Миңа бу хатны язарга күңелемне биләп алган авыр кайгы мәҗбүр итте. Үткән елның ноябре азагында 54 ел бергә яшәгән хатыным Диләфрүз ханым кинәт кенә вафат булды.
Мин үзем гомерем буе хәрби хезмәттә булдым. Безгә хатыным белән 30 ел дәвамында бер гарнизоннан — икенчесенә, поезддан — поездга, квартирадан — квартирага чемоданнарыбызны сөйрәп, күченеп йөрергә туры килде.
Бик дус, үзара аңлашып, бер-беребезне җәберләмичә яшәдек, ике балабызны үстереп, зур тормыш юлына бастырдык. Диләфрүз гомер буе минем зур ярдәмчем булды.
Хөрмәтле милләттәшләр! Күкрәгегездә җаныгыз бар, йөрәгегез тибә икән — бер-беребезне кимсетмичә яшик, бер-беребезгә хөрмәтле булыйк. Кеше өчен иң шифалы дару — ул яратышу. Дөньяда хәләл җефетеңнән дә якынрак кеше юктыр, мөгаен.
Минем авыр кайгымны уртаклашучыларның барысына да зур рәхмәтемне белдереп, баш иям. Минем йөрәгемнән ташып чыккан кайгымны шушы шигыремне укып аңларсыз, дип уйлыйм.
Нигә мондый икән язмышлар?
Нурлы йөзең, изге эшләреңне
Берсен дә бит күрми күзләрем,
Аякларым бармый,
өметләрем бетте,
Синнән башка инде
нишләрмен?
Тырыш булдың гаилә өчен
эшләп,
Ару-талуны һич белмәдең.
Тормыш кордык ике
күгәрчендәй,
Маяк булдың, бер дә
сүнмәдең.
Йөрәк яна: көтмәгәндә
киттең,
Әйтәлмәдем соңгы сүземне,
Инде мәңге күрмәм инде
синең
Мөлаемлы нурлы йөзеңне.
Ник соң болай, җаным,
кинәт кенә
Тирән кайгы миндә
кузгаттың?
Уйламадым соңгы күрүем дип,
Кул бирмичә сине озаттым.
Тынычландың, асылташым,
анда
Җир куенында инде ятасың,
Ә мин монда урын таба
алмыйм,
Синең янга килә барасым.
Истәлегең якты кояш булып,
Мәңге яшәр минем күңлемдә
Үткән тормыш юлың үрнәк
булып,
Балаларга калсын гомергә!
Яраткан ирең Рәис БИГЛОВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 1401