Разия ӘЮПОВА: «Ярты елда эшләнгән эшләребезне барлыйбыз»

“Ак кал­фак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.

“Ак кал­фак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.

Безнең Самара өлкәсендә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы оештырылуга бары алты айлар чамасы гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә без шактый гына эшләр башкарырга өлгердек тә инде. Бу хакта күптән түгел Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар-хатын кызлары оешмасында Самара өлкә бүлеге җитәкчесе буларак миңа һәм урынбасарым Айсылу Әбдеевага хисап тотарга туры килде.

Иң беренче булып берничә урында, мәсәлән, Кошки рай­­онының Иске Фәйзулла (Ис­ке Җүрәй), Похвистнево рай­онының Гали авылларында “Ак калфак”ның бүлекчәләрен оештырдык. Алар уңышлы гына эшләп киттеләр һәм бер­ничә кызыклы, файдалы чара да үткәрделәр инде. Иске Фәйзуллада — “Аулак өй”, ә Галидә “Каз өмәсе” бәйрәмнәре уздырылды.

Өлкә бүлегендә  дә күп чаралар үткәрелеп тора. Шулардан Рамазан аенда “Розалина” татар кафесында актив хатын-кызларыбыз катнашында зур ифтар мәҗлесе истә калырлык булды. Бу очрашуга ут күршеләребез — Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъ­залары да чакырылган иде. Алар безнең белән үзләренең тугызъеллык эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Очрашуда мөхтәрәм абыс­тайларыбыз ислам дине, аның изге гамәлләре турында бик тә матур, аңлаешлы итеп вәгазьләр сөйләделәр. Гаиләдә балаларны ничек тәрбияләү турында да күп нәрсәләр ишетеп белдек.

Самараның Киров мәйда­нындагы Мәдәният сараенда үткәрелгән көзге уңыш -“Сөмбелә” бәйрәме хакында аерым әйтеп үтәсем килә. Аны оештыруга безнең “Ак калфак” бүлекчәсе үзеннән зур өлеш кертте. Милли татар ашлары һәм борынгы чигү-тегү әйберләре күргәзмәләре тамашачыда зур кызыксыну уятты. Аккалфак­лылар чакыруы буенча шәһәребезнең “Алтын инә”, “Мәдинә” милли киемнәр тегү ательелары да бәйрәмгә килеп, үзләренең эш үрнәкләрен күрсәттеләр.

“Розалина” татар кафесында Чәкчәк бәйрәме дә уңышлы узды, дисәм дә була.

Гомумән, кафебызда мондый бәйрәмнәр, очрашулар соңгы вакытларда ешая төш­те. Соңгы көннәрдә генә би­редә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мәскәү телевидениесенең “Мусульмане” тапшыруын алып баручы журналист Динара ханым Сад­ретдинова белән очраштылар.

Казанда үткәрелгән семинар барышында Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова безне барлык региональ һәм җирле милли-мәдәни оешмалары, хакимият органнары, дин әһелләре белән берлектә эшләргә чакырды. Без шулай эшләргә тырышабыз да инде. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаевның ярдәме өчен без аңа бик тә рәхмәтлебез.

Киләсе, 2015 ел Россиядә Әдәбият елы итеп билгеләнә­чәк. Шуны истә тотып без “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә — хатын-кыз” темасына кыска әдә­би әсәрләр – хикәяләр һәм җирле рәссамнар конкурсын уздырырга планлаштырабыз. Моның өчен иҗат кешеләрен барлау, аларны хезмәттәшлеккә тарту кирәк булачак. Татар хатын-кызларының кул эшләре традицияләрен торгызуга да игътибар бирәчәкбез.

 Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Розалина” татар ашлары кафесы хуҗабикәсе.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1655

Комментирование запрещено