Галимҗан Ибраһимов шәхесе Ркаил Зәйдулла белән Дамир Исхаков арасында бәхәс уятты

0aebabcb0cf84ed191a4967f0d6c4db3f969a37fa3ed6fd78762a4f440deДамир Исхаков Галимҗан Ибраһимовның сәяси хатасы һәм тар карашлы булганын исбатларга тырышты. Ркаил Зәйдулла исә, әдипнең эшчәнлегенә бүгенге күзлектән бәя бирмәскә һәм аның белемен шик астына куймаска өндәде.

Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара конференциядә Галимҗан Ибраһимов шәхесе Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков арасында бәхәс уятты.

Дамир Исхаков җәмәгатьчелеккә Галимҗан Ибраһимовның сәяси хатасы һәм сәясәттә тар карашлы булганын исбатларга тырышты. Ркаил Зәйдулла исә, әдипнең эшчәнлегенә бүгенге күзлектән бәя бирмәскә һәм аның белемен шик астына куймаска өндәде.

«Галимҗан Ибраһимов, 1920нче елларда сәясәттә абруйлы фигура буларак, татар зыялыларының фикер бердәмлеген җимергән. Шуның аркасында татар-башкорт проблемасы бүгенге көндә дә калкып чыга. Сәяси хата китмәгән булса, ул вакытта ук милләтара мәсьәлә хәл ителгән булыр иде», — диде Дамир Исхаков.

Тарихчы сүзләренчә, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек тирән белемле шәхесләр XX гасыр башында Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән төньяк-көнбатыш өлешен Татарстан составына кертүне таләп иткән. Галимҗан Ибраһимов аларга каршы чыгып, үзәк хакимият алдында зыялыларның позициясен шик астына куйган. Ул Башкортстан белән Татарстан җирләрен берләштерү яклы булган.

Дамир Исхаков Галимҗан Ибраһимовның сәяси хатасын университет белеме булмаудан күрә. Аның оппонентлары, киресенчә, университетта белем алган, милләтара мәсьәләләрне яхшы белгән, дип аңлата тарихчы. Шуңа да карамастан, Галимҗан Ибраһимов оппонентларын «ахмаклар» дип атаган.

Ркаил Зәйдулла Дамир Исхаковның фикеренә каршы чыкты. «Галимҗан Ибраһимов үз чорының гыйлем иясе булган. Аның «Ислам мәдәнияте» әсәрен укып карасагыз, Шәрык тарихын, ислам мәдәнияте тарихын никадәр тирән белгәнен күрерсез. Садри Максуди кебек университет бетермәсә дә, Галимҗан Ибраһимов яшьли үзлегеннән белем туплаган», — диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан белән Татарстан җирләрен берләштерү идеясен алга сөргән, чөнки берләшкән төбәкнең көчлерәк буласына ышанган, тик үзәк хакимият территорияне ул теләгәнчә бүлмәгән.

«Күренекле шәхес буларак, минемчә, аның ике генә юлы булган: я Гаяз Исхакый кебек чит илгә чыгып китү, я коммунизм идеяләрен алга сөрү. Ул коммунист юлын сайлаган. Аның каравы, Галимҗан Ибраһимов татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән. Сүз уңаеннан, тел мәсьәләсендә ул Зәки Вәлиди идеясы яклы булган, ягъни ике республика өчен дә әдәби тел татар теле булырга тиеш дигән», — диде Ркаил Зәйдулла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 565

Один комментарий

  1. Ялгышлыкларны үзебездән эзләргә. Үзебез илне тараттык, проблемалар тудырдык.