
Казларны елгага төшеп юганнан соң, өйгә кайту күренеше.
Камышлыга соңгы баруымда Булат белән Фәүзия Сәлаховларда каз өмәсенә очрадым. Булат әфәнденең әнисе, кодагыйлары, туганнары, күршеләре зур ак мунчаның алгы бүлмәсендә ут уйнатып, җырлый-җырлый каз йолкыйлар иде. Барсының да чәчләренә, каш-керфекләренә кадәр бик тә матур булып, каз мамыгы кунган. Йортның тирә-юне уен-көлкедән шау-гөр килеп тора.
- Без бу каз өмәләрен һәр елны көтеп алабыз. Эшләгәндә аралашу шундый рәхәт, күңелле, — дип сөйләделәр өмәчеләр.
Бүген хуҗабикәгә — Фәүзия ханымга да, бик “кызу”. Ул зур савытка тау кадәр итеп сары гәрәбәдәй коймак пешергән һәм шуларны каз мае белән майлап тора иде. Мичтә “ындыр табагы” кадәр зурлыкта бәлеш тә пешә икән әле, зур казандагы каз шулпасында токмач кабара… Ә өстәл түрендә шаулап, җырлап утырган самовар янындагы подноста мае агып торган, пешкән каз түшкәсе кунакларны көтеп ята.
- Ирем Булат белән бергәләп ел саен казларны күпләп үстерәбез. Ә каз өмәсе — ул татар халкының иң матур гореф-гадәтләренең берседер, мөгаен.
Каз асрау — бик төшемле эш бит ул. Аның ите дә бик тәмле, читтә яшәүче балаларга, туганнарга күчтәнәч буларак бирелә. Мае коймак майларга бик яхшы, салкын тиеп, авырып киткәндә каз маеннан да шәбрәк дәва бармы икән? Мин аларның мамыгыннан ястык-мендәрләр, түшәкләр ясыйм. Ә үзебездән артып калганын сатуга чыгарам, ә аның бәясе бик тә кыйммәт.
Камышлы авылы чишмә-елгаларга, болыннарга бай бит ул. Шуңа биредә каз асрауның бер авырлыгы да юк, — дип үзенең уй-хисләре белән уртаклашты хуҗабикә.
Мин Фәүзия ханым белән сөйләшкән арада, өмәче хатын-кызлар казларны йолкып кына калмыйча, аларның эчләрен алып, парлап та куйганнар иде инде.
Күршедә генә яшәүче, гармунчы Илдар Хәмидуллин эшнең беткәнен чамалап алган да, гармунында уйнап, каз йолкучыларны йортта биетеп тора.
Рәхәтләнеп биеп, аяк-кулларны бераз “язып” алгач, өмәчеләр өйгә кереп, сыйланганнан соң, су буена казларны юарга төшеп киттеләр.
И-и мондагы күңеллелекне күрсәгез иде сез! Шау-гөр килүдән су буе яңгырап тора. Ә каз каурыйларын өмәчеләр, элеккеге йола буенча, киләсе елда да мул итеп каз бәбкәләре чыксын, алар матур итеп үссен өчен, явып торган кар бөртекләренә кушып, су буйларына сибеп җибәрделәр.
Өмәчеләр өйгә дә, юган казларын көянтәләренә асып, җырлый-җырлый, бии-бии кайттылар. Өстәл янында сый-нигъмәттән авыз итеп алгач, каз өмәсе бәйрәме, кышның суыклыгына да карамастан, янәдән йорттагы мәйданда дәвам итте.
Менә шундый онытылмаслык матур бер вакыйга булып узды Сәлаховлар гаиләсендә быелгы каз йолку бәйрәме!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1819