Рәсәйдәге беренче нефть заводы 1750нче елда Камышлыда төзелгән

2014 елда Әлмәт районындагы Нәдер авылында Нәдер Уразмәтовка һәйкәл куелды.

2014 елда Әлмәт районындагы Нәдер авылында Нәдер Уразмәтовка һәйкәл куелды.

Камышлы авылында туып-үскән булса да, Нәдер Уразмәтов турында белүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Камышлы төбәгендәге авыллар унҗиденче гасырның икенче яртысыннан башлап унсигезенче гасыр дәвамында урнашканнар. Халык, дәһшәтле заманнарда  бирегә төрле җирләрдән килеп, Сок елгасы үзәнлекләрендә төпләнгән. Аларны уртак фаҗигалы язмыш һәм катлаулы тарих берләштерә. Кызганыч ки, хәзерге вакытта биредә шау-гөр килеп узган вакыйгаларның күп өлеше хәзер инде онытылган. Дөрес, бүгенге көндә төбәгебез тарихын ачыклау өстендә күп эш башкарыла. Бу юнәлештә безгә һәм киләчәк буыннарга да белергә кирәк булган күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар табылды.

Камышлы районына кергән авылларның тарихы бай, тирән һәм данлыклы. Моны тирәнтен аңлау өчен иң элек алар барлыкка килгән чорлардагы сәяси вакыйгаларны аңлап фикер йөретергә кирәк. Бу якларга килеп утырган татар, чуаш һәм мукшы авылларындагы халык – мөһәҗҗирләр (күченеп, качып килүчеләр). Аларның күбесе элгәреге Казан ханлыгы җирләреннән, чукындрудан качып килгәннәр.

Кама елгасы артындагы җирләрнең күп өлеше ул вакытта Нугай Урдасына кергән, шул исәптән безнең туган якларыбыз да.  Биредәге елгаларга-күлләргә, урманнарга бай җирләр күпләрне үзенә тартып торган. Казан ханлыгын яулагач, Мәскәү дәүләте акрынлап Нугай Урдасы җирләрен дә яуларга керешә. Моңа каршы җирле халык һәм күченеп килүчеләр дистәләгән еллар буена азатлык көрәше алып баралар.

image

Хәзерге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы, Самар өлкәсенең Кләүле, Камышлы, Похвистнево, Исаклы, Сергиевск районындагы һәм Оренбург өлкәсенең төньяк районнары кергән җирләрдә Казан губернасына караган Нәдер волосте оеша. Төбәгебез тарихын аңлап белү өчен иң элек Нәдер волостеның тарихы турында белү кирәк. Ул тарханнар нәселеннән булган Нәдер Уразмәтов исеменә бәйләнгән. Аның бабаларына Шушма, Сок һәм Кинель елгалары арасындагы җирләр үз вакытында Сафа Гәрәй  кебек ханнар тарафыннан бирелгәннәр.

Нәдер волосте җирләре

1745 елда территориаль бүлем буенча төзелгән Нәдер волосте төньяктан – хәзерге Минзәләгә, көньяктан – Богырыслан шәһәренә, көнчыгыштан — Бөгелмәгә, көнбатыштан — хәзерге Сергиевск шәһәренә кадәр җәелгән булган.

Ул хәзерге Татарстандагы Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт һәм Шушма районнарына, Самар өлкәсенең Кләүле, Камышлы, Похвистнево, Исаклы һәм Ырымбур (Оренбург) өлкәсенең Северное, Богырыслан районнарына кергән җирләрдә төзелә (Нәдер Уразмәтов нәселе җирләрендә).

Аның чикләре көньякка — 160 чакрымга, көнбатышка 115 чакрымга сузылган. Ул хәзерге Татарстан җирләре буенча — 282, Оренбург өлкәсе буенча — 48, Самар өлкәсе буенча 236 чакрым тәшкил иткән. Бу волостьтагы сигезләп авыл Нәдер исеме белән йөртелгән (шул исәптән хәзерге Бакай авылы да).

Нәдер волосте старшинасы — Нәдер Уразметов

Мәскәү патшалары һәрвакыт хәйләле һәм мәкерле сәясәт (политика) алып баралар. Басып алынган җирләрдәге халыкта тәртип булдыру өчен Нәдер кебек көчле шәхес кирәк була.

Монда Нәдер Уразмәтовны гаепләп булмый. Ул чиксез хәсрәт, күз яшьләре һәм кан эчендә изелеп яшәгән халкын саклап калу, аның тормышын җайга салу, тынычландыру максаты белән яши.

Нәдер Уразмәтов заманына карата зур белем иясе була. Төрле телләр белә. Патша хөкүмәте мөселман илләре белән алып барылган килешүләр төзегәндә аны арадашчы (посредник, переводчик) буларак та куллана.

