
Өлкә мөфтие Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулда) бертөркем Самара эшкуарлары белән форумның секция утырышында.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында яңгыраган кайбер уй-фикерләр
Элегрәк елларда без, самаралылар, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән чараларга бердәм делегация булып, бергәләшеп бара торган идек. Ә соңгы вакытларда бу традиция никтер үзгәрде. Һәр милли оешма вәкилләре (ә бездә алар берничә) аерым-аерым бара башладылар. Быелгы ел йомгакларына нәтиҗә ясауга багышланган киңәйтелгән утырышка да башкарма комитет президиумы әгъзаларыннан тыш, тагын региональ милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителүче милли басмалар мөхәррирләре дә чакырылган иде.
Тик ни сәбәптәндер Самара өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов чарада бөтенләй күренмәде. Башкарма комитет бюросы әгъзасы, Самара региональ “Дуслык” милли-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев Мәскәүдән командировкадан кайтып өлгермәгән, диделәр. Ә өченче зур милли оешма — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров икенче көнне татар бизнесменнарының “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дип аталган форумда гына катнашты.
Шулай итеп, бер караганда зур әһәмияткә ия булган бу чараларда башкарма комитет президиумы әгъзасы, Похвистнево районының җирле “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе, атаклы Гали авылы эшкуары Расих Латыйпов белән миңа, “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга, гына катнашырга насыйп булды. Хәер, киңәйтелгән утырышта өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да күзгә чалынып узды. Ул үткән көнне башкарма комитетның “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” комиссиясе эшендә дә катнашкандыр, мөгаен. Ә Расих әфәнде нинди комиссиядә булгандыр, билгеле түгел. Ә мин массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия утырышында катнаштым.
5 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 2014 елдагы эш нәтиҗәләрен барлау һәм 2015 елгы эш планнарын раслауга багышланган киңәйтелгән утырышында гадәттәгечә төп чыгышны аның рәисе Ринат Закиров ясады. Анда ул быелгы утырышның зур вакыйгасы булачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына аерым тукталып үтте.
- Бүген татарлар арасында уңышлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр аякка басмаса, дөнья буенча сибелеп яшәүче милләтнең киләчәге томанлы булырга мөмкин. Узган 90нчы елларда бергәләп мәчетләрне торгызганда эшмәкәрләргә таяндык. Ә хәзерге вакытта бер¬гәләп мәктәпләр турында кайгыртырга алынсак, милләтебезнең киләчәге өметле булачак. Арабызда милләткә хезмәт итүче киң күңелле затларның барлыкка килүе рухыбызга көч өсти, — дип белдерде Ринат Закиров.
Башкарма комитетның комиссияләре утырышларында тикшерелгән мәсьәләләр турында аларның җитәкчеләре сөйләде. Эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев төбәкләрдә Татарстан сәүдә йортларын кабаттан торгызырга кирәклегенә басым ясады. “Аларны яңа юридик нигездә оештыру Татарстан хөкүмәте белән төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең уртак проекты булырга тиеш”, — диде ул.
“Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” комиссиясендә каралган мәсьәләләргә үзенең чыгышында аның җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин тукталды. Татар дин әһелләренең координациясе советын төзү буенча башланган эшләрнең дәвам ителүе һәм аның нигезле проекты тәкъдим ителүе турында хәбәр итте. Болгарда Ислам мәгариф үзәген кору мәсьәләсе дә, аның нигезләмәсе проекты да тикшерелгән.
Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге көндә рухи яңарыш кичергән татарлар арасында еш кына дини үзаңны милли үзаңнан өстен кую күренешләре хөкем сөрүен әйтеп, җәмгыятьтә икесенең дә бер төшенчә буларак кабул ителүенә ирешергә чакырды.
“Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы” комиссиясендә дә бу юнәлештә эшләгән эшләр белән беррәттән алда торган бурычлар турында да сүз барды. Урыннарда федераль, авыл сабантуйларын үткәрү, төрле милли фестивальләрдә катнашу татар оешмаларының үз максаты булырга тиешлеге ассызыкланды. Шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә яшәүче татар рәссамнарын, язучыларын һәм башка иҗатчыларны барлауның әһәмияте турында да әйтелде.
