26 сентября на лыжной трассе «БЕРКУТ» прошли соревнования по кроссу на приз памяти учителя физической культуры Камышлинской школы Ханнанова Г.М. Читать полностью
Самарда татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Самарның өлкә Халыклар дуслыгы йортында Чыршы бәйрәме узды. Бу чараны Альбина һәм Фәрзәнә Мәхмүтовалар җитәкчелегендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре оештырганнар иде. Читать полностью
Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
6 декабрьдә Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарының һәм Самарның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе дә оештырылган иде. Чара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм мәктәп администрациясе тарафыннан оештырылган иде. Читать полностью
Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ № 2)
Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Самарның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Самар өлкәсе һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты. Тантанага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Читать полностью
Сегодня в Самаре состоялось торжественное собрание татарского актива области (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Сегодня в Доме культуры «Заря» состоялось торжественное собрание татарского актива Самарской области, посвященное 30-летию Самарского областного татарского общества «Туган тел». Читать полностью
В Самаре в рамках проекта «Татарские имена и события в истории Самарского края» состоялось открытие мемориальных досок (ФОТОРЕПОРТАЖ)
14 ноября в Самаре состоялась церемония открытия двух мемориальных досок на Ленинградской улице. Читать полностью
ФОТООТЧЕТ: «Идел» татар халык эстрада ансамбленең чираттагы концерты искиткеч шәп булды
Соңгы вакытта Самарада татарча концертлар һәр атна саен диярлек булып тора. Рус халкы арасында яшәгән татарлар өчен бу концертлар тансык. Егерме еллык тарихы булган Самараның «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбле концертлары да бик кадерле һәм көтеп алынган чара. «Заря» мәдәният сараена легендар ансамбльнең чираттагы концертына җыелган тулы зал моны тагын бер кат раслады.
Самарга аккалфаклылар җыелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Самарда «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Ул “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланган иде. Читать полностью
Самарда Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен быел да зурлап үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен — Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен быел да зурлап үткәрде. Чарага олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апаларның гына түгел, яшьләр, бала-чагаларның да килүе аеруча куандырды. Бәйрәмдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы делегатлары да катнашты. Читать полностью
Самарда авыл хуҗалыгы алдынгыларын зурладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
2 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда татар халкының “Сөмбелә” бәйрәме гөрләп узды. Чараны шәһәр администрациясе ярдәмендә өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде. Читать полностью
В Камышле прошел X Всероссийский сельский Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ №4)
Напоминаем, 29 июня в селе Камышла Самарской области состоялся один из самых красочных и масштабных национальных праздников — Х Всероссийский сельский Сабантуй. Читать полностью
Матур хатирәләр калдырып узды Яңа Мансур Сабантуе (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Үткән шимбә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да халкыбызның рухи бердәмлеген ныгытучы, иң авыр чакларында да күңелен күтәргән, шатландырган, куандырган, барыбыз да ел буена сагынып көтеп алган Сабантуе үтте. Бу көнне авыл алдынгыларын бүләкләделәр, Яңа Мансур үзешчәннәре безгә иң матур җырларын-биюләрен бүләк иттеләр. Осталар, җитезләр халык уеннарында, милли бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр оттылар. Әнә шулай күңелдә матур хатирәләр калдырып узды Яңа Мансур Сабантуе. Читать полностью