1992 елда, мин редакциягә машинистка булып эшкә килгәндә, Фрунзе урамындагы ике бүлмәле өйдә урнашкан редакциябездә бик тә кысрык иде. Кечкенә бүлмәдә баш мөхәррир кабинеты, ишегалдында секретарь-машинистка, зуррак бүлмәсендә җаваплы сәркатиб Шамил Галимов, хатлар бүлеге мөдире Шамил Баһаутдин, фотохәбәрче Михаил Перегудов, ул киткәч — Әнәс Мингалиев, шофер Абделманов, корректор Әминә Шәмсетдинова һәм бухгалтер Мәрьям Мостафина утыралар.
Көн саен авыллардан кешеләр килеп йөри, хатлар аша мәкаләләр, кайчакта шикаятьләр җибәрәләр, перестройка проблемалары буенча көне-төне бәхәсләр алып баралар иде. Мин ул вакытта кешеләрне яхшы белми идем әле. Хәтерлим, Иске Ярмәк авылының “Коминтерн” колхозы рәисе Эдуард Ганиев, Ватан сугышы ветераны, укытучы Әсгать Мөхәммәтҗанов, Кошки районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәсгут Кыямов, Тупли авылы мәктәбе директоры, сугыш ветераны Габдулла Насыйров, Яңа Ярмәк авылы кооператоры Хәйдәр Сафиуллин, перестройканың беренче эшкуары Равил абый Яһудин, колхозлар таралгач, фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе итеп сайланган Ирек Нуриев кебек кешеләр илебез киләчәге турында бәхәсләшкәндә, мин дә бу яңа тормышның асылына төшенергә тырыша идем. Советлар иле таркалган буталчык елларда ничек яшәргә кирәклеген беркем дә аңламый иде әле.
1993 елда Шамил Баһаутдинов һәм Әминә Шәмсетдинова “Радио-7” редакциясенең “Ак бәхет” татар радиосы тапшыруларын алып бара башладылар, Идеал Галәветдинов үз теләге белән эштән китте, бераздан Шамил Галимов эшкуар-төзүче Зөлфәт Сәлахов ярдәмендә “Азан” рус телле татар газетасын гамәлгә куйды, Гөлнара Гәрәева “Яктылык” мәктәбендә укытучы булып эшли башлады. Алар урынына “Бердәмлек”тә СИПКРО методисты Минзакир Нуретдинов, педагог Розалия Хәлилуллова, Мәдәният институтында тарих фәннәре укыткан Фәния Шәфигуллина, “За Родину” газетасы корректоры Зәйнәп Әһлиуллина, Казан университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга кергән Раушания Ситдыйкова эшли башлагач, газета битләрендә бик тә саллы мәкаләләр басылып чыга башлады. Ләкин киңәйтелгән редакция коллективына зуррак бина да кирәк иде. …
Мәкаләне тулысынча газетабызның 14нче санында укый аласыз.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 449
Добавить комментарий