тәге апа-абыйларның йөз­ләрендә генә түгел, сүзләрен­дә дә дулкынлану хисе сизелә иде. “Быелгы диктант катлау­лымы?”, “Нәтиҗәләре кайчан билгеле була?”, “Тиешле баллар саны җыя алмасам, оят булыр, кешеләргә күр­сәтмәгезче”, — дип оешты­ру­чыларның теңкәсенә тиеп бет­теләр. Имтихан ул 18 яшьтә дә, 68 яшьтә дә имтихан инде, тәвәккәлләргә дә яза башларга кирәк…

Менә мин дә быел беренче мәртәбә этнодиктант язарга утырдым. Карасам, аның исеме генә диктант икән. Егерме пункттан торган биремнәрнең астында язып куелган дүрт әзер җавапның берсен сайлап алырга кирәк иде. Ә-ә, кыен түгел икән, дип гайрәтләнеп киткән идем, сөмсерем бик тиз коелды. Биредә карелларның руналары, Россиянең иң төньяк җирләрен нинди милләт халыклары ачуы, Сахалинда корея һәм рус халык ашлары кушылганнан барлыкка килгән ашамлыкның исеме кебек гомердә күрмәгән, бел­мәгән, ашамаган әйберләр турында сораулар бар иде.

Ә менә Кырым һәм Идел буе татарлары, башкортлар көн­күрешенә кагылышлы сорауларга җавапны уятып сорасалар да, чатнатып җавап бирә алабыз, билгеле. Шулай, хәзерге Галактионовская урамының  — Татарская, ә Самарская урамының Мечет­ная икәнен беләбез, чөнки өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, тарихчы Шамил Галимов тырышлыгы һәм Та­тарстанның матди ярдәме белән әлеге урамнарның рус телендәге исемнәре астында кайчандыр булган татар исемнәре дә язылды. Шулай ук башкортларның киленне бал да май белән каршы алулары, ә башкорт телендә язылган беренче дәреслекнең авторы якташыбыз Габбас Дәүләтшин булуы, шушы көннәрдә аңа Большая Глушица район үзәгендә һәйкәл куелачагы турындагы сораулар кыенлык тудырмады.

Шулай тырыша торгач, 45 минут вакыт үтте дә китте. Дөрес яздыммы, юкмы дип кыенсынып кына тапшырган эшем 93 балл белән бәяләнде. Баш­ка “классташ”ларымның эшләре дә 90ннан ким түгел иде. Шу­лай булгач, булды инде дияргә дә мөмкиндер. Ләкин төгәл җавап бирә алмаган сораулар тынгы бирми генә бит. Шуңа күрә кайткач та компьютер алдына утырып, GOOGLE мәгълүмат эзләү системасына кереп чумдым.

Әйе, күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, татар-башкортлар турында гына белү аз икән. Россия киңлекләрендә йөзләгән милләтләр яши һәм аларның һәрберсенең үз теле, мәдә­нияте һәм сәнгате, гореф-гадәтләре һәм җыр-моңнары, атаклы кешеләре бар. Барысын да белеп бетермәсәк тә, кызыксынырга, үзебез белән чагыштырырга, җитешсезлекләребез була калса, камилләшергә кирәк. Бәлки шуңадыр безне Аллаһы Тәгалә төрле мил­ләтләр итеп яралткан: бер-берсеннән күреп өйрәнсеннәр, дигәндер.

Этнодиктантның нәтиҗә­лә­ре 12 декабрьдә, Конституция көнендә, билгеле булачак. Ә кемнеңдер этнодиктант язарга теләге туса, киләсе елга Халык­лар дуслыгы йортында көтеп калабыз. Әзерләнә торыгыз.

IMG_5140IMG_5195 (1)

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 832

Комментирование запрещено