Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне юбилеегыз уңаеннан котлыйм.
Сез “Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләрегез белән уртаклашып торасыз, Иске Ярмәк авылында узган иҗтимагый чаралар турында хәбәрләр җиткерәсез. Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар.
Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар телим. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
И.Г.ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
* * *
Әниебез, әбиебез, кодагыебыз! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Балаларың, оныкларың, кода-кодагыең.
Просмотров: 1451