Иске елдан яңасына чыгып барганда

2-z13-5e0432e5-0c1b-49ef-a864-379fe9fa986eӘле кайчан гына Ат (Елкы) елын каршы алырга әзерләнеп йөри идек, баксаң, аңа йомгак ясар вакыт та җиткән икән. Сәгать телләре уникене сугып, җиһанга Кәҗә (Сарык) елы аяк басарга санаулы көннәр генә калып барганда, без өлкәбездә яшәүче милләттәшләребезнең берничәсеннән узып баручы елның нинди шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән истә калуы, Яңа елга нинди планнар корулары турында сораштык.

2116_i_w300Ильяс Гомәр улы Шәкү­ров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты:

- Бүгенге көндә милли үзаңны үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм телебезне саклап калу эше катлаулана бара. Бу юнәлештә өлкәбездә эшләп килүче милли оешмалар зур эш алып баралар. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте дә даими рәвештә төрле милли чараларда актив катнашып, милли мирасыбызны саклауга лаеклы, алыштыргысыз өлеш кертә. Ел саен гөрләп узган Сөмбелә, Сабан туе кебек милли бәйрәмнәребез йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне үстерүгә юнәлтелгән булса, туган телебезне саклау өчен олимпиадалар һәм башка бәйгеләр уздырылып тора.

Минем бу эшләремне өлкә җитәкчелеге дә күреп, югары бәя бирде. Күптән түгел генә мин өлкә губернаторының һәм губерна Думасының Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Ә бу эшләргә дәрт-дәрман өсти. Киләсе яңа елда да үз юнәлешебездән тайпылмыйча, теләгән максатларыбызга ирешербез, дип уйлыйм.

Хөрмәтле милләттәшләр! Барыгызны да Яңа, 2015 ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын!

* * *

12Тәлгать Туктар улы Хуҗин, Самараның “Волго­прод­мон­таж” төзү ком­па­ниясенең генераль дирек­торы, Россия Федера­циясенең Мак­таулы төзүчесе:

- Яраткан гаиләм, үземә ошаган эшем булганга гомеремне матур һәм тулы дип саныйм. Чөнки тормышыбыз, гадәттә, гаилә һәм профессия арасында үтә бит. Ир кеше шушы иң мөһим бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәп барган икән, димәк, аның тормышы уңышлы үткән дип әйтергә була.

Ләкин кайчакта милләт, ата-ана, туганнар, күршеләр, гомумән, кешелек дөньясы һәм туган җиребез алдында да бурычыбыз булуын онытып җибәрәбез. Авыру балага, олыгаеп, гомер ахырына якынлашкан күршеңә, татар телебезне, милли гореф-га­дәтләребезне саклау, милли бәйрәмнәребезне уздыру эшләренә без, олпат ирләр, ярдәм итмәсәк, кем итәр икән?  Татар эшкуарлары берәм-сәрәм түгел, ә барысы бергә милләтебезне үстерү эшенә алынсалар, татар исеме дөнья йөзеннән югалмас, телебез һәм күркәм гореф-гадәтләребез сак­ланыр иде.

Шушы авыр, сынаулы 2014 елны озатканда киләчәккә зур өметләр баглап, барыбызга да исәнлек-саулык, сабырлык, эшләребезне аек акыл белән алып баруны теләр идем. Яңа ел белән, милләттәшләр!

* * *

Фәридә Насих кызы Маняпова, Челно-Верши­ны районы Совет Норлаты авы­­лының тугызъеллык мәк­тәбе укытучысы:

- Иске елны озату бераз моңсу булса да, яңа елга без шатланып керәбез. Чөнки авы­лыбыздагы тугызъеллык мәктәп исән, яши әле. Мин биредә татар теле дәресләрен укытам һәм башлангыч сыйныф балаларына белем бирәм. Аллага шөкер, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын әйбәт кенә тапшырдылар. Барысы да татар телен дә бик теләп, тырышып өйрәнәләр. Бездә төрле матур чаралар, олимпиадалар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора.

Шәхси тормышыма кил­гәндә, ирем Шакирҗан терлекчелек белән шөгыльләнә. Тугызынчы дистәне ваклаган каенанам Гамбәр барыбызга да хәер-дога укып торгангамы, балаларыбыз да тәуфыйклы булып үстеләр. Кызыбыз Миләүшә киявебез Габдрахман белән Египетта яшиләр. Киявебез анда югары уку йортында белем ала, ә кызыбыз өч оныгыбызны тәрбияли. Ул аларга татар телен өйрәтә, оныкларыбыз гарәп, инглиз телен дә бик теләп үзләштерәләр. Улыбыз Булат нефть тармагында хезмәт итә.

