Илһам Шакиров — «Барлык чорлар өчен дә төп татар җырчысы булып калачак»

b7f7fc637dc7908a282fe3cbff265ac7Улының талантын таныса да, Нуриәсма артист һөнәрен җитди дип санамый һәм Илһамга башка белгечлек алырга киңәш бирә. 

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы, хәзер Тукай районы Яңа Бүләк авылында туа. Тимерче Гыйльметдин агай гаиләсендә абыйлары һәм апалары Имаметдин, Гыйльмисафа, Гөлсем, Зәйнәб һәм Кыям артыннан алтынчы бала булып дөньяга килә ул.

Илһамга нибары ике яшь булганда Шакировларның зур гаиләсенә ачы хәсрәт ябырыла — 1937 елда әтиләрен советларга каршы идеяләр пропагандалауда яла ягып кулга алалар һәм сигез елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1940 елда, илле яшен дә тутырмыйча, ул төрмәдә вафат була. Балаларны тәрбияләүнең бөтен авырлыклары әниләре Нуриәсма җилкәсенә төшә. Әтиләре урынына калган өлкән абыйлары Имаметдин фронтка алына, ул 1943 елда яу кырында башын сала.

Халкыбызда элек-электән балага исем бирүгә бик җитди караганнар, сабыйга кушылган ат аның гамәлләрен, язмышын билгели дип ихлас ышанганнар. Ихтимал, әлеге фаразны Илһамның тәкъдире дә раслагандыр. Чөнки балачагы һәм үсмерлек еллары ачлы-туклы авыр чорда узса да, ул кечкенәдән үк туган ягының гүзәллегенә мөкиббән булып үсә, кошлар сайравын таң калып тыңлый һәм үзе дә җырларга ярата. Сугыш елларында балалар өчен сирәк кенә булса да оештырылган бәйрәмнәрдә, һичшиксез, Илһам чыгыш ясамый калмый.

Улының талантын таныса да, Нуриәсма артист һөнәрен җитди дип санамый һәм Илһамга башка белгечлек алырга киңәш бирә. 1954 елда күршедәге Теләнче Тамак авылы урта мәктәбен тәмамлап, егет документларын Алабуга педагогия институтына тапшыра, әмма анда «халык дошманы» улын кабул итмиләр. Шуннан соң Казан музыка училищесына барырга карар кылына. Илһамны тыңлаганнан соң, училище директоры Ильяс Әүхәдиев махсус комиссия җыя һәм, нәтиҗәдә, талантлы егет укырга керә.

Бер елдан соң Илһам Шакиров Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына кабул ителә. Аны 1960 елда тәмамлап чыгуга ук ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты-вокалисты итеп чакырыла. Җырчы «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Гөлҗамал»ны һәм башка борынгы татар җырларын барлык нечкәлекләре белән гаҗәеп дәрәҗәдә оста башкара.

Аның репертуарына үзе тарафыннан торгызылган милли фольклор үрнәкләре — «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Кораб» җырлары, шулай ук Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкова һәм башка композиторларның вокаль әсәрләре керә. Илһам Шакировның үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям», «Идел буе каеннары», «Очрашу көе» җырларын халкыбыз яратып кабул итте.

Күренекле казанышлары өчен Илһам Шакиров ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты исеменә лаек булды. «Татар халык җырлары» концерт программасы өчен аңа 1970 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Җырчы Халыклар дуслыгы, Почет, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнде. Ул — Казан шәһәренең һәм Сарман районының мактаулы гражданы иде.

1995 елда туган авылы Яңа Бүләктә Илһам Шакиров музее нигезләнде. Җырчы еш кына матбугатта, радиода һәм телевидениедә чыгышлар ясады. Яшь талантларга алга үрләргә булышлык итте. Илаһи тавышы белән генә түгел, ә үзенең гадилеге, кешелеклелеге белән дә Илһам Шакиров халыкның мәхәббәтен яулады. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды.

Татарстанның атказанган артисты Зифа Басыйрова билгеләп үткәнчә, ул халык йөрәгенә иң якын кеше иде. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев хаклы рәвештә: «Туган халкыбыз —  Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле», — диде. И.Шакиров гаять белемле, киң карашлы шәхес иде. «Ни өчен шулай күп укыйсың?» дип сорауларына ул: «Мин — татар халкы вәкиле, миннән чыгып халык хакында фикер йөртәчәкләр; димәк, мин һәрьяктан да аңа лаеклы булырга тиешмен» дип җаваплый. Аның татар халкын музыкаль яктан агарту, халыкның рухи тамырларына кайтуына керткән өлеше бәяләп бетергесез!

Татар халык язучысы Аяз Гыйләҗев аның иҗатының көче хакында: «Менә концерт тәмам… Халык ишелеп бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык… урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык… Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп… Кем уятты аларның җаннарын? Кем баетты боек татарны? Кем ул бөек тылсымчы? Ул — Илһам Шакиров. Табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчы», — дип язды.

Илһам Шакиров ике мең унтугызынчы елның уналтынчы гыйнварында Казанда вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Шул ук елда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге концерт залына, Сарман балалар сәнгать мәктәбенә аның исеме бирелә, Казан Башкарма комитеты Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа урамны Илһам Шакиров проспекты дип атарга карар кыла. Ике мең егерменче елда Татарстанның Тукай районы Яңа Бүләк авылында атаклы якташыбызга һәйкәл ачыла. Артистның музее янында аның бюсты урнаштырыла.

Илһам Шакиров барлык чорлар өчен дә төп татар җырчысы булып калачак!

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1075

Один комментарий

  1. Илхам Шакировтым йырлауы бигерак окшай мина талант.