Рәмис Аймәт:«Чорыбызның яңа сурәте»

Аймэт19 мартта “Чайка” мәдәният са­раенда III тапкыр үт­кә­релгән «Мирас» фестиваль-конкурсының нәфис сүз но­минациясенә жюри рәисе булып Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырчы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Кыям улы Аймәтев килгән иде.

Форсаттан файдаланып, шагыйрь белән укучыларыбызны якыннанрак таныштыру йөзеннән, әңгәмә оеш­тыр­дык.

- Рәмис әфәнде, Сез бүген Самара ягында яшәүчеләрнең иҗатын бәя­ләдегез. Фестиваль Сездә нинди тәэ­сирләр кал­дырды?

- Шундый чорда яшибез: һәр кеше үзенең тамырла­рын барлый, “Ватан” дигән тө­шенчә өстендә уйлана торгандыр. Менә бу фестиваль дә милли мирасыбызны саклауга, яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән. Үзегез дә белеп торасыз, туган телебез торышы бик үк шәп түгел. Татар балаларын туган теленә тартуда әлеге конкурсның роле зур, дип уйлыйм.

Инде конкурсның үзенә кил­гәндә, нәфис сүз сәнгате буенча менә нәрсә сөендерде: балалар үз репертуарына хал­кыбызның мирасына әве­рел­гән авторларга – Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә мө­рәҗәгать иткәннәр. Ди­мәк, алар әдәбиятыбызны беләләр, ши­гырьләре белән таныш. Самара тө­бәгендә балаларыбызга милли тәрбия бирүгә шактый зур игътибар би­релә, дип саныйм.

Әлбәттә инде, әлеге сәнгать әсәр­ләрен уку осталыгы – башка мәсьәлә. Минем теләгем шул гына: сайлап алган әсәрләрне тагын да сәнгатьлерәк итеп укырга өйрәнергә. Моның өчен шушы “Яктылык” татар мәктәбендә ба­лалар театры оештырырга кирәктер. Җитәкчесе үз эшенең остасы булып, менә шушы базада аларны конкурска әзер­ләсә, нур өстенә нур булыр иде.

- Әйе, безнең якларда та­тар сәнгате белгечләре бу­ен­ча проблема бар шул. Шу­шы шартларда ничек итеп бала­ларны татар телен, нәфис сүз­не яратырга, сайлап алган әсәр­не аңлап, бөтен күңеле белән бирелеп укырга өйрәтеп була? Әллә бу табигатьтән бирелә тор­ган сәләтме?

- Еш кына табигатьтән дә бу­ла, ләкин андыйлар күп тү­гел. Остазлар да укучыга күп нәр­сәләр өйрәтә ала. Шигырьне ятлау гына аз бит ул. Эчтәлеге дә башкаручының рухына, яшенә туры килергә тиеш. Ул аны күңеле белән кабул итәме, шигырьне язу шартларын беләме, чор вазгыяте белән танышмы – барысы да мөһим. Башкаручы шуларны аңлап, асылына төшенеп укымаса, тамашачыларга да аңлата алмаячак.

- Ә Сез үзегез ничек ша­гыйрь булып киттегез соң?

- Мин Татарстанның Чүп­рәле районы, Мунчалы авылында туганмын. Өченче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башладым. Дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләрем “Ялкын” журналында басылып чыга башладылар. Район, рес­публика конкурсларына чакыралар иде. Гомумән, үземдә кызыксыну, омтылышлар бар иде.

- Иҗатыгыз белән таныш­тырып үтсәгезче…

- Минем берничә шигырьләр җы­ентыгым басылып чыкты – “Бозлы җиләннәр”, “Шомырт салкыннары”, “Айның аръягында” һәм башкалар. Фәл­сәфи шигьрият белән беррәттән, җыр жанрында да эшлим. Өч ел элек “Син минем җанымның яртысы” дип аталган ноталы җырлар җыентыгым да басылып чыкты. Күп композиторлар белән иҗатташлыкта яшим – романслар, камера әсәрләре, эстрада җырлары иҗат итәбез. Күп кенә танылган артистлар аларны үз репертуарына алалар. Ки­тапларым төрек, азәрбайҗан теленә тәр­җемә ителде, үзем дә төрек теленнән татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнәм.

