Батулла: Зәки Вәлиди хатирәләреннән татар икәне аңлашыла, әмма ул үзен башкорт ди

45CE62E8-A6B4-428B-B8DE-A5067A7D9F9EТатарстан китап нәшриятында Башкортстан Республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлиди хатирәләре китап булып басылып чыкты. 

Татарстан китап нәшриятында Башкортстан республикасына нигез салган сәясәтче, тюрколог Әхмәтзәки Вәлиди истәлекләре китап булып — «Әхмәтзәки Вәлиди. Хатирәләр» атамасы белән басылып чыкты. Китапны төрекчәдән татарчага тәрҗемә иткән Рабит Батулла фикеренчә, хатирәләрдән аның татар булуы аңлашыла.

«Әхмәтзәки Вәлиди үзен татар дип язмый, ләкин аның ике томын укып чыккан кеше аңларга мөмкин: ул татар кешесе инде үзе, мишәр дип әйтик инде, ләкин ул Башкортстан Республикасын төзүче буларак, үзен башкортлар ягына куя. Шулай да, аның үзенең туган җиңгәсе — абыйсының хатыны — иң якын туганы аны татар ди. Башкортлар инде аны башкорт ди», — дип сөйләде Батулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Уртак галимебез Әхмәтзәки Вәлиди хатирәләре татарча чыгарга тиеш дип уйладым. Миңа бик ошады аның ул хатирәләре. Мин аны татарча чыгарырга тиеш дип уйладым да, тәрҗемә иттем. Беркем миңа заказ бирмәде, беркем миңа „мә акча, тәрҗемә ит“ димәде. Басыламы-юкмы, татарлар кабул итәме-юкмы — уйламадым. Бу татарча чыгарга тиеш. Башкортча ике тапкыр чыкты, ә бездә бер тапкыр да чыкмады. Ә ул безнең уртак галимебез. Уртак галимебезне без нигә кимсетергә тиеш?» — диде китап авторы.

Ул ике томлык хезмәттә тарихи, әдәби, фәлсәфи мәгълүмат бик күп булганын әйтте.

«Ул башкорт та, татар да түгел, ул, гомумән, төрки халыкның галиме. Бөтен төрки халыкларга зур эш эшләп калдырган олы галим ул. Аны татар дип, башкорт дип сугышырга мөмкин. Татар белән башкортны аерып карамаганнар элек. Татар-башкорт — тарихлары, телләре, гореф-гадәтләре уртак. Нигә аерасың аны? Аерырга кирәкми. Татар-башкорт — ул бер бөркет, бер канаты башкорт, бер канаты — татар. Бер канаты яраланса, кош кыяларга бәрелеп һәлак була», — диде язучы.

Батулла фикеренчә, «татар белән башкортны сугыштырырга маташучылар татар халкына да, башкортка да зыян эшли». «Татар булмаса, башкорт булмаячак, башкорт булмаса, татар булмаячак. Әлбәттә, Зәки Вәлиди татарның актив кешеләренә шактый тәнкыйть белән карый, ләкин ул үз фикерен әйткән, аның өчен үпкәләргә кирәк түгел. Ул уртак галимебез», — диде Рабит Батулла.

«Без, Вәлиди татармы, башкортмы дип, үзара талашырга тиеш түгел. Беренче китапларын татарча бастырган. Нигә без аны аерабыз? Ул татар-башкорт халкына эшләгән кеше. Мин халыкларны сугыштыру ягында түгел. Кайбер кара көчләр татар белән башкортларны үзара котырта. Башкортлар тарих буенча татардан башка беркая бара алмый, татарлар да башкортны рәнҗетергә тиеш түгел. Татар һәм башкортлар — алар игезәкләр», — ди язучы.

«Мирхәйдәр Фәйзи татар, ләкин башкорт драматургы булып кергән. Керсен соң! Мәҗит Гафури татар, Башкортстанның театры аның исемен алган. Булсын! Алсыннар! Нигә татарларга үпкәләргә тиеш ул? Мәсәлән, мине башкорт язучысы дип саныйлар икән, мин горурланыр идем, гәрчә мин татар. Вак бүлгәләү кирәкми. Татар һәм башкорт халкы котыртучыларга каршы берләшергә тиеш», — дип ассызыклап әйтте Рабит Батулла.

Әхмәтзәки Вәлиди Туган — (Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов) — 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязенең Көзән (хәзер Ишембай районына керә) туган. Сәясәтче, тюрколог, Башкортстан республикасына нигез салучы. 1970 елда эмиграциядә — Истанбулда вафат була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 775

Один комментарий

  1. Батулла абзый фиеренә кушылам. Нәрсә җанисәп чорында башкортлар безгә каршы күп этлекләр кылса да, безне — Башкортстан татарлары аның зур өлешен башкорт итеп яздыртсалар да, безгә уртак пространствоны югалтырга ярамый. Шулай инде, Зәки Вәлиди шикелле үз татарларыбыз кулы белән татарга каршы күп эшләр эшләнде һәм эшләнә. Зәки Вәлидинең дә, шул күпләр шикелле, амбмцияләре зурдан булган, ахрысы ( үзе буйга бик бәләкәй кеше булса да!): тулы бер республика хуҗасы булырга ниятләгән һәм бераз булып та алган бит! Аның шулай бөек буласы килгәне арасында,без бүген саныбызны да, сыйфатыбызны да җуябыз…