Әссәләмегаләйкүм, хөрмәтле Рәфгать дустым!
“Бердәмлек”кә күптәннән язганым юк иде инде. Менә бүген язарга булдым бит әле. Яраткан басмабыз өйләребезгә атна саен килеп тора. Аны укысам, Рәфгать дустым, синең белән һәм башка хәбәрчеләребез белән дә күрешкәндәй тоям үземне. Шунысы куаныч, “Бердәмлек”тән китеп, күп еллар кайдадыр югалып торган сәләтле журналист Исхак Апанаев та кабат газета битләрендә еш күренә башлады. Римма Нуретдинова сеңелебезнең язмалары да һәр санда диярлек. Мәчәләйдән Шамил Мамышев та сирәк булса да язгалап тора. Мин бу хәбәрчеләр язганнарны рәхәтләнеп укып барам. Ә башка хәбәрчеләребез – Нурсинә Хәкимова, Фәния Кәримова, Разия Әюпова, Саимә Морзаһановалар белән мин әллә кайчаннан бирле таныш бит инде. Алар булмаса, “Бердәмлек” ямьсез дә, күңелсез дә булыр иде кебек. Читать полностью