Без, галилеләр, елына ике мәртәбә Подбельскига реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрибез. Биредә үз ишләрең белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкинлек бар. Менә бу баруыбызда Иске Мәчәләй кешеләре белән очрашып сөйләштек. Реабилитация үзәгенә исәнлекләрен яхшыртырга аларны хуҗалары Ринат Искәндәров үз исәбенә җибәргән. Әнисен дә, хатынының әнисен дә биредә ял иттерә икән ул. Бу мөселман кардәшебез турында мәчәләйлеләр бик мактап сөйлиләр.
Шушы ук авылда туып үскән Ринат, Самарада юридик югары белем алу йортын тәмамлап, армия сафларына китә. Чечня белән Россия чигендә хезмәт итеп кайткач, “Айбагар” дип аталган шәхси хуҗалык оештырып, халыкның пай җирләрен эшкәртүне үз өстенә ала. Ә берникадәр вакыт үткәч, җирне яраткан егет тагын да зуррак эшкә алынып, менә 3 ел инде “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасы директоры вазифасын башкара. Элеккеге колхоз җирләрен эшкәрткән әлеге оешма киләчәктә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәпли. Күптән түгел комбайн, тракторлар, башка кирәк-ярак техника да сатып алганнар.
Ринат Искәндәров эшчеләрен хөрмәтли. Быел аларның һәркайсына 40ар литр үсемлек мае, 1әр капчык он биргән, ашлык, печән, салам, көнбагыш белән дә тәэмин иткән. Кул астында эшләүчеләрне кадерләп, исәнлекләре турында даими кайгыртканы өчен барсы да җитәкчеләренә бик рәхмәтле.
Ринат — үрнәк гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше Әлфия белән өч малай үстерәләр. “Иң кечесенә 1 яшь тә 7 ай гынә әле, үзебез эштә вакытта әниләребез алмашлап утыра үзе белән”, — диде без сихәтләнгән үзәктә массаж ясаучы булып эшләүче Әлфия ханым.
Иске Мәчәләйдә: “Яшьләр шәһәргә китә, авылда эшче куллар җитешми”, - дип аптырап тормыйлар, үз көчләре белән авыл хуҗалыгын күтәрәләр. “Ринат кебек уңган, җир сөючән егетләр булганда, авылыбызның киләчәге өметле”, — диләр мәчәләйлеләр.
Саимә МОРЗАҺАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1451