Киләсе яңа елда һәр гаиләгә бәхет телим, һәрберебезгә үзара аңлашып, үстергән балаларыбыз шатлыгын бүлешеп яшәргә язсын иде. Ә яраткан “Бердәмлек”газетабыз хез­мәт­­кәрләренә, милләте­безгә туг­ры хезмәт иткәннәре өчен, бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Аның 25 еллык юбилеен каршы алып, матур итеп үткәргәч та, “Бер­дәмлек”не уку бәхетеннән мәх­рүм булып калмыйча, һәр­чак аралашып яшәсәк иде.

* * *

скачанные файлы (11)Лилия Әсгать кызы Фәйзуллина, Камышлы районы Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалы башлангыч сыйныф укытучысы:

- Балачак — кеше тормышы башланган саф чор. Нәкъ сабый чакта кеше күңелендә илһам ярала. Дәресләремдә балаларга  үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, шигырьләрен өйрәтеп, аларга булган уңай мөнәсәбәтне, мәхәббәтне үстерүгә зур көч куям. Киләчәктә укучыларым рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы шәхесләр булыр, дип ышанасым килә.

Быел өлкәбезнең татар теле укытучылары арасында узган бәйгедә мин башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Ел укытучысы” исемен яуладым. Хезмәтемне дөрес бәяләүләре өчен чиксез шатмын. Бу миңа алга таба да тырышып эшләргә, төрле бәйгеләрдә катнашырга этәргеч булыр, дип уйлыйм.

Яңа ел коллегаларым, уку­чы­ларым, аларның ата-аналары, гомумән, милләт­тәш­ләребез өчен уңышлы бул­сын дигән теләктә калам. Сә­ламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы беребезне дә читләтеп үтмәсен, хыялларыбыз тормышка ашсын. Яңа ел яңа уңышлар, бәхетле көннәр һәм матур вакыйгалар алып килсен!

* * *

скачанные файлы (15)Равил Фәрит улы Ураз­мәтов, Похвистнево райо­нының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы:

- 2014 елда минем хезмәт­лә­ремә югары бәя бирелеп, мин Самара өлкәсе губернаторы та­ра­фыннан Рәхмәт хаты һәм ис­тә­лекле сәгать белән бүләк­лән­дем.

Авылыбыз тормышына кил­гәндә, быел да биредә җир­ләр эшкәртелеп, мул уңыш җы­еп алынды. Көзге бодай да чәчелде. Җирлегебезгә кергән Иске Мәчәләй, Үрнәк, Первомай авылларындагы урамнарда начар юллар тө­зек­ләндерелде. Елдагыча шаулатып-гөрләтеп ямьле Сабан туен, Үрнәк авы­лының олуг юбилеен үткәреп җи­бәрдек. Авылга Татарстаннан артистлар килеп, кешеләргә матур концерт күрсәтеп киттеләр.Сайлаулар да югары дәрәҗәдә үткәрелде, авыл халкына актив катнашулары өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт әйтәсе килә. Авылыбызда киләчәктә дә үзара аңлашып яшәү дәвам итәр әле, дип ышанып калам.
Яңа ел бары тик зур уңышлар гына алып килсен, авылларга бул­ган игътибар кимемәсен, яшь­ләр югары белем алгач, бирегә кайтып, ата-бабалары нигезенә урнашып, авылыбыз гомерен озайтучылар булсыннар иде.

 * * *

скачанные файлы (16)Рамилә Наил кызы Га­тауллина, Шенталы му­ни­ципаль районы хастаха­нәсенең өлкән бухгалтеры:

- Үткән 2014 ел минем өчен зур вакыйгаларга бай булды. Улыбыз Илдар югары уку йортын уңышлы тә­мам­лап, Самара шәһәренең  “Прогресс”заводында инженер-программист булып эшли башлады. Аңа фатир сатып алдык. Әле яңа гына биредә евроремонт ясадык. Үзем ирем белән яраткан хезмәтләребезне баш­карабыз. Чираттагы ялыбызда ял итеп кайттык. Күптән түгел туганнарыбыз кунакка килеп киттеләр. Алар белән рәхәтләнеп, күңел ачтык.

Киләсе яңа ел барыбызга да зур уңышлар алып килсен, исәнлек, тынычлык белән, шатланып-сөенеп яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

* * *

скачанные файлы (17)Фәридә Гыйльметдин кы­зы Вагыйзова, Пох­вист­нево муниципаль ра­йо­ны­­ның инвалидлар җәм­гыя­те җи­тәк­чесе:

- Безнең тормышыбыз төрле вакыйгаларга бай. Декабрьдә инвалидлар өчен зур Спартакиада үткәрдек. Ул шул хәтле матур булды. Дөньяда исәннәр белән беррәттән яшәү рәвеше алып бара, дүрт дивар арасыннан чыга алмаган кешеләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар, көлделәр, беразга гына үз кайгы-хәсрәтләрен онытып тордылар. Аларның кичерешләре йөз­ләрендәге ел­маюда, күзлә­рендәге шатлыклы яшь­ләрдә чагылды. Ярдәмгә мохтаҗ ке­ше­ләрнең канәгать булуларын күрү минем өчен зур бәхет булды.

