Бүген татар авылларында иң матур, иң борынгы йолаларыбызның берсе – каз өмәләре гөрли. Кемдер унлап, ә кемдер күбрәк тә каз асрап, кышкылыкка каклап куялар, туңдыргычларга тутыралар, туганнарына тараталар, шәһәрдәге балаларына озаталар… Ә менә Камышлыда яшәүче Әсгать һәм Әлфия ФӘЛӘХОВларда казларны дистәләп түгел, йөзләп саныйлар. Менә кемнең йорты мамыкка уралган, дияргә була! Читать полностью
Әниегезгә ничә яшь?
Беркөнне, гаилә альбомымны карап утырганда, фотосурәтләр арасыннан саргаеп беткән газета кисәге килеп чыкты. Ачып карасам, 1979 елның августында чыккан “Комсомольская правда” газетасы икән. Мин аннан “Әниегезгә ничә яшь?” дип аталган мәкаләне кисеп алып, ник шулхәтле саклаганмын икән, дип караштыра башлаган идем, елый-елый ахырына кадәр укып чыктым (безнең әни 64 яшендә вафат булган иде бит). Җитмешенче елларда танылган журналист Татьяна Тэсс мәкаләсенең тәрҗемәсе белән “Бердәмлек” укучыларын да таныштырасым килде. Бәлки кемдер укып гыйбрәт алыр, ә кемгәдер газиз әти-әнисен искә алырга, шалтыратып булса да, хәлләрен белергә сәбәп булыр. Читать полностью
Әни булганда, без бәхетле
Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче әниебез Тәзкирә Камалетдиновага инде 84 яшь тулса да, ул бик актив, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яши. Тәмле камыр ашлары пешереп, безне эштән каршы ала, акыллы киңәшләрен бирә. “Кайдан шулкадәр күп беләсең син?” - дип гаҗәпләнүебезгә әниебез: “Бердәмлек” газетасыннан”, — дип җавап бирә. Ул аны 27 ел яздырып алып, һәр санын башыннан ахырына кадәр укып бара. “Яраткан басмамнан аерылмыйм, 2018 елга да язылдым инде! Бөтен хәбәрләрне шуннан укып беләм, милли ашлар рецептларын да шуннан гына алам. Гыйбрәтле хикәяләргә, файдалы киңәшләргә дә бай”, — дип безгә дә газетаны укырга бирә. Үзебез йә балалар авырса да: “Бердәмлек”тә халык медицинасыннан шундый-шундый киңәш биргәннәр иде”, — дип, тизрәк газета төпләмәсен кулына ала. Читать полностью
Син Коля түгел, Камил…
Алдагысы көнне Нәсимәнең улы Камил бер дустын кунакка чакырырга рөхсәт сораган иде. “Саша белән күптән түгел генә таныштык, ул да минем кебек кораб модельләре җыя икән. Үземнең коллекцияне күрсәтәсем килә”, — диде ул. Әнисе ризалыгын белдерүгә, Камил иптәшенә шалтыратып, үзенә чакырды. Читать полностью
Без права на славу, во славу Державы
Эти слова из песни, которую называют гимном нелегальной разведки, и точны, и печальны. Действительно, профессионалы, не допустившие ни одного провала в работе по защите интересов Отечества и избежавшие предательства, обречены на публичное небытие. Их имена держатся в секрете даже внутри самой разведки, и поэтому мерилом труда и таланта нелегалов становится лишь оценка коллег. Иногда ее озвучивают через много лет. Например, как эту: «Особенно успешно в годы войны в США действовал резидент нелегальной резидентуры, видный советский разведчик И.А.Ахмеров…» (из итоговых документов о работе внешней разведки в 1941-1945 годах, преданных не так давно гласности СВР России). А его коллега, генерал-лейтенант В.Г. Павлов называл Исхака эфенди одним из асов советской внешней разведки, имя которого по праву должно стоять рядом с именами Зорге и Абеля. Порадуемся, что пришло время для рассказов о полковнике Ахмерове, кавалере трех орденов и многих медалей, заслуженном работнике НКВД. Читать полностью
Яңа елга кергәндә…
Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып бара.
