Иҗади сәләтенә тиң дөнья

щщщ

Алия Мусина сулдан икенче

25 март — мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәткәре сүзе — ул һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга ма¬этурлык өстәү мәгънәсенә ия булган бөек вазифа.

Бүгенге язмабыз, мәдәнияткә бала чагыннан гашыйк булып, сәхнәне эш урыны түгел, ә Аллаһы тарафыннан бирелгән сәләтенә тиң дөнья дип кабул иткән әдәбият һәм сәнгать җитәкчесе Алия Рәис кызы Мусина турында. Бүген ул Тольятти татар автономиясендә уздырылган күпчелек чараларны оештыручы да, алып баручы да, катнашучы да.


Алия Камышлыда туып-үскән. Аның әбисе Фәнүзә Сәгыйдуллина авыл үзешчән театрында иң оста артистларның берсе иде. Репетицияләргә әбисенә ияреп йөргән Алия сәхнә артында үскән, әлбәттә. 1988 елда башланып, бик күп еллар Камышлы сәхнәсен гөрләтеп торган “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесен әзерләүче һәм алып баручы әнисе Зөлфия Галиханованың алыштыргысыз ярдәмчесе дә иде ул. Шул вакытта аңа иҗат җене кагылган да инде.

17 яшендә Алия беренче мәртәбә Камышлы халык театры сәхнәсе түренә чыга. Ул Сәет Шәкүровның “Яучылар” спекталендә төп рольне — 55 яшьлек хатын ролен башкарып, чирканчык ала. Шуннан китә инде: Галиәсгар Камалның “Беренче театр” әсәре буенча куелган комедиядә — иркә, яшь хатын, Аяз Гыйлаҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклендә — кызу канлы усал килен, якташ-язучыбыз Рөстәм Мингалимнең “Кунак кызы гел килмәс” спекталендә шәһәр кызы рольләрен башкара. Авылда яшәгән чакта ул, район Мәдәният йорты уздырган барлык чараларда да катнашып, тәҗрибә туплый.

Күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми торган тынгысыз, мәшәкатьле сәхнә арты да Алиянең киләчәк тормышына тәэсир итеп, һөнәр сайлауда булышкандыр.

Бүгенге көндә Алия Рәис кызы — Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясенең мәдәният хезмәткәре. Аның биредәге эше 2008 елда башланып киткән. “Язлар моңы” фестивален оештырган Зөлфия Галиханованың ярдәмчесе буларак, Алия татар балалары өчен дә шундый ук матур чара әзерләү хыялы белән кабынып китә һәм морадына ирешә — 2014 елда яшүсмерләр һәм балалар өчен татар милли җыр һәм бию иҗат фестивале Тольяттида аерым уздырыла. Мохтәрият каршында эшләп килгән «Кояшкай» ансамбле балалары да, төрле мәктәпләрдән килгән татар җыр-биюләрен башкаручылар да бик тырышып әзерләнделәр бу чарага. Фестивальдә шулай ук Самарадан, Татар Выселкасы авылыннан катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды.

Шулай итеп, милли җыр һәм биюгә багышланган «Якты йолдыз» иҗат фестивале киләчәк яңа чараларга юл ача.

2014 — 2017 елларда уздырылган “Татар кызы” матурлык һәм сәләт конкурсы да үз җимешләрен бирә. 2020 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен “Татар кызы — балалар” конкурсы юл ала, ә быел алар өчен “Татар кызы” һәм “Татар егете” конкурслары уздырыла. Бу чара гаилә бәйрәменә әверелүе белән истә калачак. Балаларга бүләкләр әзерләүдә автономия рәисе Ислам Гомәров зур көч куйды.

Яңа ел бәйрәменә карата балалар өчен “Яңа ел әкияте” куела, татарча сценарий языла, һәр баланың холык-фигыленә туры китереп рольләр бирелә, шигырь сөйли белү осталыгы чарлана…

- Мин Алияне татар автономиясенә йөри башлаганнан бирле беләм. Ул үз эшенә бик тә җаваплы карый. Без бәйрәмнәргә әзерләнгәндә дә ниндидер җылылык сизелә, бу атмосфераны Алия Рәис кызы булдыра белә. Эш беткәч, чәй өстәле корыла һәм без оешма өчен мөһим проблемаларны да шунда, уртага салып хәл итәбез. Алиягә рәхмәттән башка сүзем юк. Ул шәһәребездә татар телен саклау буенча күп эшли, — дип сөйли Идея Солтанова.

- Алия Мусина кебек кеше булу — ата-аналар өчен зур бәхет. Ул бит балаларга татар җыр-биюләрен генә өйрәтеп калмый, һәр баланың эчке дөньясын баета, сәләтен ача. Аның тырышлыгы белән генә балалар яңа номерлар өйрәнергә, татар мәдәниятен матур итеп тәкъдим итәргә, конкурсларда җиңүләргә омтылырга, уңышларга ирешергә өйрәнәләр, – дип кушылалар җылы сүзләргә Венера Галәмгирова һәм Гөлнара Абсаттарова да.

Тольятти татарларының Мохтәрият йортында балалар саны артканнан арта бара. “Балалар белән эшләү халкыбызның ерак гасырлардан килгән матур мирасын – моңлы көйләрен, күңел җырларын, дәртле биюләрен һәм күркәм йолаларын ки¬ләчәк буыннарга илтеп җит¬керүнең төп ысулы ул, — ди Алия яраткан эше турында. — Милли мохтәрият йорты — ул әле татар гаиләләрен берләштерү-дуслаштыру урыны да. Балалары белән бергә килгән әти-әниләр чараларыбызны тагын да тулыландыралар. Бигрәк тә Рәхмәтулловлар, Бесаевлар, Аббязовалар, Галәмгироваларны атыйсым килә. Без бит җырлап һәм биеп кенә яшәмибез. Курчакларга милли кием, калфак, түбәтәйләр тегәргә өйрәнәбез, татар халык ашлары буенча мастер класслар үткәрәбез. Шулай ук татар теле дәресләрен дә укыта башладык. Балалар белән эшләү минем өчен ләззәт ул, эшемне яратып эшлим, башка һөнәр иясе булуымны күз алдына да китерә алмыйм. Яшьлегем кире кайтса, ике дә уйламыйча, кабат мәдәният тармагын сайлар идем. Иҗади хезмәт үзеңә дә, балаларга да канәгатьлек хисе бирә, бәхетле итә”.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 491

Комментирование запрещено