Бүген изге күңелле авылдашыбыз Таһир Әхмәтгали улы Рәхимовка 75 яшь тула. Ул авылда олы хөрмәт казанып, аның тарихында тирән эз һәм матур истәлекләр калдырырлык эшләр башкарган шәхесләрнең берсе. Таһир әфәнде - Иске Ярмәк авылының социаль хезмәт бүлегенә нигез салучы кеше дә.
Хөрмәтле Таһир әфәнде! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Алда шатлыклар, куанычлар көтсен. Тирә-юньгә җылылык бирә торган йөрәгегезгә тагын да көч-күәт өстәлсен.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Юлыгызга ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзегездә.
Кайгы-хәсрәт баш очыгыздан узсын —
Шул теләкләр бездән үзегезгә.
Бүгенгедәй тормыш иптәшегез Сафия апай белән бергәләп тормышның ямен татып, башкарган эшләрегезнең нәтиҗәләренә юанып, горурланып, тормышка сөенеп, җан тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын. Һәрвакытта да көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
Иң матур, иң якты, иң изге теләкләр белән социаль реабилитация бүлеге коллективы.
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Хезмәт төбе — хөрмәт
Просмотров: 596