Кышка керер алдыннан Мәчәләй халкы йорт тирәләрен, коймаларын, гаражларын, мунчаларын сиплиләр, буйыйлар. Матурайталар. Шул ук вакытта авылыбызның алтын куллы, уңган-булган, туган туфрагын җаны-тәне белән яраткан эшкуарларыбыз да Мәчәләйне нурландыруда зур өлеш кертәләр. Шуларның берсе — Фәрид углы Наил Субеев. Ул үзенең эшчеләре белән клуб тирәсендәге коймаларны яңартты, клуб алдына бетон плитәләр җәйде. Тукай урамын шәһәргә әйләндерде. Урам буйлап рәхәтләнеп йөрибез. Урамнан керәсебез дә килми.
Шундый рәхәт заманда яшибез бит! Нинди төзелеш материалы кирәк шуны алып була. Акчаң гына булсын.
Ирексездән үземнең бала чаклар искә төште.
Нинди авырлыклар белән стена агартырга ак балчык ташый идек бит! Аның өчен ерактагы «Украинка» авылына бара идек. Капчыкларга тутырып ат арбасында ташый идек.
Берсе хәтеремдә тирән калган. Зиннәт бабай ак балчыкка барырга ат бирде. Бер чиләк солы тотырды кулыма.Һәм әйтте: «Әтиеңнең солысы күп. Айгырга берничә чиләк солы ашатсын. Ул сине чаптырып йөретер», диде.
Мин бәләкәч шулай эшләдем дә. Арбага әнкәйне, Нурдидә апаны утыртып чаптырдым Укранкага. Көне буе ак балчык казыдык. Бертуктамый айгырны да солы белән сыйлыйм. Кич җитте. Кайтырга дип атны җигә башладым. Айгырым ике аягына басып кулымнан төзгенне тартып алды да уктай йөгереп китте. Ашатуын ашаттым, ә атка су эчерергә онытканмын! Күздән югалгач та көзге юлда шак-шак ат тоякларының тавышлары ишетелеп торды.
Әни белән апа мине бик каты тиргәделәр. Бала булсам да миндә ир кисәген күрәләр иде. Арбаны эчәү тартып бер йортка куйдык. Авыл дисәң дә инде, барлыгы биш-алты йорт иде. Кунарга калдырдылар. Пирог ашаттылар. Квас эчерделәр. Сыйладылар.Бу урыс-хохол безнең Мәчәләй татарлары белән бик дус яшәделәр.
Тамак ялгап кайтырга чыктык. Подбелшинага җиттек. Алар да сыйладылар. Кунарга кыстадылар. Кая инде ул куну. Тизрәк авылга кайтып атны табарга кирәк. Таң алдыннан гына пычранып бетеп Мәчәләйгә кайтып кердек. Өйгә кереп идәнгә ауганымны да сизмәдем. Иртәнге унда гына үземне кояш нурлары уятты. Минем гомеремдә бу иң татлы йокы булды.
Әхмәдулла җизни уянганымны күреп елмаеп:»Ат кайда, ник качырдың», ди. Әнием белән апам телемне йотарлык коймак ашаттылр. Җизнәй иртүк торып атка атланып барып ак балчык төягән арбаны алып та кайткан. Ничек инде шуннан соң Әхмәдулла җизнинең яхшылыгын онытасың ди!
Көзләр җиткән саен колагымда туң юлдан чапкан ат тояклрының тавышын ишетәм сыман.
Өлкән буын үз туганнары белән дә, башка милләтләр белән дә тату яши белгәннәр.Тирә юндәге урыслар белән чөкердәшеп яшәгәннәр. Урыс авыллары таркалды. Инде зыяратлары гына кайчандыр авыл булганын хәтерләтәләр. Җәйләрен кайтып каберлекләрне чистартып китәләр. Ул урыслар Самарда яшиләр. Мәчәләйлеләрне базарда күрсәләр сөйләшеп туя алмыйлар.
Татарга тымызыклап читләшеп яшәү керә күңеленә.
Замана әйтеме.
«Туган-суган.
Дуслар — көндәш.
Яхшылык — гаҗәп.
Яманлык — гадәт.
Милләтебез татарга Ходай Тәгалә сафлану мөмкинлеген биргән. Ул да булса — динебез Ислам. Тик Исламча яшәү генә татарны халык буларак саклап калачак. Башка юл юк.
Шамил МАМЫШЕВ,
Мәчәләй авылы.
Просмотров: 1746