Әлифне таяктан аерырга өйрәтүчеләр

Здание ШРМ

Александр Матросов урамындагы 12 санлы эшче яшьләр мәктәбе бинасы.

Самарада татар мәгарифе торгызылуга һәм татар якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгына багышлана

Кичкә табарак булды бу. 1989 елның җылы язгы кичендә Куйбышевның Яшьләр йортында  “Туган тел” татар җәмгыятен оештырып йөрүчеләрнең чираттагы утырышы бара иде. Кинәт кабинет ишеге ачылып китте дә йөзендә ихтыяр көче балкып торган хатын килеп керде. Кереш сүзләр сөйләп тормады ул. “Мин Хәридә Габделҗан кызы Дашкина булам. Александр Мат­росов урамындагы 12 санлы эшче яшьләр мәктәбендә директор булып эшлим. Мин шушы мәктәптә татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъдим итәм”, — дип нәрсә өчен килгә­нен шунда ук әйтеп тә бирде.

…Шәһәрдә татар телен укыта башлау, гомумән, өлкәдә татар мәгарифен торгызу идеясе оешманың 21 январьда уздырылган беренче утырышында ук яңгыраган иде. Менә ничек була бит, бүген әле 10 март кына, ә инде Хәридә Дашкина конкрет тәкъдимнәр белән килеп тә җиткән. Чынлап та “Туган тел”не оештыру утырышында милли мәдәниятебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне сак­лап калу эшенә нигез салынган булган икән.

Үткән гасырның 80нче еллары ахырында татар теле дәресләре укыта башлау мәсьәләсе буш урында тумаган, әлбәттә. Монда сүз нәкъ торгызу турында бара. Чөнки авылларда да, калабызда да милли мәгариф элек булган бит ул. Тикшеренүче галимнәр сүзләренә караганда, Самарада беренче татар мәктәбе 1730 елда ук барлыкка килгән. Оренбург экспедициясе өчен тәрҗемәчеләр кирәк булгач,  мәктәп оештырып, анда татар, башкорт, калмык балаларын укыта башлаганнар. Ул әлеге Самарский, ә ул вакыттагы Мәчет урамында урнашкан булган. Хәтта анда укытучы булып эшләгән ахун Мәхмүт Абд­рах­мановның исеме дә билгеле.

“Самара губернасының 1863 — 1864 еллар буенча истәлек китабы”нда болай дип язылган: “Самара төбәгендә укымышлылык буенча беренче урынны немец колонистларына бирергә була. Ә алардан соң татарлар бара. Немец авылларында 5,9 кешегә бер укучы ир бала булса, татарлар күмәкләшеп яшәгән урыннарда 9 кешегә берәү туры килә”.

Революциягә кадәр мөсел­маннар төзегән мәчетләрнең һәрберсендә мәдрәсәләр булган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: аларның кайчан барлыкка килүе билгесез. Гадәттә, мәчет төзелеп бетү белән анда мәдрәсә дә ачылган. Ә укытучы, күп очракта, мулла булган. Чөнки мулла итеп иң укымышлы кешеләрне сайлаганнар.

Андый уку йортларына земство да катнашмаган, мәгариф  министрлыгы да читтә торган, хөкүмәттән дә акча килмәгән. Мәчет һәм мәдрәсәләр тулысынча җирле халык һәм меценатлар акчасына яшәгән. Әлбәттә, мәдрәсәдә алган белем белән әллә ни ерак китеп тә булмагандыр. Аның каравы, мәдрәсәләр челтәре иң ерак авылларга үтеп керә алган.

Ләкин мәдрәсәләр дә бер урында гына таптанып тормаганнар, тормыш белән бергә үскәннәр һәм камилләшә барганнар. 1913 елда инде Самарада ике рус-татар мәктәбе ачыла. Аларның берсе хәзерге Вилоновский (Александровский), 16 адресы буенча урнаша. Советлар заманында анда “Куйбышевмебель” оешмасы эшли иде. Бу бинаны 2005 — 2006 елларда гына сүттеләр. Ә икенчесенең бинасы әле дә бар: ул Фрунзе урамының 145 йортында урнашкан иде.