Азатлык өчен барган чираттагы сугыш бастырылгач, аның җитәкчесе Батырша Нәдер авылы мәчетендә эзәрлекләүдән качып яши. Моны Нәдер Уразмәтов белә, ләкин аны сатмый. Тик сатлык җаннар гына тиешле җиргә җиткерәләр, һәм Батырша кулга алына. Нәтиҗәдә Нәдер үзе дә эшеннән китә һәм илле алты яшендә чирләп вафат була. Ул — төбәгебез тарихында тирән эз калдырган данлыклы шәхес.

Нәдер исемен йөрткән сигез татар авыллары булуы билгеле. 2014 елда Әлмәт районындагы Нәдер авылында Нәдер Уразмәтовка һәйкәл куела. Ул Камышлы авылында туып-үскән булса да, биредә аның турында белүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Нәдер Уразмәтов Рәсәйдә беренче нефть эшкәртү заводлары төзи

1719 елда Петр I указы буенча Рәсәйдә тау эшләре буенча Берг-Коллегия оештырыла. Аның төп максаты – казылма байлыкларны эзләү һәм аларны эшкәртүне җайлап җибәрү була. Бу хәрәкәттә беренче уңышлы эшкуар булып Нәдер Уразмәтов таныла. Ул үзенең туган Камышлы авылы һәм шул төбәктәге Байтуган авылы тирәсендәге чыганаклардан нефть пробалары алып, Рәсәй Фәннәр Академиясенә илтә. Унсигез яшендә ул, Рәсәйдә беренче булып, нефть эшкәртү заводы төзергә патшадан рөхсәт ала.

Шуннан соң безнең туган җирләребезгә Рәсәй фәннәр академиясе галимнәре П.С. Паллас, И.И.Лепёхин һәм Оренбург топография экпедицияе җитәкчесе Н.И.Рычков килеп, Сок елгасы үзәнлегендәге җир асты байлыкларын тикшергәннәр һәм топографик картага төшергәннәр. Алар Камышлы төбәгендәге татар авыллары аша үткәндә бу якның гүзәллекләренә, мондагы табигать байлыкларына, елганың бер ягында җәелеп киткән әрәмәле тугайларга, икенче ягында горур баскан мәһәбәт тауларга хозурланып, Сок буйларын алар “Таулар иле” дип атаганнар. Көндәлек язмаларында алар бу тауларның биек һәм текә булуы, 300 метрга җитүе турында язганнар. Ул тауларга халык: «Караул Тавы», «Пәри Тавы”, “Кылыч Тау”, “Тимер Тырнак”, “Юкәле Тау”, “Шуран Тавы”, “Әлмәт Тавы” кебек серле исемнәр биргәннәр. (Гасырлар үтү белән алар хәзер инде шактый чүккәннәр булса кирәк). Бу тирәдәге урманнарда, әрәмәләрдә, елга-күлләрдә бихисап җиләк-җимеш, бал кортлары, җәнлекләр, кош-корт, балык һәм башка табигать байлыклары халыкны туендырган, киендергән, җылыткан һәм сыендырган.

Башта сугыш кирәк-яраклары өчен Камышлыдан ат олауларына, мичкәләргә (бочкаларга) төяп, Петербургка нефть, сланец һәм күкерт ташысалар, тора-бара Камышлыда һәм Сергиевскта нефть эшкәртү заводлары төзелә, ә бакыр кою заводлары — Зәй белән Шушма елгалары буенда корылалар. Сок елгасы буендагы Камышлы авылында Рәсәй күләмендә беренче нефть чыганагы табылган һәм аны эшкәртү буенча завод төзелгән. Икенче заводны Нәдер Уразмәтов хәзерге Сергиевск шәһәре урынында урнашкан булган Нәдер авылында төзегән.

Нәдер исемендә барлыгы сигез авыл булган. Аларның күпчелеге нефть, яисә бакыр чыганагы табылган җирләрдә урнашкан булганнар. Хәзерге Лениногорск районында бакыр заводлары төзелгән.

Кайбер кешеләрнең бу хәбәрләрне уйдырма дип кабул итүләре бар. Ләкин дә, беренчедән, бу хакта архивларда теркәлгән материаллар сөйлиләр. Икенчедән, якташыбыз, Татарстандагы Язучылар Союзынының Литфонды рәисе, язучы Халик Садри Камышлы нефтепромыселындагы вакыйгалар турында үзенең “Безнең таңнар” исемле әсәрендә дә яза.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.


КОНТЕКСТ:

Халик Садри — милләтебез горурлыгы

 

Просмотров: 1755

Комментирование запрещено