Самар татарларының “Идел” футбол командасы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка барырга җыена

ГАЛИ АВЫЛЫНДА ФУТБОЛ ЯРЫШЫ ҮТКӘРЕРГӘ НИЯТЛИЛӘР

Рифкать Туктар улы Хуҗин җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Самар татарларының “Идел” командасы

Рифкать Туктар улы Хуҗин җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Самар татарларының “Идел” командасы

Исегезгә төшереп үтәбез,  июльдә Самарның Куйбышев мәйданында “Мил­ләтләр кубогы” (“Кубок на­ций”) халыкара футбол тур­ниры уздырылган иде. Ярышта егермеләп команда катнашты. Рифкать Туктар улы Хуҗин җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Самар татарларының “Идел” командасы беренче урынга чыкты.

Рифкать  әфәнде “Идел” әгъзаларына бүләк ясарга - егетләрне Похвистнево районы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка алып барырга булган икән. 22 августта, шимбә, үзәкнең җитәк­чесе Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов кунакларны каршы алырга планлаштыра. 

seeding2«Идел» командасы егетләренә галилеләр үзләре пешергән ипи һәм пәрәмәчләр, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары ашатачаклар, татар авылы тормышын үзләрендә татып карасын өчен, берничә мастер-класс та әзерләп куячаклар. Ә 14.00 сәгатьтә,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,  Гали авылы стадионында авыл ветераннарыннан һәм яшьләреннән торган командалар  катнашында мини-футбол буенча ярыш оештырылачак. 

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Ишекләребез һәрвакыт ачык

* * *

В Самарской области развивается агротуризм

* * *

ФОТООТЧЕТ: в футбольном турнире «Кубок наций» «Золото» и «Серебро» поделили между собой татары (ФК «Идель») и башкиры (ФК «Салават Юлаев») / “Милләтләр кубогы” —   “Идел”дә!

Просмотров: 1870

Один комментарий

  1. Спорт пользуется у жителей Алькино большим почетом. Некоторые сельчане стали известными спортсменами – так, в Алькино родился и вырос заслуженный тренер РСФСР по греко-римской борьбе Наиль Мухаметгариевич Гареев.