Ә шәхси тормышыма кил­гән­дә мин ирем, дусларым бе­лән Төркиядә, Красный Яр районындагы “Өмет”дип аталган ял йортында рәхәтләнеп ял иттем. Шулай бераз вак-төяк мә­шәкатьләрне онытып тордык.

Киләсе елда газиз милләт­тәшләремә тормышның кадерен белеп, сынауларга бирешми, игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын, җир йөзендә барган канлы сугышлар туктатылсын, гөнаһсыз сабыйларның, кешеләрнең күз яшьләре түгелмәсен, туганнарча яшәү дәвам итсен иде, дип әйтәсем килә.

* * *

скачанные файлы (14)Әбүзәр Әхмәтгата улы Галимуллин, Исаклы ра­йоны үзәгендә төзелүче  мә­четтә мәзин вазифасын баш­каручы:

- Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә үзем дә (шунысы кызганыч, хәләл җефетем вафат  инде), балаларым, оныкларым — барыбыз да, исән-сау яшибез. Үткән елда без Исаклыда мәчет төзү эшенә керештек. Ул уңышлы гына дәвам итә. Якын арада манара күтәрергә җые­набыз. Без — авылыбыздан берничә кеше, Шенталы районы мәдрәсәсендә Ислам нигезләрен һәм гарәп графикасын үзләштереп йөрибез. Укып, белем алгач, киләчәктә үз авылыбыз кешеләренә дә шуны өйрәтергә уйлыйбыз.

2015 ел — ул Кәҗә елы. Иншалла, бу хайван авыл җир­ләренә зур уңышлар алып килер, татар авылларында тормыш алга китәр. Тик дөньялар тыныч булып, барыбызга да сау-сәламәт яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

* * *

скачанные файлы (13)Сәрия Җәмил кызы  Хәлиуллина, Камышлы ра­йо­нының Иске Ярмәк авылы кибете сатучысы:

- Минем өчен тормышта иң кыйммәт нәрсә – гаиләм. Ул минем олы таянычым, иң ышанычлы сыеныр урыным. Якыннарым исән-сау булып, барыбыз бергә дус, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәүдән дә мөһим нәрсә юк.

Балаларыбыз үз гаиләләрен коргач, ирем Альберт белән әти-әнисез калган абыйлы-сеңелле өч баланы гаиләбезгә тәрбиягә алдык. Аларны үз балаларыбыз кебек якын күреп, бу балаларга гаилә җылысы бирергә, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз.

Быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменә багышланган чарада без “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медале белән бүләкләндек. 2014 ел шуның белән аеруча безнең истә калыр, дип уйлыйм.

Яңа ел барыбызга да гаилә тынычлыгы бирсен иде. Ялгызлар үз тиңнәрен табып, матур гаиләләр корсын, ә парлылар бер-берсенең кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәсен. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була, диләр бит. Дөньяда бәхетле гаиләләр күб­рәк булсын иде.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1979

Один комментарий

  1. Сарык елына

    Быелгы ел – Сарык елы,
    Унике айның патшасы.
    Җиргә бәхет алып килсен,
    Бәлаләрдән сакласын!

    Килеп керде, түргә узды,
    Тирләп-пешеп, уттай янып.
    Быел кыш җылы була дип,
    Тунын куйды өстеннән салып.

    Йомшак җылы ап-ак туны,
    Күмер кебек күзләре.
    Тоякларын аерып басып,
    Ап-ак карга тезләнде.

    Сүз бирде, ихлас күңелдән:
    “Булырмын сезгә терәк.
    Бер-беребезгә ярдәм итешеп,
    Эшләргә генә кирәк.

    Безне симертәләр Корбанга,
    Тиремнән тун тегәләр.
    Йонымны кыркып, эрләп-бәйләп,
    Оекбаш-бияләй кияләр.

    Тамак та тук, өс-башы бөтен,
    Аяк-куллар җылыда.
    Ап-актан киенеп килде
    Кар бабай, Кар кызы да.

    Чын бәхетнең ләзәтеннән
    Сарык эчми исерде.
    12 сукканны да көтми,
    Сәгать телен күчерде.

    Әйдәгез, халкым, Яңа елны
    Коръән укып каршылыйк!
    Ил кайгысын бергә чишик,
    Аллаһы барын онытмыйк!