12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә
Очучы һөнәрендә тирән серлелек һәм хыялый ашкыну көче бар. Кемнәр генә күктәге кошларга сокланып, үзләре дә галәм киңлекләрен кочып иңләргә омтылмаган икән?! Ләкин очучы булу өчен әле хыялый һәм кыю кеше булу гына да җитми. Аңа куркыныч туган вакытта үз өстенә зур җаваплылык алып, бер мизгелдә хәлиткеч карар кабул итә белү сәләте дә кирәк.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән кешеләр арасында да очучылар барлыгы һәм шуларның берсенең, Бөек Ватан сугышында катнашып, анда батырларча һәлак булуы – безнең өчен горурлык билгесе. Очучыларыбызның берсе соңгы еллардагы локаль сугышларда да катнашкан. Ул – Гариф улы Рәҗгать Фәретдинов. Түбәндә аның белән әңгәмәбез. Читать полностью