- Хәзерге дөнья акчага бәй­ләнгән бит инде. Шигырь, ки­тап кына язып җан асрап бу­ламы?

- Кызганычка, хикәяләр тү­гел, кү­ләмле романнар да тормыш көтәрлек акча китермиләр. Чөнки газета-жур­нал­ларның гонорар фонды бик кечкенә. Күп иҗатчылар республика президенты каршындагы татар телен үстерү программалары аша уздырыла торган конкурсларда катнашырга тырышалар. Ә мин җырлар язган өчен авторлык гонорарлары алып торам. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 3 елга бер үз җырларымнан кичәләр уздырам. Руслар әйтмешли, по­эт в России больше чем поэт. Иҗат кешесе бер үк вакытта эшмәкәр дә булмаса, бик тиз бөлгенлеккә төшәчәк.

- Шагыйрь буларак, дөнья­дагы үз­гәрешләргә карата үз карашыгыз бармы?

- Мин бу сорауга 2020 елда язылган “Гыйбрәтле сынау” дип аталган шигырем белән җавап бирергә телим.

 

Гыйбрәтле сынау

Өй түрендә җил елый…

Г.Тукай

Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.
Әллә Тәңрем үзе сулкылдыймы,
Җир йөзенә төбәп карашын?
Сабак бирә мәллә безгә Раббым?
Бугазларда – хөкем зынҗыры.
Көннәр, төннәр буе сынау булып,
Ява җиргә вирус яңгыры.
Ява җиргә туктый белмәс афәт,
Килә… «салкын сугыш» даулары.
Күкләр таянычы булыр микән
Яргаланган гөнаһ таулары?
Сулган җанга шифа бирер микән
Яраланган Сүзнең кодрәте?
Мөнбәрләргә менде таҗлы вирус -
Чорыбызның яңа сурәте.
Шаһит микән кытай диварлары,
Әллә океан арты җилләре?
Кешелеккә төшкән михнәтләрнең
Кайда икән туган җирләре?
Кемнәр аңа яшереп гомер биреп,
Мәкер бишегендә тибрәткән?
Тарих буе килгән сынаулардан
Алалмадыкмыни гыйбрәтләр?!
Табалмадыкмыни үзебезне?
Иман көзгеләре – чалышмы?
Намус йөзләренә баса-баса,
Дәүләтләрнең билме алышы?
Бер мизгелдә илләр белән илләр,
Җаннар белән җаннар чикләнде.
Мин-минлеген җиңмәс адәмнәр дә
Үз «мин»енә кереп бикләнде.
Тайгак юлдан шома затлар атлый,
Табаннарын тормый дагалап,
Кайсы чатта, нинди почмакларда
Тора безне әҗәл сагалап?
…Һәр ыруның булган үз билгесе,
Үз тамгасы – азат, хөр тамга.
Пандемия көчләп салмас микән
«Кол» тамгасын һәрбер хөр җанга?
Чипләштерү, түгел сипләштерү
Иске йортның черек нигезен.
Ил-йортымның «яңа» нигезенә
Чимал булмабызмы?..
Бир түзем!
Кичкән кебек сират күперләрен,
Кичә халкым Бөек Сынавын.
Әллә соң бу кансыз кануннарның
Дөнья сәхнәсендә уйнавы?!
Сынаулардан сыгылып сынганда да,
Кемдер анда ярсый, ваксына.
Бер-береңә рухи терәк булу –
Безгә бүген иң төп вакцина.
Тәсбих төймәседәй тезик тә без
Кылган гамәлләрнең барысын да,
Кыйблаларга багып уйланыйк бер,
Ни диярбез Ходай каршында?
Аллаһының ярлыкавын сорыйк,
Яфракларны чыклар юганда.
Намус, вөҗдан, шәфкать орлыкларын
Чәчик, әйдә, чәчик һәр җанга.
И Табигать-Ана, кодрәтең киң,
Алчы кире син үч-каргышың…
Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом…

Әңгәмәдәш — Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 417

Комментирование запрещено