Быелның 1 гыйнварыннан Россиянең 28 төбәгендә физик затларның мөлкәтенә карата яңа төр салым кертелә. Шулай итеп быелдан фатир, бүлмә, бакча, остаханә кебек күчемсез милек өчен салым түләгәндә, аның күләме бу мөлкәтнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Элек түләнгән салым белән төп аермасы – суммасының зуррак булуында.
Федераль салым хезмәтендә аңлатуларынча, барлык төбәкләрне дә шундый ук язмыш көтә. Бу алардагы мөлкәтнең кадастр бәяләре әзер булуга бәйле икән, шул максатта төбәкләргә 2019 елга кадәр вакыт бирелгән. Билгеле булганча, әлегә кадәр төзелеп бетмәгән объектлар өчен салым алынмады. Яңа кагыйдәләр буенча физик затлар анысы өчен дә салым түләргә тиеш булачак.
Мөлкәтнең кадастр бәясен исәпләгәндә аның техник параметрлары гына түгел, ә ишегалдының торышы, йорт яки фатир урнашкан районның өстенлекле яклары, анда машина кую урыннары булу-булмау кебек, ягъни торак бәясенә йогынты ясый торган барлык үзенчәлекле яклары да исәпкә алыначак. Закон буенча, муниципаль берәмлекләр салым ставкасын үзләре билгели, ул нуль дә, 0,3 процентка кадәр дә булырга мөмкин.
Казанда, мисал өчен, торак йорт, гараж, машина кую урыны, төзелеп бетмәгән объектлар өчен бер үк – 0,3 процент күләмендә салым ставкасы билгеләнгән. Фатир, бүлмә, дача, бакча йорты өчен – 0,2 процент. Бакча кишәрлекләрендә урнашкан, 50 квадрат метрдан кечерәк мәйданлы хуҗалык корылмалары өчен 0,1 процентлы салым ставкасы билгеләнгән. Чаллыда һәм Түбән Камада да шундый ук күрсәткечләр.
Яңа кагыйдәләр быелдан гамәлгә керсә дә, яңача әле киләсе елда гына түләячәкбез. Ләкин күпме салым киләсен инде бүгеннән үк исәпләп куярга була. Иң беренче эш итеп күчемсез милекнең кадастр номерын эзләп табарга кирәк. Ул кадастр паспортында күрсәтелгән булырга тиеш. Паспорты күптән бирелгән булып, номеры үзгәргән булса, rosreestr.ru сайтына кереп, уң яктагы “Үз объектыгызны табыгыз һәм аның кадастр бәясен белегез” дигән бүлеккә кереп, махсус форманы тутырасы. “Искергән номер” графасында объектның кадастр яки инвентарь номерын күрсәтергә кирәк, шуннан соң сайтта бу күчемсез милек буенча барлык мәгълүматлар пәйда булачак, шул исәптән аның яңа номеры да күрсәтеләчәк. Шуннан соң Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтындагы (mzio.tatarstan.ru) “Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре” бүлегенә кереп, әлеге файлны компьютерга алабыз, ачабыз һәм үз кадастр номерыбызны эзләп табабыз. Аның янәшәсендә объектның бәясе дә күрсәтелгән булырга тиеш.
Закон буенча, фатирның – 20, бүлмәнең – 10, торак йорт һәм бакчаның 50 квадрат метры өчен салым алынмый. Әгәр фатирыгызның мәйданы 50 квадрат метр булса, аның 30 квадрат метры өчен генә салым түлисе була. Мисал өчен, шул 50 квадрат метрлы фатирның бәясе 2 миллион сум ди. Шуны 50 квадрат метрга бүләбез, ахырда 40 мең сум килеп чыга. Бу – 1 квадрат метр бәясе. Шуны калган 30 квадрат метрга тапкырлыйбыз, 1 миллион 200 мең сум килеп чыга. Әгәр фатир өчен салым ставкасы 0,2 процент икән, шуны әлеге суммага тапкырлыйбыз (1,200 мең × 0,2 процент), нәтиҗәдә сез түлисе салым күләме килеп чыга. Безнең мисалда ул 6 мең сум тәшкил итә. Ләкин шунысы да бар: яңача салымны 2015 ел өчен әле тулысынча түгел, ә аның 20 процентын гына, ә тулы күләмдә исә 2019 елда түләячәкбез. Ягъни киләсе елда безнең мисалда 6 мең сумның 20 процент өлешен генә түләргә туры киләчәк. Шулай итеп, ел саен аның күләме арта барачак.
Пенсионерлар, инвалидлар, сугышта катнашучылар, чернобыльчеләр өчен салым түләүдә ташламалар каралган. Әгәр элек алар бу салымны түләүдән тулысынча азат ителгән булса, яңа кагыйдәләр буенча һәр төр өчен бары тик бер күчемсез милек объекты өчен генә түләмәячәк. Мисал өчен, ике фатиры булган пенсионерга аның берсе өчен салым түләргә туры киләчәк. Моңарчы фатирларын, йортларын пенсионерларга теркәп, салым түләмәүчеләрне әнә шул рәвешле “якты дөньяга” чыгармакчы булалар.
Яңа салым үзгәрешләре бигрәк тә иске фатирлар, хрущевка хуҗалары өчен сизелерлек булачак. Чөнки моннан 15-20 ел элек үткәрелгән инвентарьлаштырудан соң аларның бәясе бүген күпкә артты. Әгәр моңарчы ике бүлмәле хрущевкада яшәүче 300-400 сум түләп килсә, яңа кагыйдәләр буенча салым күләме инде 2 мең сум тирәсе булачак.
Киләсе елда Татарстанда физик затларның мөлкәтенә булган салымны 780 миллион сум тирәсе җыеп алырга планлаштыралар. Бу 2015 ел нәтиҗәсенә карата ун процент чамасы артык. Шунысы да бар: закон буенча, күчемсез милекнең кадастр бәясе өч ел дәвамында гамәлдә була. Әгәр дә хуҗа кеше фатирының кадастр бәясе белән килешми икән, ул бу бәяне суд тәртибендә хәл итә ала.
“Ватаным Татарстан”, № 3, 13.01.2015.
* * *
Пенсию будут считать по-новому, налог на имущество заменят налогом на недвижимость, а алкоголь, сигареты и бензин вновь подорожают. Каких изменений ждать россиянам в 2015 году?
С 1 января 2015 года налог на имущество планируется заменить налогом на недвижимость, ставка по которому будет считаться исходя из рыночной стоимости жилья. Налог будет взиматься с кадастровой стоимости объекта, который будет рассчитываться и утверждаться субъектом РФ. Это относится к коммерческой недвижимости, квартирам, жилым домам, дачам, земельным участкам, гаражам. Налоговая ставка может колебаться в пределах 0,1-2% и устанавливается конкретным муниципальным образованием.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Просмотров: 1746