Татар ата-аналары төркеме Русия иҗтимагый пулатына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар телле мөхит булдыруны сорап хат тапшырды.
Татар ата-аналары төркеме Русия Иҗтимагый пулатына Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар телендә тәрбия һәм белем бирүне оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. Хатны Татарстан һәм Русия иҗтимагый пулатларының Казанда узган уртак утырышында төркемнең активисты Илсөя Әхмәтгалиева Русия Этнология һәм антропология институты хезмәткәре Владимир Зоринга тапшырган.