Ат китте, Кәҗә килде

IMG_4983-300x200Бездә хәзер елларны Көн­чыгыш календаре буенча төрле җанвар, хайван исемнәре белән атау гадәткә кереп китте. Менә үткән 2014 ел Ат (Елкы) елы дип аталып, ул дөньяга шатлык, куанычлар да, кайгы-хәсрәтләр дә алып килде. Кайбер урыннарда булган сугыш, террор, табигать афәтләрен күз алдына китерәсең дә, тәнең чымырдап, башың әйләнеп китә. Андый кайгы-хәсрәтләрне бер кешегә дә, беркайчан да күрергә язмасын иде дә бит.

Без, Самара татарлары, Ал­лаһыга шөкер, төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә булып, милли һәм дини бәйрәмнәребезне бергәләшеп үткәреп, уразалар тотып, корбаннар чалып, мәчетләребездә намазлар укып, мәктәпләрдә балаларыбызга татар телебезне өйрәтергә тырышып, Ат елының ничек үтеп киткәнен дә сизми калганбыз. Тук, тыныч  тормышта яшәгәндә, гомер бик тиз үтә шул ул.

Әнә яңа 2015 ел да килеп җитте инде. Ул быел Кәҗә (Сарык) елы дип атала. Һәм безгә нәрсә, нинди тормыш вәгъдә итә соң?

Күренеп үк тора, быелгы ел безнең өчен җиңел булмаячак. Бөтен нәрсәгә дә бәяләр көн саен артып кына тора, ә хезмәт хаклары арту һәм пенсияләрнең күтәрелүе турында хәбәрләр ишетелми әле. Шулай да яхшыга гына өметләнәсе килә.  Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү елында дөньяда фашизм бетерелсен, илебездә, төбәгебездә хәрби ызгышлар, экологик һәлакәтләр, табигать бәла-казалары, транспорт һәм производство фаҗигаләре, террор гамәлләре булмасын, дип телик.

Яңа, Кәҗә елында җитәк­челәребез вәгъдә иткәнчә, хез­мәт хаклары, пенсияләр, ха­лыкның башка ихтыяҗлары артыр дип, үз-үзебезне тынычландырыйк. Бу ел иҗади һөнәр ияләре өчен дә уңышлы булсын, милли мәнфәгатьләребез дә күбрәк үтәлсен иде.

Быел без “Бердәмлек” татар газета­бызның 25 еллыгын да билгеләп үтәчәкбез әле. Юбилей елында, зур кыенлыкларга карамастан, аның тиражы артып, укучыларыбыз саны күбәйсен иде. Интернетта ачылган сайтларыбызда хәбәрләрне, яңалыкларны күбрәк үз туган телебездә укысак, шулай ук начар булмас кебек. “Самар татарлары” журналының да, башка татар басмаларының да “Бердәмлек”неке төсле үк тиражлары артып кына торсын, дип телик.

Ат елы китте, Кәҗә елы килде. Ә дөньяда сезнең белән без калдык. Димәк, без бар, без исән, без яшибез әле.

Яңа ел котлы булсын, барыбыз да бәхетле булыйк, туганнар!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1676

Комментирование запрещено