Озакламый хатын-кызларыбызның җәмәгать урыннарында яулык ябу-япмау мәсьәләсе РФ Иҗтимагый палатасы утырышында каралачак.
Бу хакта берничә көн элек кенә Чуашстанда уздырылган XI “Шыгырдан укулары” гыйльми-гамәли җыелышында Мәскәү шәһәре һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кырганов хәбәр итте. Мәгълүм булганча, бу мәсьәлә әүвәл Ставрополь краенда кузгатылган иде. Берничә мәктәптә яулык бәйләгән кызларга каныгып, йә яулыгыгызны саласыз, йә дәрескә кертмибез, дип шарт куйган иде уку йорты җитәкчеләре. Бу ыгы-зыгы Татарстанны да әйләнеп узмады. Әйтик, Түбән Кама районында шундый омтылыш булды. Берничә ел элек Баулы районыннан да шундыйрак башбаштаклык очрагы хакында хәбәр килгән иде. Шөкер, республикабызда әлеге тыюларның мәгънәсезлек икәнен аңладылар сыман. Ә менә Мордовия Республикасында, хөкүмәт дәрәҗәсендә карар чыгарып, укучы кыз балаларга мәктәптә яулык бәйләп йөрүне тыярга тырышулары бер нинди кысага да сыймый.
Әлеге республика чиновникларының яулыкны өнәп бетермәүләре байтактан килә. Әйтик, узган уку елы тәмамланганда бер туташыбызга, губернатор кулыннан алтын медаль алу мөмкинлеге бар, әмма моның өчен яулыгыңны салырга туры киләчәк, дигән шарт куйган җирле мәгариф түрәләре. Кыз исә, яулыгымны салмыйм, дигән. Мөгаен, йомшак кына аңлатсаң, ультиматум куеп сөйләшмәсәң, туташыбыз колак салмый калмас иде. Икенче яктан, ялтыравыкка кызыгып, инануына хилафлык китермәгән дип тә бәяләп була бу очракны.
Мордовиядәге әлеге вәзгыять хакында “МР мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы дип аталучы мөфтият җитәкчесе Фәһим хәзрәт Шәфиевнең фикере шактый үзенчәлекле (республикада әле тагын ике мөфтият эшләп, яулык мәсьәләсендә алар мөслимә кызларыбызны тулысынча яклый, диләр). “Әлеге проблема бөтен җирдә дә бер төрле кискен тормый. Аккүл (Белозерье) авылында исә, аяк терәп, бернинди чигенүгә бармыйбыз, дип белдергәч, мәгариф түрәләренең ничек тә үз сүзен үткәрәселәре, яулык бәйләп йөрүне бөтенләй тыясылары килгән; йомшаграк, сыгылмалырак булсалар, билләренә таянып сөйләшмәсәләр, хәлләр болай куермас иде”, – дип исәпли ул.
Ни кызганыч, бу җәһәттә урындагы милли-мәдәни оешмаларның фикере дә бердәм түгел. Әйтик, Татар милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Рафаэль Аширов, җаным белән мин сезнең яклы, әмма хөкүмәт позициясенә каршы баралмыйм, дип белдергән диләр. Бу уңайдан без күренекле җәмәгать эшлеклесе, эшкуар Шамил Бикмаевның фикерен сораштык. “Без күптән түгел генә, республика Аксакаллар шурасын үзгәртеп, чиновниклар башбаштаклыгына каршы тору өчен, МР татарларының “Яклау” хокук яклау иҗтимагый оешмасын теркәттек. Хәзер мин – шул оешманың рәисе. Инде без МР Югары судының яулык җәһәтендә хөкүмәт позициясен яклаган карарына дәгъва белдереп РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Хатлар алышабыз, алар формаль җавап белән котылмакчы. Әле, Алла боерса, РФ Конституция судына да барып җитәчәкбез. Бу мәсьәләне һәр төбәк үзенчә хәл итә. Болай ярамый. Кеше хокукларын, РФ Конституциясен бозу бу. Яулыкны салдырып, кешене мыскыл итәргә берәүнең дә хакы юк. Һич тә баштанаяк хиҗабка төренү турында сүз йөртмибез. Татарда андый традиция булмаган. Без хатын-кызларыбызның теләсә кайда яулык бәйләргә хокуклы икәнлеген яклыйбыз. МР Югары суды хакимиятләргә, чиновникларга гына хезмәт күрсәтә. Җирле суд системасына без ышанмыйбыз. Соңгы сүзне РФ Конституциясе суды әйтергә тиеш”, – дип сөйләде ул.
Чынлап та, сәер илдә яшибез. Чечня Республикасы телевидениесен карасаң, прокуратураларда эшләүче хатын-кызлар да яулык бәйләп йөри. Кавказлыларга хәнҗәр йөртү дә тыелмый, анда традиция-гадәт санала бу. Идел буенда яшәүче татар-мөселман хатын-кызлар өчен, яулык бәйләү – беренче чиратта традицияләргә, гореф-гадәтләргә тугрылык саклау ул. Бу очракта милли-дини гадәт дип, бу ике төшенчәне бергә карау зарур.
– Гомумән, яулык – милли баш киеме ул. Имеш, яулыкларын салалар да дөньяви кешегә әвереләләр. Проблеманы шулай эчкә куып кертәләр. Балаларда, әти-әниләрдә ачу-рәнҗү, үпкә тудыралар. Җирле хакимиятләр, мондый карарлар кабул итеп, халыкта ризасызлык кына тудыра, – дип белдерде әлеге җәһәттә җыелыш вакытында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Рәфыйк әфәндедән соң чыгыш ясаган Мәскәү Кеше хокуклары бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод та чиновникларның, тәгаен алганда, полиция хезмәткәрләренең башбаштаклыгына мисал итеп бик гыйбрәтле хәлне бәян итте. Сургутта полиция хезмәткәрләре кафега кереп мөселманнарның сакалын кыркыган икән. Ни гаҗәп, әлеге шаккатмалы, мыскыллы гамәле өчен, берәү дә җаваплылыкка тартылмаган. Нәрсә эшләргә соң? Димәк, Сургутта да, мөселманнарның хокуклары бозылган бүтән җирләрдә дә “Яклау” кебек иҗтимагый хокук яклау оешмалары булдырып, башбаштаклык кылучыларны акылга утыртканчы көрәшергә кирәк.
“Ватаным Татарстан”, № 196, 19.12.2014
Просмотров: 1468
Шайтаннар илендә әдәпле тыйнак балаларга урын юк.Ә Авызга сигарет кабып,майка һәм шорта белән җәмагәт урыннарында йөрүче кызларга сүз әйтмиләр.