Башкарма комитетның халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары комиссиясе җитәкчесе, Алманиянең Берлин шәһәреннән “Татарлар Дойчланд” берлеге башлыгы Венера Вагыйзова исә Россиянең Бөтендөнья ватандашлар конгрессының чираттагысын Казанда оештыру һәм ул җыенның көн кадагына чит илләрдәге милли диаспораларның яшеш мәсьәләсен дә кертү тәкъдимнәре ясалуын хәбәр итте. Венера ханым сүзләренчә, халыкның үткәнен һәм киләчәген кайгырту өчен чит илләрдә гомер кичерүче татарларның да тарихын өйрәнү таләп ителә. Һәм аныңча, бүген бу өлкәдә фәнни эзләнүләргә, тикшеренүләргә нигезләнгән китаплар бастырырлык мәгълүматлар тупларга мөмкинлек бар.
Гомумән, татар халкының стратегик үсеше турында сүз алып барган галим Дамир Исхаков бүген, Кырым ярымутравы Россия составына кергән шартларда, кырым татарлары белән татарлар арасында элемтәләрне ныгыту максатында Россиянең төрки халыклар ассоциациясен төзү кирәклеге турында да үз фикерен җиткерде.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова очрашудан файдаланып, һәр төбәктә “Ак калфак”ның бүлекчәсен булдыру өчен татар оешмалары белән хезмәттәшлеккә өндәде. Әле соңгы вакытларда гына Самара өлкәсендә оештырылган шундый оешманың һәм аның җитәкчесе Разия Әюпованың эшчәнлеген билгеләп үтте. “Милли үсешне кайгыртканда нәкъ менә хатын-кыз игътибары таләп ителгән мәсьәләләр дә була. Бүген безне, беренче чиратта, үсеп килүче буынга милли тәрбия бирү мәcьәләләре борчый. Балаларга исем кушу, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү, татар бишек җырларын, балалар уеннарын барлау — болар барысы да яңадан безнең тормышка кайтарырга тиешле кыйммәтләр. Милләтне үстерүдә вак мәсьәләләр булмый”, — дип сүзен җөпләде Кад¬рия ханым.
Утырышта “Массакүләм мәгъ¬лүмат чаралары” комиссиясендә күп әһәмиятле мәсьә¬ләләр каралуы хәбәр ителде. Анда сүз башлыча милли басмаларның укучылары санын югалтмау, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә язылу бәяләрен көйләү, милли телевидениене, радионы саклап калу, аларның телләрен халыкчан итү кирәклеге турында барды.
Ульяновск шәһәрендә нәшер ителүче “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимовның чыгышы, минемчә, игътибарга лаек иде. Якын көннәрдә үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы 6 мең данә тираж белән дөнья күрүче бу басма турында аның мөхәррире сөйләгәннәрне без киләсе саннарыбызның берсендә “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә җыенабыз. Анда әйтелгәннәрне ишетү укучыларыбызга да, милли оешмаларыбыз җитәкчеләренә дә начар булмас.
“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровның чыгышы да гыйбрәтле иде.
“Бернәрсә борчый: безгә бер-беребезгә “Үләсез, яши алмыйсыз”, — дип диагноз куярга ярамый, хөсетләнү безнең тиражны үстерми. Эшне эшлик, милләткә хезмәт итик, ләкин янәшәдәге синең кебекләрне чеметеп, аларга таяк тыгу дөрес түгел”, — диде ул.
Фикер алышу барышында күпләр төрле милли матбугат чараларына бергә берләшү кирәклегенә басым ясадылар. Шул очракта гына исән калу мөмкинлегебез бар. Бу бик тә урынлы әйтелгән сүзләр иде. Тик ни кызганыч, аларны безнең төбәкнең милли берләшмәләре җитәкчеләре ишетә алмадылар.
Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышында күтә¬релгән барлык мөһим темалар резолюциядә дә урын алып, кайберләре “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында фикер алышуларда да яңгырадылар.
