Денислылар призлы урыннар яуладылар

хх
Эх, Денис кызлары,
Көчле дә бит үзләре.
Футболчы егетләре дә
Призлы урын яулады.
18 ноябрьдә стритбол буенча район ярышлары узды. Денис урта мәктәбенең 9 сыйныф кызлары Әхмәтвәлиева һәм Мостафина Адиләләр, Хәлимова Лилия, Бәдретдинова Гүзәл, 8 сыйныфтан Никитина Милена кискен көрәштә 2 урын яуладылар.


Аларның физик кына түгел, рухи яктан да шундый көчле булуларына исем китте. Үзләреннән гәүдәләре дә, яшьләре дә зуррак булган кызлардан куркып калмадылар, соңгы минутларга, секундларга кадәр җиңәргә тырыштылар.

Моңа кадәр малайларыбыз Мамаюсупов Далиер, Шәфигуллин Денис, Щербаков Тимур, Вакин Даниил көче футбол уены буенча 3 урын алып кайтканнар иде. Үзем дә укучыларга үрнәк булырга тырышам. Мәсәлән, күптән түгел ГТО фестиваленнән 2 урын алып кайта алдым.

Спортта җиңү — ул бит көндәшләреңне генә түгел, тормышта булачак авырлыкларны да, үзеңнең ялкаулыгыңны да җиңү дигән сүз. Аннары бит әле: «Хәрәкәттә — бәрәкәт», — дип бушка гына әйтмиләр. Кан йөреше көчәя, бөтен күзәнәкләргә кислород күбрәк килә, шулай ук баш миенә дә, укырга да ярдәм итә. Әйдәгез әле, барыбыз да шуны аңлыйк та, булдыралган кадәр спорт һәм физкультура белән шөгыльләник.

ххдд
 Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 610

Один комментарий

  1. Поздравляю! Чемпионами станут лучшие -здоровыми будут все!