Ел ахырында һәрберебез башкарган эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясыйдыр. Ә сезнең күңелгә 2017 ел нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз?
Шул сорауларга җавап эзләп газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Милләткә багышланган гомер
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе, озак еллар Андрей Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләгән, Самараның “Палитра” рәссамнар иҗади берлеге әгъзасы Азат ага Надировка шушы көннәрдә 85 яшь тула. Читать полностью
Куян бүреге
1987 елның Яңа ел бәйрәмендә булды бу хәл. Үзгәртеп кору заманында, бөтен нәрсәне дә талонга гына сатып алырга мөмкин булган бик үзенчәлекле вакытта Наҗия кибетләр буйлап “дефицит” ашамлыклар эзләп чапты. Бу көнне гастрономда эшли торган дускае Әлфия ярты кило чамасы “Волейбол” дип аталган тышсыз конфет калдырган икән. Шуның янына озын ботлы зәп-зәңгәр бер тавык, “особая” дип аталган пешкән колбаса да куйган әле. Шушы Әлфия булмаса, нишләр идең? Хөкүмәт биргән талонга бәйрәм уздыру түгел, кибетләрдән җан асрарлык ашамлык та алып булмый ич. Әле ярый авылдан әти-әнисе суганын-бәрәңгесен, чөгендерен-кишерен китереп тора. Кәбестә дә көздән үк тозлап куелган. “Һич булмаганда, тозлы карпларны киптерермен. Беренче январьда тегенең сырасы янына куярга ярап тора ул”, — дип бәйрәм өстәленә нәрсә куясын чамалап, өенә кайтты хатын. Читать полностью
Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә чыршы бәйрәмен беренчеләрдән булып якшәмбе мәктәбе укучылары үткәрде. Читать полностью
Полицейский Дед Мороз
Ривгат Хузин, член Общественного совета при ГУ МВД России по Самарской области, поговорил с каждым из воспитанников центра.
Сотрудники Межмуниципального отдела полиции «Нефтегорский» совместно с членами Общественных советов при Главке, а также при территориальном органе полиции в рамках Всероссийской акции «Полицейский Дед Мороз» пришли в гости в Алексеевский социально-реабилитационный центр для несовершеннолетних «Радуга». Читать полностью
Мендәр тышлыклары чигәбез
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы 6 январьда 13 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (204нче бүлмә) ефәк җеп белән ак бәзгә рәсем төшереп, мендәр тышлыклары чигү буенча мастер-класс үткәрә. Читать полностью
Султан Сафин, «Тюбетей»: «Есть такое мнение, что мы чьи-то племянники»
Проработав пять лет в крупных нефтяных компаниях по всему миру, Султан Сафин вернулся в Татарстан, чтобы открыть ресторанный бизнес. Основатель и совладелец сети «Тюбетей» рассказал, кто основной инвестор проекта и как пригласить президента Татарстана на открытие ресторана. Читать полностью
Аның изге эшләре якты истәлек булып саклансын иде
Кеше туганда күктә аның үз йолдызы кабына дигән риваять бар. Әгәр дә бу дөрес булса, Гатаулла углы Әмил Салаховның йолдызы иң яктыларның берсе булыр иде.
Чынлап та, бу ягымлы шәхеснең кешелек сыйфатларын, җәмгыятьтә тоткан урынын күзаллаганда аны юл күрсәтүче якты йолдызга тиңлисе килә. Акыллы, ярдәмчел, эчкерсез һәм ачык йөзле шәхес буларак, ул һәркем белән чын күңелдән аралаша белде. Ул үз гомеренә: «Кешеләр сине хөрмәт итсен дисәң, син үзең аларны хөрмәт итә бел!» — дигән фикердә яшәде. Читать полностью