Яңа уку елыннан башлап Россия мәктәпләрендә һәр дүшәмбе саен дәүләт гимнын җырлаячаклар һәм флаг күтәрәчәкләр.
Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Киләсе уку елының 1 сентябреннән башлап, уку атнасы башында һәр мәктәптә дәүләт гимнын җырлаячаклар һәм дәүләт флагын күтәрәчәкләр», — диде мәгариф министры Җиңү музеенда узган «Сила — в правде!» I Бөтенроссия мәктәп тарихи форумында.
2021 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм үзенең администрациясенә мәктәпләрдә Россия гербын, флагын һәм гимнын куллану мәсьәләсен карарга кушкан иде.
Премьер-министр Михаил Мишустинның 13 апрельдә имзалаган карары нигезендә, белем бирү йортларын рәсми дәүләт символикасы белән тәэмин ителергә тиеш, дип язган иде «Татар-информ».
Просмотров: 604