- Әгәр Татарстаннан килеп, сезне борчыган бөтен мәсьәләләрне хәл итәчәкләрен көтеп ятсак, берни барып чыкмаячак. Без бу эштә хезмәттәшләр, димәк, татар милләтенең киләчәге өчен без бергә тырышырга тиеш. Чөнки бүген ике яктан да моңа ихтыяҗ туганын таныйбыз, бергәләшеп без икътисади гына түгел, рухи һәм мәдәни ихтыяҗларны да канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне тизрәк һәм уңышлырак чишәчәкбез. Әйе, Татарстанда милли кыйм¬мәтләрне саклау чагыштырмача җиңелрәк. Кайбер төбәкләрдә мәчет салу өчен генә дә җирле хакимияттән рөхсәт алуга ирешү бик кыен. Андый чакларда Татарстан хакимияте милләттәшләребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә тырыша. Димәк, без бергә булсак, көчебез тагын да артачак. Бүген Татарстан белән эшлекле хезмәттәшлек урнаштырырга теләгән барлык татар эшкуарларының тәкъдимнәрен тыңларга әзербез. Безне берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы бар, хәзер шуңа өстәп, төбәкләрдәге Татарстанның Сәүдә йортлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырырга исәп тотабыз. Хезмәттәшлек дигәндә, сезнең аша Татарстан продукциясен төбәкләргә чыгару өчен юллар ачу турында гына сүз бармый, без башка төбәкләрнең хезмәт һәм товарларын республика базарына кертүгә дә каршы түгел. Иң мөһиме — эшләрегез уңышлы барсын, файда китерсен, — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда яңгыраган чыгышларны тыңлаганнан соң.
Форумга җыелган эшмәкәрләргә Татарстанның сә¬нәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамил Агеев мөрәҗәгать итеп, Татарстан ишекләре эшлекле тәкъдимнәрне кабул итәргә, бөтен кирәкле белешмә һәм мәгълүматларны бирергә әзер булуына ышандырды. Кайбер проектлар буенча Яңа ел бәйрәмнәре узу белән сөйләшүләр башланачагы да билгеле булды.
Татар милләте өчен җан аткан, Сарытау өлкәсендә Татарстанның сәүдә вәкиле, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте Шурасы рәисе Камил Абләзов исә бу очрашудан файдаланып, Татарстан зыялыларына да үтенечләрен җиткерергә ашыкты.
- Россия төбәкләрендә Татарстандагы борынгы Болгар шәһәрчеге кебек татарлар тарихы белән бәйле Алтын Урда чорыннан калган истәлекле урыннар шактый. Аларны исәпкә алу, өйрәнү, истәлекле билгеләр урнаштыру таләп ителә. Мондый эшне, аңлашыла ки, бары тик галимнәр һәм Татарстан гына башкара ала. Шуңа күрә Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итәбез, ел саен шундый бер тарихи һәйкәлне өйрәнергә җай табылган очракта гына да татар тарихын өйрәнүдә зур адым ясалачак, — дип фикере белән уртаклашты Камил Абләзов. Һәм аның бу тәкъдиме Татарстан президентында һәм Фәннәр академиясендә дә хуплау тапты.
Нәтиҗәдә, форумчылар Казаннан татар эшмәкәрлеген генә түгел, ә Камил Абләзов тәкъдим иткәнчә, киләсе 2,5 мең елга татар милләтен саклау, үстерү һәм берләштерү юнәлешендә гомуммилли программа төзергә һәм башкарылган эшләр буенча хисап тотар өчен киләсе ел азагында тагын шулай очрашырга килешеп таралышты.
Безнең Самара өлкәсеннән форумда катнашкан эшкуарларыбыз да Казаннан күп файдалы фикерләр туплап, киләчәккә планнар корып кайтканнардыр, дип өметләник. Тик моның өчен берләшергә генә кирәк. “Аерылганны бүре ашар”, — дигән мәкальне онытмасак иде.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
КОНТЕКСТ:
Фарит Уразаев: «За 20 лет ни один крупный татарский предприниматель, проживающий за пределами республики, не смог открыть в Татарстане достойный бизнес»
* * *
Рустам Минниханов: «Мы много сил тратим на разборку между собой: кто у нас главный» / Төбәкләрдән җыелган эшмәкәрләр татарларны берләштерү турында сөйләште
* * *
Казанда Россиянең татар басмалары мөхәррирләре җыелды /Римзиль Валеев: «Иногда любое проявление этничности называют национализмом, но этнические СМИ не участвуют в политических разборках, не стоят в оппозиции»
* * *
Президент Республики Татарстан встретится с крупными татарскими предпринимателями России / “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумына 600 делегат көтелә
* * *
Кто должен представлять Самарский регион на форуме «Деловые партнеры Татарстана»?
Просмотров: 1284