1921 елда, хәзерге Бертуган Коростелевлар (Уральский урамы иде), 144 адресы буенча, татар-баш­корт педагогия көллияте ачыла. Ун ел эчендә ул милли мәгариф системасы өчен бик күп белгечләр әзерләп өлгерә. Элеккеге көллият бинасында бүген шәһәр администрациясе урнашкан. Үткән гасырның 30нчы еллары уртасына кадәр Куйбышевта шушы татар мәгарифе системасы  уңышлы гына эшләп килә. Ләкин хөкүмәт сәясәте милли мәктәпләрне бетерү ягында булган, күрәсең. Соңгы татар мәктәбе, Куйбышев урамы, 26 адресы буенча урнашканы, 1936-37 елларда ябыла. Ул вакытта анда 56 бала укыган.

Шуннан соң Куйбышев өл­кәсенең милли мәгариф системасы авылларда гына кала. 1956 елга кадәр татар мәк­тәпләре өчен укытучыларны Камышлы педагогия училищесы әзерләп килде. Бик төпле итеп оештырылган эш иде ул. РСФСРның агарту министрлыгында махсус бүлек, өлкә халык мәгарифе бүлегендә милли мәгариф кабинетлары, белгечләре була. Ана теле укытучылары өчен Казан, Алабуга югары уку йортларында даими рәвештә курслар оештырылып тора.

Сугыштан соң, өлкә шә­һәрләрендә халык саны ар­та баруга карамастан, ана телләрне укыту турында уйлап та бирмиләр. 80нче еллар ахырында гына, Горбачев сәясәте нәтиҗәсендә, офыкта туган телләрне һәм мәдәниятне өйрәнү мөмкинлекләре күренә башлый. Һәм бөтен Россиянең татар интеллигенциясе шәһәр­ләрдә милли мәгариф системасын оештыру буенча эш башлап җибәрә. Куйбышев бу юнәлештә әйдәп баручылар сафында була. Хәридә Дашкина, ул вакытта “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе булган Рәшит Абдуллов, мәгариф мәсьәләре буенча куратор итеп билгеләнгән Мансур Ямалетдинов һәм “Туган тел” җәмгыятенең башка әгъзалары, бер фикергә килеп, якшәмбе мәктәбендә татар теле, тарихы, мәдәнияте һәм гарәп графикасын  укыту буенча эш башларга ният итәләр. Яз һәм җәй айларында,  шулай ук беренче җәйге Сабан туенда укырга теләүчеләрдән шактый күләмдә гаризалар да җыела.

Хәридә Дашкина өлкә өчен генә түгел, гомумән РСФСР өчен яңалык булган милли якшәмбе мәктәбе планын төзи һәм аны район һәм шәһәр мәгариф органнарында раслый. Монда Куйбышев өлкә халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре Дамир Гатинның зур һәм риясыз ярдәмен билгеләп үтәргә кирәк. Соңрак бу эшкә Самара өлкәсенең мәгариф департаменты җитәкчесе урынбасары Виктория Прудникова да килеп кушылды. Шулай итеп, Самараның 12 санлы кичке мәктәбе Россия тарихында беренче татар теле дәресләре укытыла башлау белән тарихка кереп калды.

Татарлар салган юл буенча башка милләт халыкларына барырга җиңелрәк була, әлбәттә. Бер-бер артлы алар да якшәмбе мәктәпләре ачу мәшәкатьләре белән йөри башлыйлар. Ә татарлар 1989 елның 9 сентябрендә үткәрелгән беренче дәрестә әлифне таяктан аерырга өй­рәнеп утыралар иде инде…

(Дәвамы бар)

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1558

Комментирование запрещено