Алинә Заһитова карьерасын ат спортында дәвам итәргә мөмкин

b5b1a10fdbff64d3e2f3d2a08e14deaaФигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ат спортында үз көчләрен сынап карарга теләвен әйтте.

Исегезгә төшерәбез, спортчы үзенең карьерасын 2019 елның декабрендә Беренче каналда «Ледниковый период» проектында алып баручы вазифасы өчен туктаткан иде.

«Бүген мин атта йөрдем һәм миңа барысы да бик ошады …  Ат спортына күчү турында уйланам», — диде Заһитова «Неопознанный» дип аталган телеграм-каналда.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 455

Один комментарий

  1. Эшкә керүне күз алдында тотмый ахрысы …