Бәхетле картлык

РӘСЕМДӘ: Габделбарый ага уллары (сулдан уңга) Равил һәм Ринат белән.

Габделбарый ага уллары (сулдан уңга) Равил һәм Ринат белән.

Кеше гомере бигрәк тиз үтеп китә икән. Минемчә, ул берничә кисәккә бүленә: балачак, яшүсмер еллары, аннан соң гаилә кору, балалар тәрбияләп үстерү мәшәкатьләре. Шул арада карыйсың, балаларның балалары — оныклар инде үсеп, үзләренә оя кора башлаганнар!.. Тикмәгә генә:

Күрми калдым, белми калдым 

Яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырламыйлардыр шул.

Әнә, авылдашыбыз Хәниф улы Габделбарый ага Сафинга да 85 яшь тулган. 

Ә бу буынга балачактан ук дөньяның әчесен дә, төчесен дә татырга туры килгән.

Сугыш башлангач, малайлыктан чыгарга өлгермәгән Габделбарый зурлар белән беррәттән колхозның авыр эшләрендә хезмәт итә. Биш ел буе азаплана торгач, ниһаять, 1945 елның мае зур шатлык – Җиңү көнен алып килә. Ә инде сугыштан соңгы еллардагы ачлык, ялангачлык турында сөйләп тә бетерерлек түгел.

Аны башта шәһәргә ФЗОга укырга җибәрәләр, аннан соң армия хезмәтенә алалар. Нәкъ шул елларда Габделбарый булачак хәләл җефетен – Мөкатдисәне очрата да инде. Алар өйләнешәләр һәм Денис авылына кайтып, яңа йорт-җир өлгертеп керәләр.

Габделбарый озак еллар район заготконторасында, ә Мөкатдисә колхозда эшләп, ниһаять, шуннан лаеклы ялга китәләр. Ә гаиләдә өч ир-егет һәм ике кыз үсеп буйга җитә. Сафиннар әле тагын туганнарының ятим калган кызын да үзләренә сыендыралар.

Күп балалы бу гаиләдә бөтен балалар да эшкә өйрәнеп, әти-әниләренә олыгайган чак­ларында зур таяныч булырга кирәклеген аңлап үсәләр.

Габделбарый аганың яраткан хатыны – Мөкатдисә апаның вафатына да бер ел үтеп киткән инде. Шулай да ул үзен бер дә ялгыз итеп тоймый. Чөнки әтиләренә ярдәм итәргә ашкынып торучы биш баласы, онык­лары бар. Димәк, гомер бушка узмаган.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

“Бердәмлек”.

Просмотров: 1465

2 комментариев

  1. Кайчан курер идем эле Барый абыйны Равиль и Ренат белэн. Матур фото

  2. Аллахы тәгалә ак бәхетләр, кояштай озын гомер , корычтай нык исәннек насыйп итсен, хөрмәтле күршебез Равиль абый!