Тату гаилә кору һәм аны саклау - тормышта иң мөһимедер. Гаиләгә кайгы килсә — әгъзалары бергә уртаклашалар, шатлык булса — бергә сөенәләр. Ир белән хатын гомерләрен бер-беренә багышлыйлар, балалар үстерәләр.
Гаиләдә хатын-кыз бигрәк тә күренекле урын тота. Кешелекнең дәвам итүендә төп вазыйфаны табигать аналар иңенә салган. Хатын-кыз — гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклаучы зат. Бүгенге язмам да гаиләдә ныклык өчен җан атучы гүзәл зат турында.
Флюра җылы, ягымлы яз көнендә Яңа Ярмәк авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә дөньяга килә. Матур, тыныч, сәләтле бала була ул. Моңа, мөгаен, әнисенең моңлы итеп җырлаган бишек җырлары сәбәп булгандыр.
Зиһенле, пөхтә кызчык мәктәптә алдынгы тәртипле укучылар сафында була. Иске Ярмәк урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый, Кләүле районындагы Ерыкла авылында, аннан соң туган Яңа Ярмәктә укыта. Шул елларда үзенә насыйп ярны - Шәүкәтне очрата. Елдан артык бер-берсен сынап, дуслашып йөргәннән соң, алар гомергә бергә булырга диеп, вәгъдәләр бирешеп, матур итеп туйлар үткәрәләр. 1988 елны Хәлиуллиннар Исаклыга күченәләр.
Туйлары узганга да инде 35 ел гомер үтеп киткән. Кызлары белән уллары да үсеп, зур уку йортларын тәмамлап, эшләп йөриләр.
Кызлары Алинә — тормышта, Флюра белән Шәүкәткә яратып туймаслык Айлина исемле онык бүләк иткән. Нинди куаныч! «Балаңның баласы — балдан татлы» — диләр бит. Дөрес сүзләр, чыннан да шулай бит.
Хәлиуллиннар үз көчләре белән төзегән матур йортта тату гына яшиләр. Аларның өй эчләре дә үзләре кебек көлеп тора, бар җирдә — тәртип, пөхтәлек.
Исаклыга күчкәннән бирле Флюра балалар бакчасында эшли. Бүгенге көндә ИПлары да бар. Шәүкәт зур юлларда Камаз белән груз ташый, ул һәр көнне — юлда. Гаиләдә җитешлек булса, татулык та хөкем сөрә.
Флюрабыз бит әле — безнең сәхнә йолдызы да. Исаклыда яшәсә дә, туган авылында концертлар оештырганда, бер дә читтә калмый. Чараларны югары дәрәҗәдә алып бара, моңлы җырлары белән таң калдыра.
Әле менә быел, 10 апрельдә, авыл халкы өчен үзе концерт оештыра. Күбесе үз мәшәкатенә чумган, кеше белән кеше аралашмый башлаган заманда, туган авылы тормышына битараф түгел кешеләр бар але. Үзе читтә яшәсә дә, туган авылы өчен янып-көеп яши Флюра ханым. Аллаһының рәхмәте яусын дими, ни диясең инде бу кешегә.
Апрель аенда Флюра ханым юбилеен бәйрәм итә. Яз көнне — табигатьнең иң матур вакытында, бөтен төреклек уянган чакта - аваз салган ул. 55 ел элек дөньяга килеп, әти-әнисен сөендергән. Бүген дә үзенең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшә. Олысына да, кечесенә дә абруйлы, акыллы киңәшләрен бирә. Авылдашлары аны ихтирам итә.
Туган як каеннарыдай гүзәл, имәндәй ныклы ихтыяр көченә ия булган, тырышлыкны юлдаш итеп сайлаган Флюра сеңелем! Сине барлык авылдашларыбыз исеменнән юбилеең — гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, озын гомер, куанычлар телибез. Котлы, ямьле булсын синең туган көнең, шатлыкта, иминлектә үтсен гомерең.
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1035