Яңа Ярмәктә «Яз сулышы» бәйрәм концерты узды

YW0SkrnvSw8u1PUprkRqAxGU-CPRFXzbtGZEa2Xcsg3oxhnq-VmAkZdV2NmQezWzi46Jd_3K7167HJsT2cDkw36PЯңа Ярмәк авылы клубында язның беренче бәйрәме — 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз сулышы» дип аталган бәйрәм концерты булып узды.

Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – Хатын-кызлар көнен – 8 Мартны алып килә. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл түгелдер, мөгаен. Чөнки хатын-кыз борын-борыннан дөньядагы иң гүзәл нәрсәләрне – чиксез мәхәббәтне, күңел җылылыгын, тормышчан тирән акылны гәүдәләндерә. Нәкъ менә хатын-кызлар җир йөзенә яңа тормыш алып килә.

Яңа Ярмәк авылы клубында 8 Март көне уңаеннан «Яз сулышы» дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Гүзәл затларыбызга яз кояшына өстәп үзебезнең ихлас котлауларыбызны, матур җырларыбызны, дәртле биюләребезне бүләк иттек. Концертта мәдәният хезмәткәрләре, укучы балалар һәм авылның үзешчәннәре катнашты. Гөлсинур апай Гафурова һәм Галия апай Сабитова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып үттеләр.

Бәйрәм һәркемгә бик күп шатлык һәм күңелле хис-кичерешләр китерде.

8a6ONR_Z9iy25X_IAZLFUTDR9orH4g6NpNjgjQW8NWY2X-vE58x12g7LRKWi57oK1aP4JMJopqM752Ho_cpH2IK9cwXK_I82kVQe9o2t-hJJEBXK4rYbDAJdqGLDwkYt9yaeKm19OK0Ab_nEF1ji5LT8azlIZVGfCuPhU2U3K8OIlyiP dXxgLNUJ4tZvZ5kauvbB3ZkDB1PToyYVKj2fw34WRnHUhlcxALcU2EUto_bMzbnCfF-ENYoHCWKqmjtmB4vELBN0 hpPE0uEzG0WHyWqreFK-_HteLzPE-qIuRwZmYnVVPIQh8LKSpTll2vuFPEXQ_4R9II4FDvdjynrPWrA2sNgdxTDN KChUV1IkcqyZNZaAzRwH34hhlsbXIq-2bfH4wfUQlLVtJWNZzbdkGTKME7Aua-SqvgS1jbJoI2m6uAtnsKCvYFkt pMb-NKsObugPCbg_PnPMPVO_C4NS_LtN7_NjANTvcFzuGgRvEcaiSeRkZElXM7rlrpopLat-9_PPoK5b-c190lOG xHui6JC07oEtT9BKxSRkRjMZAgingPbWn9E9yGnXR3bqpzYZDhnRJhVDh5dcKprwUulycNDu5oZcUgrxvIAiAB09 YW0SkrnvSw8u1PUprkRqAxGU-CPRFXzbtGZEa2Xcsg3oxhnq-VmAkZdV2NmQezWzi46Jd_3K7167HJsT2cDkw36P

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 923

2 комментариев

  1. МОЛОДЦЫ КЫЗЛАР, ИСЭН САУ БУЛЫГЫЗ, МАТУР ТОРМЫШЛАР СЕЗГЭ, ЧИКСЕЗ БЭХЕТ, ТЫНЫЧЛЫК,

  2. Пингбек: Самара өлкәсендә «Яз сулышы» бәйрәме узды | Всемирный конгресс татар