Дина Гарипова и Эльмира Калимуллина выступят на Всероссийском сельском Сабантуе в Волгоградской области

sabantui22Всероссийский сельский Сабантуй в этом году впервые пройдет на территории волгоградской области. В субботу, 24 мая, тысячи гостей и десятки творческих коллективов из России и Татарстана соберутся на большом фольклорно-этнографическом фестивале в селе Малые Чапурники Светлоярского района. На празднике с национальным колоритом будет немало интересного. В программе Сабантуя песни, танцы, традиции, наряды, игры, обряды, конные скачки, борьба на поясах «кэрэш», детские забавы и вкуснейшее угощение. А завершится Сабантуй гала-концертом звезд российской эстрады с участием финалистки шоу «Голос» на Первом канале Эльмиры Калимуллиной и Дины Гариповой, которая не только победила в первом сезоне «Голоса», но и отметилась в финале «Евровидения-2013». Читать полностью

Тольяттида – Сабан туе!

сабантуй тольятти1 июньдә, якшәмбе көнне, Тольяттиның Автозавод районындагы “Прибрежный” (Идел буе) паркында (Спортивный урамы, 8нче кварталга каршы) шәһәр милли-мәдәни автономиясе 27нче мәртәбә халкыбызның Сабан туе бәйрәмен уздыра.

Иртәнге сәгать 10да Сабан туеның мөхтәрәм кунакларын каршы алу тантанасы булачак. Читать полностью

Тупли авылында Үзәк (Таш) мәчетенең 110 еллыгына багышланган тантана узды (ФОТОРЕПОРТАЖ ҺӘМ ВИДЕОЯЗМА))

1-тупли 110 049

17 майда Тупли авылында Үзәк (Таш) мәчетенең (Кооперативный урамы, 31) 110 еллыгына багышланган тантана узды. Мөхтәрәм кунаклар арасында Елховка муниципаль район башлыгы Вячеслав Николаевич Дементьев, өлкә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин да бар иде.

Чара дәвамында бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, мәчетләр төзүнең әһәмияте, савабы турында сөйләнде, Корьән сүрәләре укылды, мөнәҗәтләр әйтелде һәм гыйбадәт йортын төзүдә башлап йөрүчеләргә, аны бина кылучыларга багышлап догалар укылды.

Читать полностью

«Печән базары» XX йөз башына алып кайта / Флешмоб откроет туристический сезон в Казани

news-Rgd6sSIMQ5

Җомга көнне Казанның Татар бистәсе XX гасыр рухын хәтерләчәк. «Печән базары» чарасы милли киемле, калфаклы кызлар, түбәтәйле шәкертләр, сәүдәгәрләр, зәркәнчеләр, әдәбият белән кызыксынучылардан гөрләп торачак. Читать полностью

Камышлыда II төбәкара «Уйнагыз, Гали гармуннары» фестивале үтте (ВИДЕО)

IMG_7717_новый размерИсегезгә төшереп үтәбез, 17 майда Камышлы районы Мәдәният йортында икенче төбәкара «Уйнагыз, Гали гармуннары» дип аталган фестиваль үтте. Чараны Самара өлкәсенең Камышлы районы хакимияте, атаклы гармун ясау остасы Гали ГӘРӘЕВнең тууына 102 ел тулу уңаеннан, оештырды. Гран-при лаеклы рәвештә танылган гармунчы, «Идел» халык ансамбленең җитәкчесе Мидхәт Әминовка бирелде!

Чарадан видеоязма тәкъдим итәбез: 
Читать полностью

Фаузия Байрамова: «20 лет пляшем, танцуем… Это, конечно, легко. Но татарский народ так мы не сохраним» (АУДИОЗАПИСЬ)

Фаузия БайрамоваВыход писательницы и общественного деятеля Фаузии Байрамовой во втором Всемирном форуме татарских женщин зал встретил громкими аплодисментами.

