Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр — сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә.
Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды. Читать полностью