«Исәнмесез?» фильмы авторлары: Фильм татарларга каршы дигән фикер гаҗәпләндерде

AI3I1953[1]Фильм авторлары фикеренчә, ул Иван Грозный һәм Казанны алу темасы күрсәтелү белән бәйле булырга мөмкин. 

«Исәнмесез?» фильмы беренче тапкыр тәкъдим ителгәннән соң, ул татарларга каршы дигән фикерләр булган. Картина авторлары җавап кайтарды.

«Фильм татарларга каршы дигән фикер мине гаҗәпләндерде. Без үзебезне патриотлар, халыкка тугры кешеләр дип саныйбыз. Татарларга каршы булырлык нәрсә бар? Мин бик озак уйладым. Бәлки, фильмда Иван Грозный һәм Казанны алу темасы булу халыкка ошамагандыр. Аны без уйлап чыгармадык. Тарихчы Миркасыйм Госманов ул вакыйга турында минем әтигә сөйләгән. Ул, чыннан да, булган», — ди драматург Мансур Гыйләҗев. 

Ул фильмда өстәлдә шешә һәм рюмка торуның пропаганда булмавын, ә киресенчә, ул гадәттән арынуга чакыру булуын аңлатты.

«Фильмны игътибар белән карасак, ул тема бик дөрес күрсәтелгән. Анда бер исерек кеше юк, финалда шешәләр юк, кешеләр үзгәрә. Ул күренешне безнең тормыштан алып атарга кирәклеге күрсәтелә», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров, шулай ук андый фикерләргә шаккатуын әйтте. «Әйе, һәр кеше үз фикерен әйтергә тиеш. Мин, тамырдан татар булып, татар гаиләсендә үсеп, ничек татарларга каршы фильм төшерим инде?! Мин татар киносындагы ясалмалылыкны юк итәргә тырыштым. Гадәттә татарларны һәрвакыт җырлый һәм бии торган итеп күрсәтәләр. Нинди бар, шулай итеп күрсәтергә тырыштык», — ди ул.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 755

Комментирование запрещено