«Я езжу по всему миру, от Казани до Сахалина, и вот что скажу, — поделилась наблюдениями писательница. — За Уралом 80 — 90 процентов браков смешанные. Они не знают татарского, не молятся, могут и в другую веру перейти. Им уже ничего не поможет. Там нации нет. Читать полностью

“Сөембикә” журналы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте (ВИДЕО)

RRgw1zR6vTkКазанда үткән татар хатын-кызларының дөньякүләм форумының мәдәни программасы кысаларында тагын бер үзенчәлекле чара – “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган кичә бар иде. Татар хатын-кызларының өстәл китабына әйләнгән, затлы, зәвыклы, тирән эчтәлекле басманың юбилей чарасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Кичәне II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары һәм шәрәфле кунаклары да (алар 500ләп кеше) тамаша кылды. Читать полностью

Форумда катнашкан Самар хатын-кызлары: “Төбәгебездә “Ак калфак” җәмгыятенең бүлекчәсен ачарга кирәк”, — дигән уртак бер фикергә килделәр

1-DSC_0086Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Самар өлкәсеннән дә чарада бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 

Ике көн дәвам иткән форумның җитди сөйләшүләргә, чыгышларга каралган пленар утырышы 16 майда үткәрелде. Ул Камал театрында башланып, төшке аштан соң Фәннәр академиясендә дәвам итте. Биредә дөньяның төрле илләреннән килгән хатын-кызлар милләт язмышы, гаилә учагы, бала тәрбияләү, туган тел мәсьәләләре хакында фикер алышты. Чыгышларны Казан вәкилләре дә, чит төбәкләрдән килгән ханымнар да ясады. Читать полностью

Төркиядән килгән Гөлтән Ураллының татар хатын-кызларының дөньякүләм форумынданда ясаган чыгышы (АУДИОЯЗМА)

Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы белән.

Cамарлылар Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы белән.

Казанда үткән татар хатын-кызларының дөньякүләм форумында чит илләрдән килгән ханымнар да чыгышлар ясадылар. Төркиядән килгән “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы үз чыгышында Төркиядә укучы татар яшьләре белән оештырылган чаралар хакында әйтеп китте, Татарстаннан килеп, татарча белмәгән укучыларның да татар телендә чыгыш ясаулары хакында сөйләде. Аның чыгышыннан соң  бер минут тынлык игълан ителеп, Төркиянең шахтасында  һәлак булганнарны искә алдык. Читать полностью

Камышлы янә гармунчыларның очрашу урыны булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_7435_новый размер17 майда Камышлы районы Мәдәният йортында икенче төбәкара «Уйнагыз, Гали гармуннары» дип аталган фестиваль үтте. Чараны Самара өлкәсенең Камышлы районы хакимияте, атаклы гармун ясау остасы Гали ГӘРӘЕВнең тууына 102 ел тулу уңаеннан, оештырды. 

Гран-при лаеклы рәвештә танылган гармунчы, «Идел» халык ансамбленең җитәкчесе Мидхәт Әминовка бирелде!

Читать полностью

Мөхлисә Бубый образы — татар хатын-кызлары өчен якты үрнәк

Galiaskar-Kamal-State-Academic-Theatre-Kazan-Culture-and-events-in-Kazan-Theatres,-concert-halls-and-stadiums_24798Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Самар өлкәсеннән дә форумда бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 
Форумда катнашучылар 15е көнне кичен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кылдылар.

Читать полностью

КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»

1-DSC_1351

Самарлылар КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Зиннуровна Хәмидуллина белән.

Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500гә якын делегатлар, шәрәфле кунаклар катнашты. Самар өлкәсеннән дә форумда бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар (моңа кадәр урнашкан язма - Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды). 

15е көннең беренче яртысында делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында теркәү уздылар. Төшке аштан соң Казанның татар мәктәпләренә бардылар. Самарлылар делегациясе КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышты.

Читать полностью

Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды / 500 делегатов съехались в Казань для участия во II Всемирном форуме татарских женщин

1-DSC_005115-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан — 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән — 250 һәм чит илләрдән 93 делегат катнашты.

Форумда Самар өлкәсеннән бертөркем гүзәл затлар - Гагарин проспектында урнашкан “Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия Әюпова, «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйләҗева, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, “Самар татарлары” мәгълүмати медиа-порталының баш мөхәррире Римма Нуретдинова, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы  Рәйсә Гыйбадуллина, региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы директоры Әлфия Никифорова, “Дуслык” сайты администраторы Гөлфия Кәримова, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы рәисе урынбасары, Гали авылы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Кәүсәр Латыйпова катнаштылар. Читать полностью