Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

lshgl“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Безнең мирас” журналының еллыгына багышланган чара үткәрелде. Шулай ук басманың баш мөхәррире – Ләбиб Лерон үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән саләмләде һәм котлауларын җиткерде. Биредә  журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды.

«Безнең мирас» — Казанда татар телендә (махсус саннарда рус, инглиз һәм төрек телләрендә дә язмалар басыла) нәшер ителүче журнал. Биредә тарихи, әдәби, мәдәни, дини, сәнгати, табигый һәм педагогик мираска кагылышлы язмалар басыла, истәлекле-тарихи һәйкәлләребез, кадерле ядкярләребез яктыртыла.

tatar-congress.org

Просмотров: 763

Комментирование запрещено