Әссәләмегаләйкүм, хөрмәтле Рәфгать дустым!
“Бердәмлек”кә күптәннән язганым юк иде инде. Менә бүген язарга булдым бит әле. Яраткан басмабыз өйләребезгә атна саен килеп тора. Аны укысам, Рәфгать дустым, синең белән һәм башка хәбәрчеләребез белән дә күрешкәндәй тоям үземне. Шунысы куаныч, “Бердәмлек”тән китеп, күп еллар кайдадыр югалып торган сәләтле журналист Исхак Апанаев та кабат газета битләрендә еш күренә башлады. Римма Нуретдинова сеңелебезнең язмалары да һәр санда диярлек. Мәчәләйдән Шамил Мамышев та сирәк булса да язгалап тора. Мин бу хәбәрчеләр язганнарны рәхәтләнеп укып барам. Ә башка хәбәрчеләребез – Нурсинә Хәкимова, Фәния Кәримова, Разия Әюпова, Саимә Морзаһановалар белән мин әллә кайчаннан бирле таныш бит инде. Алар булмаса, “Бердәмлек” ямьсез дә, күңелсез дә булыр иде кебек.
Рәфгать дустым, минем үткән елларда хәзерге һәм борынгы истәлекләребез турында язган язмаларымны сез беләсез бит инде. Алар “Бердәмлек”тә дә, “Ыргыз”да да басылдылар. Хәзер шул теманы дәвам итеп, бу язмамда татар -башкорт халкының фамилияләре кайдан башланып китүе турында үземнең уйларымны сезгә дә җиткерергә булдым.
Татар-башкорт ир-егетләренең фамилияләре борын-борыннан бабаларының, я әтиләренең исемнәреннән башланып киткән. Мәсәлән, минем бабамның исеме Мөхәммәтлатыйф булган. Димәк, минем токымның фамилиясе Мөхәммәтлатыйфов булырга тиеш иде. Тик әйтүе авыр-уңайсыз булганлыктандыр инде, “Латыйпов” дип кенә кыскартканнар. Мондый күренеш күпләрнең фамилияләренә хас. Ә менә күпчелек урысларның фамилияләре кушаматлардан башланган. Аларның бу гадәте мөселманнарга да йогынты ясаган, күрәсең.
Безнең авылда Хәбибулла исемле бер бабай булып, аны “Хәүеш бабай” дип кенә атап йөртәләр иде. Кечкенә сеңелесе Һәдия үзенең Мәхәммәтша исемле агасына “Мәмеш агай” дип дәшә торган иде. Ә абыйсы Алтынбайны сеңелесе Сабира “Алытай” дип бозып әйтә иде.
Минем уемча, исемнәрне әйтергә телләре килмәгән чакта нәкъ шул кечкенә сабыйлар боза да инде. Ә без, өлкәннәр, алардан “өйрәнәбез” түгелме? Шул сәбәпле арабызда татарча да, башкортча да булмаган, русча ватылган исем-фамилияләр барлыкка килә дә инде. Менә тагын берничә шундый бозылган исемнәрне әйтеп үтим әле. Габытдин — Каптыртый, Лотфулла — Тыпыт, Нурмөхәммәт – Ахырмәмәт һәм башкалар. Кем бозган боларны?
Кешеләрнең гомер буе йөрткән исем-фамилияләренә кагылырга минем хакым юк, әлбәттә. Тик шулай да бозылган исемле кешеләрне мин бик тә жәллим. Ә исем бозучыларга нәфрәтләнәм, бигрәк тә өлкәннәргә. Бу турыда башкалар ничегрәк уйлый икән? Шушы темага галимнәр, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, алар үз фикерләрен әйтсәләр, начар булмас иде, дип уйлыйм.
Ә “Бердәмлек”не саклагыз. Ул безгә — халыкка, бик кирәк. Ул яшәсә, туган телебез дә югалмас, халкыбыз да яшәр. Исемнәрне дә бозмыйча саклап кала алырбыз.
Габделәхәт Латыйпов,
85 яшьлек хезмәт ветераны.
Таллы авылы,
Большая Черниговка районы.
* * *
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре!
Моннан 5 – 6 еллар элек без сезнең газетада бер язмага юлыккан идек. Анда Елховка районының Тупли авылы мәчетләре, муллалары турында язылган иде.
Безнең әниебез 1919 елда нәкъ шушы авылда туган. Аның әтисе, ягъни бабабыз, әниебез бала чакта ук үлеп киткән. “Бердәмлек”тә шул язма чыкканда әниебез сукрайган иде инде, ә без, аның балалары, сезнең газетадан Исмәгыйль бабабызның фотосурәтендәге йөзен күрү бәхетенә ирештек. Ул, әби сөйләгәнчә, Туплиның Колмаер мәчетендә указлы мулла булып торган. Аның әтисе Хәйрулла да шушында ук муллалык иткән, дип сөйлиләр.
Мине, зинһар өчен, гаепләмәгез. “Бердәмлек”нең яңа адресын озак белмичә азапландым. Менә, ниһаять, сезгә хат язам. Эзләре югалган кешенең рәсемен, фотосурәтен табу, аны туганнарына, якыннарына, авылдашларына җиткерү, минемчә, бик изге гамәл. Бик зур рәхмәт сезгә! Ходай барыгызга да исәнлек-саулык, иҗат уңышлары, җан тынычлыгы бирсен!
Равия апагыз АБДУЛХАКОВА.
Димитровоград шәһәре,
Ульяновск өлкәсе.
Просмотров: 952