Денис авылына — 300 ел. Өч гасыр дәвамында бу авылда яшәүчеләр күпме иген иккәннәр, маллар үстергәннәр, берсеннән-берсе матуррак йортлар төзегәннәр, үзешчән сәнгатьтә катнашканнар. Аларга туган авылларының саф һавасы, чылтырап аккан кизләү сулары көч-күәт биреп торган.
Әлбәттә, бу авылда һәрвакыт спортка да бик зур әһәмият биргәннәр. Менә 22 апрельдә дә универсаль спорт мәйданында җиңел атлетика буенча зур ярышлар узды әле.
Сагынып көткән бу бәйрәмгә күп халык җыелды. Ярышучыларның яше 10нан алып 70кә кадәр иде. Барыбызның да кәефләре күтәрелде, ялкаулыгыбызны җиңә алуыбызга шатландык!
Тагын шуны да әйтәсем килә, бу әле — спортив чараларыбызның башы гына. Мәсьәлән, алда - 7 май көнне - безне район ярышлары көтә. Әйдәгез тагын да тырышыбрак әзерләнеп, бөтенесен җиңеп кайтыйк. Аннан соң Сабантуена да ерак калмый инде…
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 748
Молодцы, бик матур булган!
Новые комментарии
Шундый кунелле узды бэйрэм , мэктэп балаларыннан алып, апа , абыйлар катнашып авылыбызда шундый ямьле бэйрэмнэр булып торсын , бик актив хэр берсе , конедэ кояшлы матур иде Аллахы тэгалэ дэ шатланып торды кебек .