Сегодня, 10 апреля, в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» состоялось общее отчетно-выборное годовое собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык»).
С докладом о проделанной работе за прошлый период выступил президент общества Ильяс Шакуров, с отчетом — член ревизионной комиссии Риф Назмиев.
По результатам заслушанных отчетов, члены общества дали положительную оценку деятельности Президента СОТО «Туган тел» Ильяса Гумеровича.
Директором на новый срок единогласно была избрана Гузель Ибрагимовна Рамазанова.
На собрании также утвердили новый состав Совета Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык»). В него вошли Артур Хазиев, Ильдар Абубакиров, Диана Тагирова, Кадрия Гильманова.
В рамках собрания имаму Соборной мечети города Самара, члену СОТО «Туган тел» Иршату-хазрату Сафину была вручена премия имени Фатыха Муртазина, учрежденная татарскими национально-культурными объединениями и Региональным Духовным управлением мусульман Самарской области.
***
Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортының актлар залында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең еллык җыелышы үткәрелде. Җыелыш башында “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров еллык исәп-хисап белән чыгыш ясады.
Ул “Туган тел” җәмгыятенең 30 еллыгын уздыру өчен халыктан җыелган акча күләмен атап үтте, акчаның нәрсәгә тотылганы турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. “Халыктан җыелган акчаның бер тиене дә читкә китмәде, алай эшләргә хокукыбыз юк”, — диде ул. Ревизион комиссия рәисе Риф Нәҗмиев тә моны раслап, бухгалтер документларының төгәл алып барылуы, ел ахырына нулевой баланска чыгулары турында белдерде. Доклад нәтиҗәләренә карап, оешма әгъзалары Ильяс Гомәр улының эше белән канәгатьлек белдерделәр.
Көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә дә каршылыклар тудырмады. 2019 елның маенда Фәрхәд Мәхмүтов вафат булганнан соң аның вазифаларын Данияр Сәйфиев башкарып килде. Ләкин аңа болай да йөкләмә зур булу сәбәпле, яңа директор эзләргә туры килгән. Менә, ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителде. Директор итеп оешманың актив әгъзаларының берсе булган Гүзәл Ибраһим кызы Рамазанова сайланды. “Туган тел” Советына Артур Хазиев, Илдар Әбүбәкеров, Диана Таһирова һәм Кадрия Гыйльманова кертелделәр.
Җыелышта тантаналы моментлар да булды – Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинга Фатыйх Мортазин премиясе тапшырылды. Исегезгә төшереп үтәбез, бу премия татар милли оешмалары һәм региональ Диния нәзарәте тарафыннан татар җәмәгатьчелеге алдында казанышларга ирешкән шәхесләргә тапшырылып килә.
“Туган тел” җәмгыяте активисты, рәссам Азат абый милли мәдәният хезмәткәре Флорида Локмановага, милли матбугат хезмәткәрләре Эльмира Варфоломеевага һәм Миләүшә Газимовага, ике ел буе оешма директоры вазифаларын башкарган Данияр Сәйфиевка һәм килгән яңа директор Гүзәл Рамазановага, күп еллар буе тәмле ризыклары белән бәйрәм өстәлләребезне бизәп торган “Кулинария на Революционной” кибете җитәкчесе Равилә Кыямовага үзенең картиналарын бүләк итте.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 2336
Честные, открытые, легитимные выборы! Молодцы! Есть чему у вас учиться! Удачи вам!
Уңышлар!!!!